- 10.02.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Югалту
(Нәҗибә Сафина белән хушлашу)
11нче гыйнвар көнне милләтпәрвәр шәхес, күренекле шагыйрә, язучы, публицист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, соңгы сулышына кадәр җаны-тәне белән милли мәгарифебез өчен борчылып яшәгән Нәҗибә апа Сафина белән хушлаштык.
Хушлашу мәрәсименә билгеләнгән вакытка каләм ияләреннән Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасарлары Рифат Җамал белән Илсөяр Иксанова, университет сабакташы Зиннур Мансуров, соңгы берничә елда бистәдәшенә әверелгән Рифат Сәлах, мәрхүмәнең соңгы китапларын нәшер итүдә булышкан «Милләт» нәшриятын гамәлгә куючы Фәния Хуҗиәхмәт, шулай ук ире белән бергә килгән Йолдыз Шәрапова, композитор Наилә Яхина, мәрхүмәнең тарихчы якташы Илнар Гарифуллин, Татарстан Китап нәшриятыннан Айсылу Галиева, китапханәче Наилә апа, «Татар-Информ» журналисты Юлай катнашты. Милли хәрәкәт вәкилләреннән көрәштәшләре Радик Җиннанов, Кәшиф Гатин, Рәүф Ибраһимов һ.б. килгән иде.
Җәсәдне Башкортстанның Янавыл районы Кисәк Каен авылы зиратында, әти-әнисе һәм бертуганы Назыйм янәшәсендә җирләделәр.
Нәҗибә апа белән без Авиатөзелеш районында күрше йортларда, бер ишегалдында яшәдек. Соңгы елларда, мин, социаль ипотека алып, «Салават Күпере» торак комплексына күченсәм, ул, фатирын сатып, Салмачы бистәсенә, кызы Лилия алган шәхси йортка, оныклары янәшәсенә күченде. Шулай да ике-өч айга бер күрешеп серләшә, бер-беребезгә яңа шигырьләр укыша торган идек. Аның «Татмедиа» бинасына килеп, редакцияләрне айкап, рус телле вахтерларны «татар теленә өйрәтеп, кайсы республикада яшәүләрен исләренә төшереп», соңгы араларда үзе белән булган вакыйгаларны сөйләп, ярсыган, тынгысыз җанын бушата торган гадәте бар иде. Узган ел җәендә бер күрешкәч, туган якларына кайтып, ярты Башкортстанны гизүе, юбилей кичәләрен үткәреп килүе хакында тәфсилләп сөйләде. Шуннан соң бүтән редакциягә юлы төшмәде.
Ә ноябрь ахырларында Нәҗибә апа үзе шалтыратты. «Әллүки» яшь иҗатчылар берләшмәсе юбилеена барып чыгыш ясавы, яшь иҗатчыларга хәер-фатихасын бирүе, шул ук вакытта өлкән каләмдәшләренә, гадәтенчә, шелтәсен белдерүе хакында сөйләде ул.
Нәҗибә апабыз әдәбиятка килүче яшьләргә хәерхаһлы булды: иҗатыбыз белән кызыксынып, җылы сүзен әйтеп канатландыручы, иҗатка рухландыручы олы йөрәкле, киң күңелле, ихлас шәхес иде ул. Минем дә «Ялкын» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә күренгән тәүге шигырьләремә карата рецензия язып, аны «Шәһри Казан» газетасында бастырып чыгаруы исемдә. Соңрак, «Ризасызлык» китабым дөнья күргәч, «Фәнил Гыйләҗинең Ризасызлыгыннан мин риза» дип, кабат зур мәкалә язып, Татарстан язучылар берлегенә алырга тәкъдим итүчеләрнең дә берсе булды ул.
Телефоннан сөйләшүебез быел «Хәтер көне»н үзебез теләгәнчә үткәрә алмавыбыз, шул вакыттагы ыгы-зыгылар темасы белән дәвам итте. Берочтан ул БРИКС уңаеннан узган «Чәкчәкпати»ны шигырьгә салуымны укыганлыгын да белгертте: «Шигырь шәп, әмма син аны болай әрәм итмә, башкачарак язып кара әле!» дип, үзенчә, минем шигырьләргә хас булган тәнкыйтьнең әлеге әсәргә җитенкерәмәвенә, мәдхиянең өстенлек итүенә дә шелтәсен белгертте. Ул соңгы елларда минем хәтта әле кеше күзенә күрсәтмәгән шигырьләремнең дә тәүге тыңлаучысына һәм тәнкыйтьчесенә әйләнгән сердәшем, мәсләктәшем булды. Ошамаган җирен күрсә, шунда ук ипле генә итеп үз фикерен ярып сала иде.
Ул минем бүлмәгә еш кына сөйләшергә сусап, төшенке кәеф белән, җанын бушатырга керә һәм берчак шигырьләр укышып, гәпләшеп, чәйләп утырганнан соң, аралашуыбыздан күңеле мәмнүн калып, рухланып, «шуышып үлгәнче, сугышып үлик!» дип, кабат «җил тегермәннәренең кирәген бирергә, яуга» кузгала иде.
Аның каләме – кылыч, яшәве – яу кыры, дошманы – милли мәсьәләләрдәге битарафлыгыбыз булды.
Нәҗибә апа бу шалтыратуында кабат «әти булуым» белән дә тәбрикләде, матур теләкләрен җиткереп, хатыныма да сәламнәр әйтте һәм... «Миңа бит әле, энем, теге дөньяга путевка бирделәр. Яшәсен яшәдем, ашыйсын ашадым. Үлемгә фәлсәфи карыйм. Җиргә килгән һәр кеше җирдән китәргә тиеш!» дип, телсез калдырды.
Күрәсең, бу аның хәллерәк чагында бәхилләшеп шалтыратуы булган. Ни кызганыч, күңелемдә, күрешеп, бәхилләшергә ниятем булса да, гел җаем чыкмады. Яңа ел яллары бетеп, эшкә чыккач та күрешеп булмасмы дип, 9нчы гыйнварда аңа янә берничә кат шалтыраттым. Аның инде аралашырлык егәре беткән булгандыр. Телефонны алучы булмады. Ә 11нче гыйнвар иртәсендә без кайгылы хәбәр алдык...
Аның белән хушлашу мәрәсименнән кайткач, күңелем тулып, мәрсия яздым:
Яңавылның Кисәк-Каен
Авылының тумасы!
Син, әйтерсең, кисәү булып
Янар өчен тугансың.
Ялкынланып янып сүндең...
Ялкының йокты безгә,
Милли хисләр сүлпәнәеп
Сүнгәндә күбебездә.
Яна-көя гомер иттең
«Милләтем, телем!» диеп.
Такмаклап та, тукмаклап та,
Яздың син, җанга тиеп.
Яздың да син, сөйләдең дә,
Чаң суктың, салдың оран.
Җаныңнан ургылды моң-зар,
Ялкынлы шигъри буран.
Кисәк-Каенның тумасы,
Халкымның җан кисәге.
Син бар идең арабызда,
Һәм синле көн – кичәге...
Инде синсез дәвер килә,
Авызга су капкан чор:
Бер уңайга таралган чәч,
Бертөрле агылган җыр...
Син юк инде. «Мин каршы!» дип
Әйтердәйләр юк башка.
Сихәтле «тарак» идең син,
Кайчак, авырткан башка.
«Тарагың» аңга китерер
Корычтай – булды каты.
Сүзләрең ачы булса да,
Максатың булды якты.
«Кайтарыгыз мәгарифне,
Кайтарыгыз дәүләтне!» –
Дип тәкрарлап, яндың-көйдең,
Гел куйдың шул таләпне.
Өзгәләнү, җан әрнүең
Булгандыр чиргә сәбәп:
Үтәлмәде таләпләрең,
Тик үзең булдың харап...
Яңавылның Каеныдай
Яндың, яндың да...
Кисәк
Күмергә калып сүрелдең,
Фанидан өздең исәп...
Милләт вөҗданының уяулыгы сагында торган, халыкны мәрттән уятырга омтылган, үзенә һәм сүзенә беркайчан хыянәт итмәгән ялкынлы шагыйрь, күп кенә соры җыеннарыбызны үзенчә ямьләп төсмерләндерүче милләтпәрвәр каләмдәшебез, хөр йөрәкле әйдаманыбыз, туры сүзле мәсләктәшебез, болай да саегып калган сафларыбызны тагын да сирәгәйтеп, арабыздан китте.
Нәҗибә апа үзе өнәмәгән кешеләре дә, Нәҗибә апаның үзен өнәмәүчеләр дә һәрчак җитәрлек булды. Аның кайсыбер сөйләгән сүзләрен дә, күп тапкыр ишетүгә карамастан, әлегәчә чынга алып бетерә алмыйм. Инкарь итеп тә булмый. Ул – аның сүзләре. Ышану-ышанмау һәркемнең үз ихтыярында. Ләкин, һичбер нигә карамастан, шунысы хак: татар шигъриятендә, татар милли хәрәкәтендә, гомумән, татар дөньясында Нәҗибә Сафинаның беркем белән дә бутап, яки алыштырып булмаслык, үз урыны, үз фикере, үз сүзе, үзенә генә хас бер үҗәтлеге вә үс-сүзлелеге, принципларына тугрылыгы бар иде. Бөтен булмышы белән күпләрдән үзгә, кабатланмас шәхес иде ул.
Минем уйлавымча, хәтта өнәп бетермәүчеләр дә, төрле милли чаралар, Татарстан язучылар берлегенең төрле утырышлары барышында аны сагыначак, юксыначак, «Их, менә бу урында «Мин каршы, мин протест белдерәм!» – дип кычкырырга Нәҗибә Сафина җитми!» дип, аны еш искә алачак әле.
Киләчәктә, Нәҗибә апаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Авиатөзелеш районының Социалистик урамындагы 7нче йорт диварына «Бу йортта күренекле татар шагыйре Нәҗибә Сафина гомер итте» дигән элмә такта булдырылсын иде, ә шул урамның башындагы Казанның 10нчы гимназиясенә аның исеме бирелсен иде. Әлеге мәктәп бусагасы, мөгаен, Казанда аның тарафыннан иң еш тапталган бусагаларның берсе булгандыр. Бу мәктәп эчендә шагыйрә Нәҗибә Сафинаның музей почмагын да булдырырга мөмкиндер, шәт! Үзе исән чагында холык-фигыленә күрә Татарстан вә Башкортстан хөкүмәте, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан бирелгән мактаулы исемнәре, премияләре булмаса да, минемчә, ул безнең олылавыбызга лаек шәхес.
Сүземне йомгаклап, Нәҗибә апа исән чагында үзенә ишеттергән, аны характерлап язылган шаржым белән сезне дә таныштырасым килә. Ул үзе, юморны һәм иронияне кабул итә белмәүче кайбер каләм ияләреннән аермалы буларак, әлеге чеметкечле тасвирламадан канәгать калып, берәр кайда бастырып чыгаруымны үтенгән иде.
Нәҗибә Сафинага
(шарж)
Ул уртларын чәйни, тырнак төбен
Чукый-чукый чия кандай итә.
«Нәрсә генә сөйләсәгез дә сез,
Мин – каршы!» дип, сүзгә куя киртә.
Ул – битәрли һәммәсен дә, ярсып,
Шигъри нотык сөйләп, шаша-шаша:
«Кайтарыгыз милли мәгарифне!» –
Диеп, оран аша якалаша.
Мөдәррисе белән куерта гәп,
Табылмагач тиңдәш әңгәмәдәш.
Сөйли аңа милләт «аһын-зарын»
Шигырьләре аша, тәлгәш-тәлгәш.
Сүз алалса, карсак кына буе
Кинәт китә үсеп, кабарынып.
Һәм чытыла йөзе түрәләрнең, –
Күкне гүя баса «кара болыт».
Ул сүз алгач, берсе каршы дәшсә,
Регламентка бирми төкереп тә.
Ул – мөнбәрдән нотык сөйләгәндә,
Cару кайный берәүләрнең үттә.
«Саныгызда бармы җаныгыз?» – дип,
Каләмдәшләрен дә ала чагып.
«Шәп әйттемме?» – дигән кыяфәттә,
Сөзеп ега, җилкә аша багып.
Гаеп тага ул бар шагыйрьләргә,
Булмаулары өчен аның сыңар.
Бер ул гына, имеш, йөрәкле дә,
Ә калганнар, имеш, куркак коллар.
Карсак кына буйлы шагыйрә ул,
Күкрәгендә кыргый аттай йөрәк.
Такмак яза кайчак, замананың
Бар шакшысын сукыр күзгә терәп.
Чәйнәп өзәр иде коллык бәен
Милләтнең ул, җитсә егәр-көче.
Аның шушы карсак гәүдәсенә
Сыйган гүя бөтен татар үче.
Шагыйрь Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ,
Казан шәһәре
Комментарии