Татар тагын бер зыялысын югалтты

Татар тагын бер зыялысын югалтты

Икътисад фәннәре докторы, галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. 21нче июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде.

«Безнең гәҗит»нең дә якын дусты, киңәшчесе иде ул. Телевидениедә дә минем тапшыруларымда бик теләп катнаша, сәяси булсынмы, икътисадый темалармы, һәрчак мөрәҗәгать итә идем, ул төгәл җавап бирә, аның өчен уңайсыз сораулар юк иде. Гадел, намуслы, кешелекле булды, дөреслекне яратты.

«Безнең гәҗит»нең чыга гына башлаган чагы, хәлләр авыр, ул газетабызда Бакчачылар почмагын алып барды, үзенең кырык эше ярылып ята, миңа мәкаләләр язып бирә. Бик авыр югалту бу минем өчен дә.

Тормыш Фарсель абыйны ай сынап та карады... Башта бердәнбер кызлары вафат була, аннан төпчек уллары Айваз авырый башлый… Хатыны – шагыйрә Фирая Зыятдинова вафат була, Боларны бик авыр кичерә ул. Дөньяның бар яме киткән чорда Фарсель абый иске танышы Венера ханым белән кавыша, шул чакта гына ул җиңел сулап куя. Тик бәхет дигәнең никтер үз итми Фарсель абыйны. Улы Айваз фаҗигале китеп бара: 2017нче елның апрелендә өеннән чыгып китеп, Биектау ягындагы посадкада туңып үлә ул.

Фарсель абый авыр хәлдә больницада 2 ай ята. Хатыны Венера кулында җан бирә.

«Бары ишарәләр белән генә аралаштык. Бер баруымда: «Фарсель, алай-болай үпкәләткән булсам, зинһар, рәнҗемә», – дидем. Ул каты итеп кулымны кысты. Узган җомгада озак итеп утырып кайттым. Телефоннан Коръән сүрәләре куйдым, бер сәгать шуларны тыңлап ятты. «Кабатлап ят», – дидем. Башы кайнар, температурасы күтәрелгән иде. Шуннан санитаркалар җыештырырга керде. Алардан кайчы сорап, мыекларын кистем.

«Син гел чиста-пөхтә йөрдең. Мыегың авызыңа керә башлаган», – дип сөйләнә-сөйләнә кистем. Күзләрен бер дә миннән алмады. Барысын да аңлап, ишетеп ятты. Ике айга якын әнә шулай яшәү өчен көрәште. Тик үлем барыбер җиңде, – дип әйткән Венера ханым Интертат гәҗитенә. – Фарсель гел кешеләр, фән дип яшәде. Үзен сакламады. Соңгы көнгә кадәр эш өстәле артында булды, бер дә тик тормады. Тыйнак иде ул. Җитәкчеләрдән беркайчан нәрсәдер соранып йөрмәде. Аның каравы, никадәр кешегә ярдәме тиде. Бик кунакчыл, бик ачык, гади кеше иде».

«Безнең гәҗит»челәр дә Фарсель ага Зыятдиновның туганнары, якыннарының чиксез тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел булсын, оҗмах түрләрендә күрешергә насыйп итсен, ә якыннарына сабырлык бирсен.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии