Телевидение легендасы китте

Телевидение легендасы китте

Бүген тагын бер шәхес арабызда түгел. Татарстан дәүләт телевидениесендә дистә еллар иңгә иң торып бергә эшләгән режиссер Флюра Бикмурзина вафат. 
Флюра Габдрахмановна мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш режиссёры, ә мин директоры идем. Ул минем эшемдә генә түгел, шәхси тормышымда да киңәшчем булды. Бербөтен организм булып эшләдек. Новаторлар булдык. Минем өчен Үзәк телевидениедә эшләүчеләр, анда яңалык алып килүче яшьләр мәктәп булса, Флюра Габрахманованың телевидениедәге күпьеллык тәҗрибәсе, яңалыкка омтылышы, үсендереп торуы колактан тартып үстерде. Сәяси һәм икътисадый темаларга нинди генә тапшырулар әзерләмәдек. «Атна», «Ислах», «Кыйбла», «Дөнья һәм без» һ.б.лар. Алар югары рейтинглы, тамашачы көтеп ала торган үткен сүзле тапшырулар булды. Горурланып әйтә алам, безнең тапшыруларыбызны тамашачылар көтеп алалар иде. Бу уңышыбыз Флюра ханым белән генә мөмкин булгандыр, дип уйлыйм бүген. Чөнки кемгәдер ошамаган фикерләр яңгыратабыз, шул сәбәпле эзәрлекләүләр дә шактый булды. Флюра ханым гел янәшә иде. Ул синең артыңа качмый, әле сине качырырга тели сыман иде миңа. Һәрхәлдә, миңа аның янәшәсендә җиңел иде, ул сүзе үтә торган көчле шәхес булды. Кызганыч, Татарстан телевидениесе икегә аерылганда, ТНВ барлыкка килгәндә аны кактылар, юкса, әле ул сокландырырлык иҗат җимешләре белән сөендерә алган булыр иде. Флюра ханым сатулашып йөрмәде, ТНВга күчми калды. Ә минем өчен ГТРКда мөмкинлекләр табылмады, мин кирәк булмадым анда. Шул рәвешле безнең иҗади тандем таралды, юллар аерылды. «Яңа Гасыр» телевидениесендә «Атналык күзәтү» аналитик программасы, «Әйбәт гайбәт» тапшыруыннан соң, тагын да катлаулырак, зур яңа проект, грандиоз ток-шоу тәкъдим иткәч, аңа алынырлык квалификацияле режиссер табылмады. Флюра ханым белән тандем өзелмәгән булса, мин дә телевидениедә калган булыр идем, әле без тамашачыларны сокландырырлык тапшырулар иҗат иткән булыр идек. 
Режиссер Флюра Бикмурзина югары профессиональ иде. Мин аны бик хөрмәт иттем, остазым дип санадым. Күп сөйләшми, гайбәт таратмый, хезмәттәшләре белән низагка керми, игелекле шәхес. Мөлаем, елмаеп сөйләшә, авыр чакта тынычландыра белә. Турыдан туры эфирда эшлибез бит. Хәзерге кебек мөмкинлекләр, телесуфлерлар юк. Ниләр генә килеп чыкмый...
Флюра ханым хезмәт эшчәнлеген 1959нчы елда Татар дәүләт академия театрында башлап җибәрә. Әгәр сәхнәдә калган булса, иманым камил, ул Камал театры йолдызы булган булыр иде. Ләкин аны телевидение тарта. 1961нче елдан ул Казан телестудиясендә режиссёр ярдәмчесе булып эшли башлый. Шулай итеп аны Татар телевидениесенә нигез салучыларның берсе, дип атарга була. Режиссёр, мәгълүмат һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш режиссёры дәрәҗәсенә күтәрелә. Телеспектакльләрдә актриса буларак та катнаша, Үзәк телевидение өчен дә тапшырулар әзерли. Совет чорында ук үткер фикерле тапшырулар чыгара. «Кеше һәм закон», «Сезнең позициягез», «Пропагандист һәм заман» кебек циклларны бүген дә искә алучы тамашачылар бар. 
Флюра ханым гаиләсе турында горурланып сөйли иде. Ире белән ике ул үстерделәр: Ленар һәм Тимур. Тимурны тамашачылар «7 дней» тапшыруы аша белә. Ул да телевизион журналистиканы сайлады. Кызганыч, җәй көне Флюра ханым озак вакыт авырган ирен югалткан. Бик күңелсезләнеп калган. Үзен дә инсульт алып киткән.
– Бу көтелмәгән булып чыкты. Югалып калдык. Шуңа күрә җәмәгатьчелеккә хәбәр итәргә дә өлгермәдек. Әниемне югалту минем өчен бик авыр, – диде миңа Тимур. – Ул минем өчен иң мөһим кеше – ул әни дә, профессиональ яктан укытучым да булды. Телевидениегә мине ул алып килде. Бәләкәй чакта ук аның янына телевидениегә йөри башлаган идем, Илфат абый сезне дә хәтерлим. Әнием белән бик яхшы эшләдегез. Ул сагынып искә ала иде телевидениене. Очрашуларда катнаша, аннан илһамланып кайтып сөйли. Әле без әнием белән бергә дә эшләдек. Мин ирешкән казанышлар – барысы да аның тырышлыгы», – диде ул.
– Флюра искиткеч кеше иде, күңеле ачык, аралаша белә, үткен фикер йөртә, һәрнәрсәгә заманча карашлы, мәгърифәтле. Вакыт җиле аңа кагылмый да төсле тоела иде: кыяфәтендә дә, үз-үзен тотышында да. Әле ул озак яшәр кебек иде. Карьерасын театрда эшләмәсә дә, остазлары Хөсәен Уразиков, Празат Исәнбәт аңа зур өметләр баглаган. Ул академия театрының «Король Лир» спектаклендә Корделия ролен башкарган, аны театрга эшкә чакырганнар, ә ул яңа барлыкка килгән татар телевидениесенең башлангычлары сафына килгән. Бик матур тормыш корып, соклангыч уллар үстергәннәр. Андый кешене югалту бик кызганыч, урыны җәннәттә булсын», – дип язып куйган аның хезмәттәше Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, күренекле диктор Эльмира Хамматова.
Флюра Бикмурзина Әлки районы Иске Салман авылында туган. Аңа 84 яшь иде. 
Флюра Габрдархмановна Бикмурзина телевидениене тудыручы шәхесләр арасында, тарихта, күңелләрдә калыр. 
Мәрхүмнәрнең гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
«Безнең гәҗит» редакциясе һәм Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии