Бәла ялгыз йөрми

Узган ел декабрь ае башында Әлки районы үзәк больницасының гинекология бүлекчәсенә 15 яшьлек Алинә (исем үзгәртелде. Ред.иск.) мөрәҗәгать итә. УЗИ тикшеренүе уздыргач, аның 8-9 атналык көмәне булу ачыклана. Ул авырлы хатыннар исәбенә кертелеп, медицина күзәтүе астына алына. 9нчы сыйныфта укучы баланың үзе, әти булырга тиешле 18 яшьлек Юрий һәм аларның якыннары өчен көтеп алынган шатлыклы яңалык булмый бу, билгеле. Шулай ук көтелмәгән хәл дә түгел.

Алинә узган 2014-2015нче уку елын «Березка» приютында уздыра. Үги әтисе белән килешә-тыныша алмаганга, анда үз теләге белән китүен әйтә. Шунда Нурлат районының Биләр Күл (Биляр-Озеро) авылыннан килгән Юра белән таныша. 17 яшьлек бу егет монда кечкенә энесенә күз-колак булу өчен килгән булган. Юрий әлеге балалар йортыннан мартта, Алинә – уку елы тәмамлангач китә, әмма гел очрашып торалар. Кыз Биләр Күлгә кунакка кайта, егет исә кыз гаиләсендә еш була, кунарга да калгалый, көздән башлап, даими рәвештә шунда тора дияргә мөмкин. 1нче ноябрьдә Юрий Клявлинга 18 яшь тулган көнне дә шунда бергәләп билгеләп үтәләр.

Яшүсмерләр үзләре мондый тормыш рәвешләрен рәсмиләштерелмәгән никах белән яшәү – сожительствование, дип атыйлар. Ир белән хатын булып яшәүләрен белдерәләр. Юрийның әнисе улының ноябрь аенда ук кәләшенең авырлы булуын әйтүен җиткерә. Кызның әнисе Гөлнара (исем үзгәртелде. Ред.иск.) белән үги әтисе исә: «Юрий ике-өч көн кунакта булды, аерым йокладылар, барысы да декабрьдә Алинәгә медицина тикшеренүе уздыргач кына ачыкланды», – дип баралар. Шул чакта кыз аларга «Юрийга кияүгә чыгам», дип белдерә.

Хокук саклау органнары әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмый. Тикшерү комитетының Нурлат районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җәләлов инде балигъ булган егеткә карата 16 яше тулмаган зат белән җенси якынлык кылу очрагы буенча җинаять эше кузгата һәм, бер ай дигәндә, аны район суды карамагына тапшырып та куя. Чөнки закон нигезендә зарар күрүче дип табылган гүзәл җенес тә, җинаять кылуда гаепләнүче егет тә барысын да теләп сөйләп бирәләр. Әйтик, 22нче ноябрьдә әти-әни каршында мунчага бергәләп кереп китәргә оялдык, шуңа күрә егет кеше алар күрмәгәндә генә соңарып керде, диләр һәм ләүкәдә булган хәлләрне тикшерүче Илнур Җәләловка бөтен нечкәлекләре белән җиткерәләр. Моннан тыш булган хәлләр дә тулы итеп сурәтләнә. Шул рәвешле, җинаять эшендә эпизод дип йөртелә торган җинаятьчел очраклар тезеп кителә. Әлбәттә, алар барысын да сөйләп бетергәндер дип булмый. Әгәр табиб-гинеколог ялгышмаса, Алинә октябрь аенда ук балага узган.

Хәзер бу кадәресе мөһим түгел инде. Эш шунда ки, кызның үз теләге белән булган әлеге хилафлыгы өчен, егеткә 480 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирергә дә, хәтта аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә Җинаять кодексындагы бу 314нче маддә бәхәсләр дә уята, ризасызлык та тудыра. Ләкин шушындый кырыс закон була торып та, мондый очраклар күп бит. Шунысы да күзгә ташлана, алар барысы да диярлек үги, ятим балалар, тиешле тәрбия күрмәгән авыр язмышлы яшүсмерләр белән килеп чыга. Өлкәннәр гаебе дә зур, димәк, ә бу очракта, закон күзлегеннән караганда, бары тик 18 яшьлек егет кенә гаепле булып чыга һәм җаваплылыкка тартыла. Эш алдан ук аны колониягә озатуга ук барып җитмәс кебек иде.

Алинәнең Юрий Клявлинга кияүгә чыгам, дип белдерүе бала-чага сүзе генә булып, гыйнварда гына 16 яшен тутырган кызга никахын рәсмиләштерергә рөхсәт итмәсләр, дигән уй туган иде. Әмма Әлкидә мәсьәләне уңай хәл итү җаен табып, Алинә белән 18 яшьлек Юрий никахын законлаштыралар. Бу вакыйга район судына хәлиткеч йогынты ясый, ягъни яшь кияүне җинаять эзәрлекләвеннән бөтенләй азат итәргә дигән карар чыгарыла, димәк, ул бөтенләй җәзасыз калдырыла.

Егет бер бәладән котылса да, шушы көннәрдә Юрий Клявлинның күрше Самара өлкәсендә үтергәнче кеше кыйнаган өчен тоткарлануы мәгълүм булды. Аңа карата «аңлы рәвештә авыр тән җәрәхәтләре ясап саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча эш кузгатылган. Нурлатка чиктәш Шентала район суды аны сак астына ябарга дигән карар чыгарган инде. Бу – 18 яшьлек егет тиз генә иреккә чыкмаячак дигән сүз. Алинәнең аңа кияүгә чыгуы да күз буяу өчен генә, димәк. Аларның бергә булу мөмкинлеген дә шик астына алырга туры килә хәзер. Быел җәй дөньяга килергә тиешле сабый да, чынлыкта, тумыштан ятим булачак. Хәзергә яхшыга өметләнерлек, юньлегә юрарлык бер генә сәбәп тә юк. Сабый исән-сау тусын да, өлкәннәр назы-тәрбиясеннән генә мәхрүм булмасын иде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии