Югалтулар үзәкне өзә

Югалтулар үзәкне өзә

Ялдан кайттым. Берничә атна элек мине кояшлы матур көннәр озатып калган булса, карлы-яңгырлы җилләре белән чын көз каршы алды. Миннән калган алтын көз елый, сыктый... Урамга да чыгасы килми. Бу минем 62нче көзем инде, ел да шулай каршы алабыз, озатабыз юкса... Әмма шушы көзге күңелсезлекне яман хәбәрләр тәмам караңгылатты. Салкынына, җил-давылына, яңгыр-карларына да түзәр идек, ә менә югалтуларга ничек түзәргә? 
Бу көннәр авыр югалтулар атнасы булды. Татарның йөзек кашлары, мин бик яхшы белгән, якыннан таныш булган, аралашкан, хөрмәт иткән кешеләр китеп барды. Узган атнада милләтебезнең яклаучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең мәңгелек йортына күченде. Ул үзе генә түгел, татар мәдәниятенең тагын бер легендасы, Татарстан телевидениесендә алтын фонд калдырган режиссер, Татар телевидениесенә нигез салучыларның берсе, минем хезмәттәшем Флюра Бикмурзина да бик нык ашыккан булып чыкты... бәхилләшергә дә өлгерми калдык. Әле менә шушы югалтулар турында язарга, мәрхүмнәрнең якыннарын, халкыбызны юатырга ничек сүз табасы дип алҗып утырганда, яңа хәбәр: «Безнең гәҗит»нең беренче елларыннан ук тугры дусты булган, затлы, зыялы, үткен мәкаләләре белән бизәп, баетып торган авторыбыз Әхтәм Мөхәммәтҗанов та әле яңа гына китеп барган.
Олы шәхесләр, бу тормышта якты эз калдырган шәхесләр аларның һәркайсы... Аларны бүген искә алмасак, газета битенә теркәп тарихка калдырмасак, гөнаһ булыр. Бу шәхесләрнең һәркайсы үзенчә каһарман, үз һөнәренең остасы. Флюра Габрахмановна Бикмурзина белән дистә еллар бергә эшләдек һәм тапшыруларыбызда Разил Вәлиев еш катнаша иде. Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин һәм башка бик күпләр безнең терәгебез булды. Флюра Бикмурзина да, Разил Вәлиев та үзара аралашып яшәде. Һәм менә бакыйлыкка да бер вакытта күчкәннәр. Кызганыч, озатырга кайтып җитә алмадым. Инде менә һәркайсын аерым искә алырга, әлеге шәхесләр белән бәйле истәлекләремне барларга телим. 


Татар тагын ятим калды 
 

Бу олпат шәхесне белмәгән кеше бармы икән?! Бакчага йөргән бала да беләдер әлеге шагыйрь абыйны... 20нче октябрьдә 77 яшендә менә шул абый вафат булды. Татар күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевсыз калды.
Хәтерлим, Туфан Миңнуллин китеп баргач, милләтебез ятим калган иде, ә Разил Вәлиев ул чакта бөтенләй кечерәеп калгандай булды. Чөнки алар эшчәнлекләрен бер-берсеннән башка күз алдына да китерә алмыйлар иде. Туфан дисәң, Разил килеп чыга, Разил дисәң – Туфан. Хәтеремдә, бер сөйләшүдә ул үзенең югалып калуын таныды, милләткә, башка четерекле мәсьәләләргә кагылышлы сораулар туганда бик кыен хәзер, әле Туфан бар иде туфан куптарырга, диде. Ләкин үзе дә бераздан парламентка кирәксез булып калды. 
«Сәясәттә мин Фәрит Мөхәммәтшиннан, Минтимер Шәймиевтан, Рөстәм Миңнехановтан бик күп нәрсә өйрәндем. Мин әле бу хакта язармын. Курыкмагыз, сүгеп язмам, мактап та язмам, дөресен язармын. Беркемгә дә үч саклап яшәмим. Мин һәммәгезгә дә бик рәхмәтле. Ходай сәламәтлек бирсен. Табиплар мине ике мәртәбә үлем тырнагыннан алып калды. Юбилеем апрель аенда булырга тиеш иде, әгәр табиплар ярдәм итмәсә, сезнең каршыда басып та тора алмаган булыр идем. Исән-сау булыгыз. «Исәнлек телим», – дисәң, Туфан Миңнуллин: «Мин генә исән булып кызык булмас, – дияр иде. – Һәммәбез дә исән булыйк!» – дип теләгән иде ул узган ел үткән юбилеенда. Соңгы юбилеенда. Ә инде «Интертат»ка биргән соңгы интервьюларының берсендә үзенең депутатлык чорын үтенечләр һәм үкенечләр чоры дип атаган иде ул. Монда аңлатып торасы юк, үтенечләр дигәннән, кайчан карама, халык Туфан белән Разилне эзли иде. Халыкның гозер сукмагы башкага түгел, шушы ике депутатка салынган иде. Чөнки тыңлый, аңлый белә торган шәхесләр. Ә үкенечләре шулай ук аңлашыла: ирешелгән казанышларыбызны берәм-берәм кире тапшырдык, милли рухыбызны мескен хәлгә төшердек. Ике-өч бөртек депутат кына ни кыра ала шул... 
Разил Вәлиев белән минем беренче «тере» очрашуым 1980нче елда Чаллы педагогика институтында укыган чакта булды. Һич онытасым юк. Ул безгә шигырьләрен укыды. Без дә сөйләдек бугай. Сораулар да яудырдым әле үзенә. Ул чакта «Сәяр» вокаль инструменталь ансамбле белән шашабыз. Аларның җырларын берничә көндә кыршыла торган открытка пластинкаларда саталар. Ансамбль җитәкчесе Рәшит Абдуллин безнең кумирыбыз (аның да урыны җәннәттә булсын). «Сәяр»нең бар җырларын да беләбез, шыңшыйбыз үзебезчә, ансамбль безнең өчен «Бони-М», «Абна», «Песняры» кебекләр югарылыгында, әле өстенрәк тә, татарча бит. Рәшит Абдуллинны җырларын нигездә Разил Вәлиев белән иҗат иткәнен дә беләбез. Мин бу хакта сорамый кала алмадым. Үземчә бик актив булып, студент сәхнәләрендә мәш килгән булсам да, авылдан гына килгән бит, кыюсыз... кычкырып сорарга батырлыгым җитмәде, язып җибәрдем. «Рәшид Абдуллин белән дуслыгыгызны сөйләгез әле, сез иҗатташ дуслар гынамы? Җыр ничек языла? Кем кемгә заказ бирә? Булмаган бу, дип бер-берегезгә канәгатьсезлек белдермисезме? Ринат Ибраһимов та сезнең җырларны җырлый». Разил абый яктырып: «Бик яхшы сорау биргәнсез, безнең иҗатыбыз белән кызыксынганыгыз өчен рәхмәт, кем бу?» – дип сорады. Ә мин «партизан» булып калдым, каушадым, шундый зур шәхес тагын әллә ниләр сорар, тотлыгырмын, оятка калырмын... 
Мин бу вакытта журналист дигән һөнәр барын белми дә идем. Бәлкем шушы якка кереп китүемә, мине сорау бирә беләсең, дип мактап кую да ярдәм иткәндер.
Инде күп еллар үткәч телевидениедә мин бу вакыйганы Разил абыйның исенә төшердем. Ул көлде. Минем кыюсызлыгымнан да, онытмавымнан да... күңеле булды.
Бервакыт Разил абыйга күлмәгемне дә салып бирдем әле мин. Элек телевидение мөмкинлекләре бик чикле иде, зәңгәр кием кияргә ярамады, юкса сурәт бозыла. Ә Разил абый зәңгәр күлмәк киеп килгән. Тапшыру башланырга тора, алып баручы мин түгел, ләкин шул тирәдә йөрим. Күлмәгем ак. Тапшыру язылганда күлмәкләрне алышып тордык... «Күлмәгең яхшы сөйләштерә икән...» – дип әйтеп көлдерде дә әле.
Гомумән рәхәт иде аның белән эшләү. Разил абыйдан интервьюлар алганда, ул бик күпләр кебек, нинди сораулар була, алдан әйтеп куй, дип аптыратмый иде. Камера эшли башлый һәм тапшыру башлана. Гомумән, минем стилем түгел, алдан сораулар биреп кую, темасын билгелим, планын төзим, ә сорауларны язып утыру ул артык эш. Шулай булырга тиеш тә, юкса, кеше кабалана, дулкынлана башлый. Бу яктан Туфан абый белән Разил абый үрнәк булдылар. Беркайчан да, бу сорау белән мине бутама, дигәннәре булмады. Әлбәттә бу шәхесләрнең кыю фикерле, моны әйтсәм ни булыр, дип утырмауларыннан. 
Камал театрының яңа проектын кабул иткәндә жюрида бергә эшләдек. Анда да аның принципиальлегенә сокланырлык булды. Хәтта аны шуның өчен хурладылар да... 
Инде «Интертат»та калдырылган кайбер фикерләрне дә барлыйм: 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев халык шагыйре дә һәм бик күп еллар дәвамында Дәүләт Советында комитет җитәкчесе дә иде. Милләткә, туган телебезгә, халкыбызга ул – искиткеч игелекле хезмәт иткән шәхесебез. Милләттәшләребез белән бу югалтуга барыбыз бергә кайгырабыз, чөнки андый шәхесләрне югалту аяк астыннан җир киткән кебек».
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Разил абыйның авырганын белә идек инде. Аның вафатын көтелмәгән хәбәр дип тә булмый. Барыбер башка суккан кебек булды, әле аңлап та бетерә алмыйм. Чөнки 50 елга якын аралашып яшәдек, ярты гасырга якын дигән сүз бит.
Ул, Тукай әйтмешли, «гади шагыйрь генә түгел», дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә иде. Аның сүзе төпле, үтемле иде, һәрвакыт аның белән киңәшеп тордык. Бөтен татар дөньясы зур югалту кичерә. Сагынырбыз, юксынырбыз, сагындыра торган кеше иде Разил абый».
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Фатих Кәримнең Кави Нәҗмигә язган бер шигыре бар: «Яшь ягыннан абый син булсаң да, тоткынлыкта абый мин идем, чөнки дөньядагы хаксызлыкка нәфрәт-ачу синдә күп иде», – дип яза. Ул үзенең, яшь булуына карамастан, күпне кичергәнлегенә басым ясый. Разил яшь ягыннан миннән яшь булса да, ул чын мәгънәсендә миңа абый булды. Тукайча әйтсәк, бу дөнья читлегендә абый булды.
Анда хаклыкка, милләткә каршы булган кешеләргә ачу, нәфрәт күп иде. Ул, гомерен кызганмыйча, һәрвакыт шушы юлда булды – эшләде, язды, сөйләде, туган телебезне яклап чыгышлар ясады һәм милләтебезнең яшәеше өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Шушы юлда аның гомере өзелде, соңгы сулышында да «милләт», «халкым», «татар» дип үлгәндер, дип уйлыйм.
Дөньяда тетрәнүләр Җир шары аша уза икән, ул шагыйрь йөрәге аша узарга тиеш, дигән сүзләр бар. Милләт нинди газаплар кичерсә дә, Разил Вәлиевның йөрәге аша узды, дип, чын күңелдән ышанып әйтә алам. Мин аның мәңге үлмәс рухы алдында баш иям. Аңа абый булсам да, аны үземнең остазым дип саныйм».
Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Туфан абыйның вафаты үкенечле булган кебек, Разил абыйныкы да үкенечле. Разил абый соңгы елларда югалыбрак торганда, эшем күп булу сәбәпле, аңа игътибар да җитмәгәндер. Безгә кеше урында булганда һәрвакыт кирәк, мөрәҗәгать итәсең, зурлыйсың кебек... Разил абый чын зыялы иде. Кешегә игътибарлы булды, ләкин соңгы елларда үзенә игътибар җитеп бетмәгәндер. Без кеше кадерен белмибезме икән... Тормыш темпы шулаймы икән... Бик үкенечле...»
Журналист, кинорежиссер Александр Далматов: «Май ахырында Әтнә, Арча районнарында Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» фильмының язгы күренешләрен төшереп кайткан көннәрем иде. Әлеге дә баягы, аның ярдәме кирәк булды. Проектка ярдәм итә алуына бик сөенә, фильмның премьерасын бик көтә иде.
Соңгы очрашуда зур әсәр язуы, инде язылган пьеса, романнары булуын, тик җәмгыятьтә әдәбиятка кызыксыну кимегәнгә, әсәрләрен чыгармый торуын әйтеп куйды. Бу әсәрләр бераз вакыт узгач, һичшиксез, басылырга тиеш.
Үзеннән-үзе сүз бүгенге авыр хәлебез темасына кереп кителде. «Татар мәктәбе булмаса, кем укыр без язганны, кем карар сез төшергән киноны?» – диде ул, бик әрнеп. Бу сүзләрне мин көн саен искә төшереп, васыяте итеп кабул итәм».
«Безнең гәҗит» редакциясе һәм Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии