Мирфатыйх Зәкиев китте

Мирфатыйх Зәкиев китте

Мин беренче тапкыр Мирфатыйх Зәкиевич белән 2012нче елда аэропортта Казан-Баку самолетына утырыр алдыннан таныштым. Баксаң, Азербайҗан җитәкчелеге безне бергә «2012 – Халыкара Баку» форумына чакырган. Пленар докладларыбыз төрле бүлекләрдә иде. Бу онытылмаслык һәм кызыклы очрашу булды. Мирфатыйх әфәнденең фәнгә, этнопсихология, социаль психология һәм психолингвистика өлкәсендәге тикшеренүләре, хәбәрдарлыгы мине бик сокландырды. Безне кызыксындырган уртак фәнни темалар таптык. Форумнан соң шалтыратыштык. Мин аңа фәнни журналларда басылган берничә хезмәтемә сылтама җибәрдем. Ул статистика белән бик нык кызыксынды.
Эштән өенә ашыгып кайтып баручы галимне Бауман урамында очратуым нинди шатлык булды?! Аннан, өйдә ни-хәлләр, дип сорашам. Өйдә дә фән икән. Ул минем өчен юк-барга вакланмаучы, ыгы-зыгыларга бирешмәүче үрнәк галим моделе иде.
Мин аның озын гомерле икәнен белә идем. Ул бу турыда еш кына үзе дә иронияле шаярта иде. Көчле тормыш позицияле кеше булды...
Русиянең һәм Татарстанның бөек галиме китеп барды. Ул бик күп галимнәр өчен һәрвакыт юнәлеш бирүче булып калачак. Мирфатыйх Зәкиевның якты истәлеге мәңгелек!
Рамил ГАРИФУЛЛИН,
Психология фәннәре кандидаты, доцент

Комментарии