- 01.04.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Гаилә кору кеше тормышын тамырыннан үзгәртә. Аеруча хатын-кызлар киләчәккә ышанычлырак карый башлый – аның хәзер терәге, җил-яңгырдан саклаучысы, яклаучысы бар, дип уйлый. Тик өметләр акланмаган очраклар да була. Әйтик, тормыш авырлыкларыннан якларга тиешле кешеңнең үзеннән сакланырга туры килүе бар. Азмыни хатынына кул күтәреп яшәгән ир-атлар һәм бу сугуларга түзеп яшәгән хатын-кызлар?! Еллар буе кыйналып яшәргә ярыймы? Гаиләдәге җәнҗаллар балаларга нинди йогынты ясый? Гаиләне саклыйм дип яшәгәндә, бу турыдагы уйлар сирәк киләдер. Мамадыш районының бер авылында яшәүче Зәлия белән (исемнәр, билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелде. Ред.иск.) очраклы рәвештә генә күрештек без. «Гомер буе сугылып яшәдем. Ирем эчте дә кыйнады, эчте дә кыйнады. Үземә сугуы бер хәл – аннан куркып, балалар чирлегә әйләнде», – дип сөйли башлады ул язмышын.
– Кияүгә соң гына, 28 яшемдә чыктым мин. Яратып түгел, әлбәттә, «Яшең җиткән, ялгыз каласың», – дип, димләп бирделәр. Бервакыт кунакка бардык. Әниләре белән булачак ирем дә килгән иде анда. Моңа кадәр егетләр белән йөргәнем дә, яраткан кешем дә булмады минем. Аңа димләгәч, качып котылып булмады шул. Качып калган булсам, килен булып төшмәсәм, мең мәртәбә яхшырак булыр иде дә бит, югыйсә… Ул вакытта нәрсә көткәнен кайдан беләсең. Башта бар да әйбәт булды, ул фермада ат җигеп эшләде, мин бозаулар карадым. Озак та үтмәде, беренче балабыз туды. Малай иде. Мин декретта утырганда, ирем дә эшләми башлады. Эшләмәгәч, буш вакытын күңеллерәк уздыру өчендер, акрынлап аракыга ияләнеп китте бу, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Хәмерне юкка гына шайтан суы димиләр шул – холкында да тискәре үзгәрешләр сизелә башлый ирнең: тавыш чыгара, кул күтәрергә тотына.
– Йә әйбер белән суга иде, биткә кулы белән сукса, күгәреп чыга иде. Чәчтән йолкый иде, кыйнамаган җирне калдырмады. Икенче балабыз тугач та, өйдә җәнҗаллар кимемәде. Без балалар белән куркып урамга чыгып китә идек. Йөзләр күгәреп бетәр иде… Качып та карадым, барыбер тотып алып кыйный. Кешегә дә кереп карадым, чыккач, барыбер суга бит ул. Тавыш аракы алып кайтмаганлыгым аркасында чыга иде. Ул эшләмичә өйдә ятсын, ә мин аңа алып кайтып эчертергә тиешме? Аракының кирәген бирде инде. Минем авызыма да алганым юк, шушы балаларны кеше итү өчен яшәдем. Яратмаган исерек ир белән торсам да, аларны әтисез үстерәсем килмәде…
Барлыгы дүрт бала алып кайткан Зәлия ханым. Туганда сәламәт булсалар да, бәхетләре генә булмаган. Гаиләдәге җәнҗалларны, ызгышларны күреп куркып калганнар булса кирәк – балаларның барысы да эпилепсия белән чирли. Олы уллары исә, бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, берничә ел элек мәрхүм булган.
– 22 яшендә балык тотарга дип төшеп киткән җиреннән суга капланып үлде ул балам. Мин аның кая киткәнен дә белмәгән идем, соңгы тапкыр күреп тә кала алмадым. Анысының язмышы шундый фаҗигале булды. Икенче кызыбыз да күпне күрде. Минем белән салкын кышкы төннәрдә исерек әтисеннән качып йөрүләре, кыйналуларымның шаһиты булуы үз тәэсирен биргәндер инде – дәвалап булмый торган авыру анда хәзер. Мамадышның коррекция мәктәбендә укый иде. Бервакыт укытучылар чакырып алды. Дәрестә утырганда егылып киткән бу. 7нче сыйныфта укый иде, аны тәмамлый алмады – больница юлларында йөрдек. Аннары өйгә алып кайттык үзен. Калтырап чирли ул. Авыру булуын белгәч, бик борчылдым, еладым, нишлисең, алай гына берни эшләтеп булмый. Әле шуңа өстәп, гарип тә калды – кызымның аягын кистеләр. Авыруы башлангач, өйалдында егылган булган. Мин бу вакытта фермада идем, кайтсам, бала аңсыз килеш салкын идәндә ята. Өйгә алып кердем, табиб чакырттым, больницага алып бардык. «Аягы өшегән, кисәргә кирәк», – диделәр. Хәзер өйдә тезләнеп кенә йөри ул бала. Нигә миңа гына шундый сынаулар бирде икән Аллаһы Тәгалә дип уйланам. Балаларымны көтеп алдым, үзем таптым, яратмаган кешемнән булсалар да, тууларын теләдем югыйсә…
Әңгәмәдәшем өченче һәм дүртенче баласының язмышы белән дә уртаклашты. Кызганычка, аларда да эпилепсия авыруы тапканнар.
– Берсенә – 19 яшь, берсе 11нче сыйныфта укый. Өйгә килеп укыталар аны, үзе йөри алмый, бик каты чирли. Утырган җиреннән авып китә, күзләре артка тәгәри, калтырана да авызыннан күбекләр чыгара. Бераз торгач, тагын айный үзе. Бер ун минут дәвам итә шушы хәл. Дарулар эчеп торса да, бер дә булышмый шул. Әйбәт, сәламәт балалар үстерим дип хыяллансам да кабул булмады. Аларны ашатып-киендереп кенә кеше ясап булмый шул, гаиләдә күңел тынычлыгы булу да кирәк. Балаларның тормышы бозылуда, чиргә сабышуларында иремне генә гаеплим, әгәр ул исерек булмаса, әгәр алар күз алдында мине канга батырганчы кыйнамаса, мондый хәлләр булмас иде. Аталары бигрәк начар холыклы булды шул. Инде түзәр чамам калмагач, мине кыйнаганы өчен төрмәгә утырттырдым, суд барган вакытта да: «Кая бер чыгып кыйнап керим әле хатынны», – дип утырды. Алты ел утырып кайтты төрмәдә, кире килгән дә иде яныма – кертмәдем мин аны. Болай да гомерем тоташ кыйналудан гына тора. Хәзер дә исән ул, килсә дә, кертмим өйгә, дүрт баламны да үзем генә үстердем, акчалата гына булса да бер файдасы да тимәде. Минем аны күрәсем дә килми!
Зәлия апа белән сөйләшүебез тәмамланганда, «Ялгызлыктан курыкмыйсызмы, иңне-иңгә терәп яшәрдәй кеше табылуын телисезме?» – дип сорамый булдыра алмадым. Тик ул әллә минем соравымнан, әллә үзенең ачы язмышына ачуланып, көлеп кенә куйды.
– 56 яшемә җиттем, яшәмәдем түгел, ир белән дә яшәдем. 56 көн дә тыныч тормадым. Кайвакыт, эх, нишләп миңа да юньле ир эләкмәде икән, дип уйлый идем, хәзер бу турыда баш ватмыйм. Беренчесе белән начар яшәгәч, икенче мәртәбә кияүгә барасы килми икән ул. Гомумән, ир-атны кирәк дип тә санамыйм. Минем хәзер бүтән борчулар белән яшәгән көнем. Балаларым исән-сау булсын, дип телим. Үземне бәхетсез дип тә санамыйм, алар янымда бит әле. Бирешмәскә тырышам. Шулай да, үткән тормышым турында уйлаганда, гел бер нәтиҗәгә киләм – кияүгә чыгуым иң зур ялгышлыгым булды, кияүгә чыгарга кирәкми иде миңа… Минем кебек, балалар хакына дип түзгән башка хатын-кызларга да бер генә теләгем – ир-ат бер сукса, барыбер төзәлми. Кыйнасалар, алар белән яшәмәгез, балаларыгызны чиргә сабыштырмагыз…
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Мамадыш – Казан

Комментарии