Милләт каһарманнары китте...

Милләт каһарманнары китте...

 ТАРИХЧЫ БЕЛӘН БӘХИЛЛӘШТЕК...

17нче июль көнне Камка авылында тарихчы, мәгърифәтче, милли сәясәтче Галимҗан Орловны соңгы юлга озату мәрәсиме булды. Мостафа улы Галимҗан 1929нчы елда шушы Камка авылында дөньяга килгән, һәм менә 96 яшендә туган йортыннан бакыйлыкка күчте, зур хөрмәт белән, туган авылы зиратында җирләнде. Җеназа намазын Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини идарә рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үзе укыды, өлкәнең милли оешма җитәкчеләре, авылдашлары, якыннары чыгыш ясады.

Бер гасырга якын гомер юлында Галимҗан Орлов колхозда гади эшчедән зур галим дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, партия-совет эшләрендә хезмәт куя, Горький өлкә башкарма комитеты аппаратында, шул ук шәһәрнең авыл хуҗалыгы институтында, философия кафедрасында эшли. Ул – философия фәннәре кандидаты, йөзләгән фәнни хезмәт, мәкаләләр авторы, Нижгар татарлары, милли азчылыклар турында берничә фәнни-популяр китап авторы. Ул гына да түгел, Галимҗан Орлов – 1990нчы елны Түбән Новгород өлкәсендә «Туган як» дип аталган татар мәдәният үзәген оештыручы һәм озак еллар буе аны җитәкләүче, шул ук вакытта өлкәнең «Туган як» газетасына нигез салучы, өлкәдә беренче сабантуйларны уздыручы, татар-мишәрләрнең милли үзаңын уятуга бөтен көчен куючы Шәхес.

Әмма безгә, төбәк тарихчылары буларак, иң кадерлесе – Галимҗан Орловның Нижгар татарлары турында китаплары. 1992нче елда аның Казанда «Мещера, мещеряки, мишаре» дип аталган фәнни-популяр китабы дөнья күрде, бу Нижгар мишәр-татарлары турында үз милләттәшебез язган беренче тарихи хезмәт иде. 2001нче елда Галимҗан Орлов Түбән Новгородта «Нижегородские татары: этнические корни и исторические судьбы (Очерки)» китабын бастырып чыгарды. Аның менә шушы ике китабы – мишәрләрнең тарихы һәм язмышы турында иң дөрес хезмәтләр, алар һәр татар төбәкчесенең өстәл китабы булып торырга тиеш! Галимнең архивларда эзләнүләре, файдаланган чыганаклары, туплаган материаллары таң калырлык, милли идеологиясе сокланырлык һәм горурланырлык, бу докторлык диссертациясенә тиң хезмәт! Кайбер җирле галимнәр кебек, Галимҗан Орлов мондагы мишәрләрнең тарихын 17нче гасырдан – йомышлы татарлардан гына башламый, ә аларның бу төбәктәге мең еллык тарихларын тасвирлый. Ул шулай ук бу якларда алып барылган көчләп чукындырулар турында да, чукындырылганнан соң урыслашкан йөзләгән татар авыллары хакында да архив материалларына нигезләп, курыкмыйча яза.

Туган авылы турында Абдулкадер Кәримов белән бергә язган «Камкино: история и современность» китабы да бик җитди, мишәр морзалары хакында бик күп мәгълүмат тупланган. А. Фәйзуллин белән бергә язган «Навеки вместе» ике томлыгында, китапның исеменнән үк күренгәнчә, Галимҗан Орловның милли позициясе бераз йомшарса да, бу хезмәт тә мәгълүмати яктан бик бай, анда төбәктәге 34 татар авылының кыскача тарихы, архив материаллары, борынгы карталар, сирәк фотолар һәм документлар бирелгән.

Галимҗан Орлов Түбән Новгород өлкәсе мишәрләренең елъязмачысы, иң дөрес тарихын язучы иде. Ул үзеннән соң бай мирас, зур архив калдырды. Менә шул милли архивны, системага салып, кадерләп саклыйсы иде, бу өлкәдә аның гаиләсенә ярдәм итәсе иде! Галимҗан абый хатыны Фәймә апа белән 76 ел бергә яшәгәннәр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да саубуллашу мәрәсимендә булды, без аларның тирән кайгыларын уртаклашабыз һәм сабырлыклар телибез!

Ә җирле татар оешмаларына тәкъдимебез – Галимҗан Орлов башлаган изге эшләрне, төбәктәге татар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә тиешбез. Һәм шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе Галимҗан Орлов исемендәге премия булдырса, аның исеме мәңгеләшер иде. Билгеле булганча, галимнәренең кадерен белмәгән милләтнең киләчәге юк, ә без милләтебезнең озын гомерле һәм бәхетле булуын телибез. Галимҗан абый да гомер буе шуның өчен көрәште, аның рухы шат булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын!

 

МИЛЛӘТПӘРВӘР РАИФ ГАЛИЕВ ВАФАТ

Түбән Кама шәһәреннән кайгылы хәбәр килде – милләттәшебез, дин кардәшебез Раиф Галиев 80 яшендә бакыйлыкка күчкән. Раиф Нургаяз улы гомер буе милләтем, телем, динем, дип яшәде, шуның өчен көрәште. Түбән Камада милләт тормышын аннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде, Раиф анда татар хәрәкәтенә нигез салды, җитәкләде, барысын да оештырды, мәчетләр төзүдә, татар гимназияләре ачтыруда башлап йөрде. Без аның белән 1990-1995нче елларда Татарстан Югары Советында депутат булдык, милләт өчен иң мөһим карарларны бергә кабул иттек, ул парламент тарихына түбәтәйле, көчле рухлы, чын милли көрәшче булып кереп калды. Раиф Галиев Татарстанда Аксакаллар Шурасын оештырды һәм җитәкләде, Татар халкының Милли Мәҗлес депутаты булды, Казанда үткән бөтен милли чараларда өздереп үз сүзен әйтте, тел, милли мәктәпләр мәсьәләсе буенча республика җитәкчеләренә язды, шушы юнәлештә туктаусыз халык арасында эшләде. Үз гаиләсендә улларына һәм оныкларына да ул милли һәм дини тәрбия бирергә тырышты, аларның татарча белүләре һәм намаз иясе булулары турында сөенеп сөйли иде...

Без Раиф белән соңгы тапкыр узган ел Түбән Кама шәһәрендә күрештек, ул халык белән очрашу оештырган иде. Нинди генә яңа китабым чыкса да, Түбән Кама шәһәрендә аның презентациясен уздыра иде, аларны халыкка таратуда ярдәм итте. Ике ел элек аның туган авылы Мортта да (Алабуга районы) булып, халыкның тормышы белән танышкан идек. Раиф биредә дә авылы өчен күп эш башкарган, мәчеткә ярдәм иткән, борынгы зиратта кабер ташларын тәртипкә китергән, авылның архивын барлаган. Һәм мәңгелеккә дә ул туган авылы зиратына кайтып ятты... Гомер буе телем, динем, милләтем, дип янган тынгысыз җаны мәңгелек йортында тынычлык тапсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде! 

Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи раҗигуун!

Аллаһтан килдек – Аллаһка кайтабыз...

 

Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ,
Фәүзия БӘЙРӘМОВА- АЙМАЛ.
Түбән Новгород өлкәсе төбәк тарихчылары

Комментарии