Татар сәнгате Дунайсыз калды

Татар сәнгате Дунайсыз калды

Камал театры сәхнәсендә тагын бер йолдыз сүнде. Озак авырудан соң, 30нчы октябрь көнне Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев бакыйлыкка күчте.

ДӨНЬЯГА ТУГРЫ АРТИСТ

Наил абый, Коля, Николай Иванович, Дунай... Хезмәттәшләре аңа кем генә дип дәшми. Хәер, үзе дә бу исемнәрнең һәркайсын ишеткәч тә, борылып карый, елмаеп җавап бирә торган булган ул. 2019нчы елда «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсында Николайның ничек Наилгә әйләнүе хакында үзе болай дигән: «Без, Мәскәүдән Михаил Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшь артистлар, диплом эше итеп әзерләгән спектакльләрне Камал сәхнәсендә күрсәтергә җыенып йөргән чаклар. Әсәрләр арасында Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектакле дә бар иде. Без әле училищены яңа тәмамлаган студентлар анда төп рольләрне башкардык, ә театрның аксакаллары – Шәүкәт Биктимеров, Вәкил Закиров һәм башкалар – массовкада йөрделәр. Сәгыйть Рәмиевне, Галимҗан Ибраһимовны татар артистлары уйный, ә татарның бөек шагыйрен рус исемле Николай Дунаев башкара. Моңа күпләр канәгатьсезлек, гаҗәпләнү белдерде. «Көзге ачы җилләрдә» спектакленә афиша язганда, миңа исемемне алыштырырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта исем ниндидер зур проблема тудырыр дип уйламый да идем, чөнки элек-электән без керәшеннәр татарлар белән аралашып, бергә уйнап үстек, Сабан туена бара идек, татарлар Питрауга килә. «Исемегезне Наил дип куйыйк», – дигәч, уйлап та тормадым, ризалаштым. Бары әтиемнең исеменә генә тимәгез, дидем. Ул исем миңа гомерлеккә ябышып калды. Хәзерге акылым булса, исемемне үзгәрттермәс идем, мөгаен, йә Нил дип куштырган булыр идем. Күпләр минем Николай икәнне белгәч, аптырап кала».

Зәй районының Әхмәт авылында туып үскән керәшен егетенең исемнәре генә түгел, кызыксынулары, татар сәнгатенә керткән өлеше дә күптөрле. Беренчедән, ул 85 еллык гомеренең 61 елын театр сәнгатенә багышлаган кабатланмас артист. Өлкәнрәк буын аны Акъегет (А.Гыйләҗев. «Көзге ачы җилләрдә»), Гаяз (Т.Гыйззәт. «Чаткылар»), Сәйяр («Ш.Хөсәенов. «Әни килде») кебек рольләре аша истә тотса, яшьрәкләр Мирвәли (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Алексей (Т.Миңнуллин. «Илгизәр+Вера»), Гөргөри (Т.Миңнуллин. «Гөргөри кияүләре»), Җәүдәт (И.Зәйниев «Бабайлар чуагы») образлары аша яхшы хәтерли. Алай гына да түгел, театр өчен бик күп пьесалар тәрҗемә иткән каләм әһеле дә, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры да әле ул. Өстәвенә, умартачы, балыкчы һәм тугры иптәш тә. Бу хакта хезмәттәшләре, укучылары сөйләде.

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит БАТУЛЛА: «ХЕЗМӘТЕНӘ, ГАИЛӘСЕНӘ, ТОРМЫШЫНА ХЫЯНӘТ ИТМӘДЕ»

– Мин аңа гел Дунай дип дәштем. Без аның белән Щепкин училищесында белем алдык, тыгыз элемтәдә тордык. Әйтәсе килгәнем шул: башкалардан үҗәтлеге белән аерылып торды. Беркайчан алдамас, ошамаганын йөзеңә әйтүдән курыкмас кеше иде ул. Һәр куелган максатына иреште. Татар телен күпләргә караганда яхшырак белде, шуңа күрә шактый пьесаларны тәрҗемә итәргә алынды да. Дунай барлыгы 12 пьеса тәрҗемә итте, алар сәхнәдә куелды. Мин аны Язучылар берлегенә алдыртуны хәстәрләп йөрдем. Тик ул теләмәде. Ул актер булып хезмәт куйды, театр дип янды, шунда яшәде. Алган һөнәренә тугры калды. Камал театры сәхнәсен алыштырмады. Балыкка йөрде, бакчада казынды, умартачы булды... Бер генә хатынга тугры булып яши бирде. Ул – тугры дус та, ир дә, артист та! Йөз-кыяфәткә бик чибәр кеше иде, шуңа да театр сәхнәсендә мәхәббәт каһарманнарын күп уйнады. Яшь чакта үземне матур дип уйлый идем. Әмма аның белән бергә барганда, кызлар миңа түгел, аңа күз сирпеде.

Русиянең һәм Татарстанның халык артист Равил ШӘРӘФИЕВ: «100 ЯШЕН ТУТЫРЫР, ДИГӘН ИДЕМ»

– Без, Камал театры артистлары, бер гаилә булып яшибез. Ә шул гаиләдә кечкенә генә «щепкинчылар» гаиләсе дә яши. Ул кечкенә булса да, Татарстанга гына түгел, бөтен Русиягә билгеле гаилә. Наил белән бергә укыдык, бергә эшләдек. Шатлыгы дисеңме, кайгысымы – барысын бергә күрдек. Ул авырып киткәч, бик нык борчылдым. Авырый торган кешемени ул?! Нәкъ менә ул 100 яшенә кадәр җитәр дип ышанып тордык. Язмыш иң нык имәнне дә сындыргач, безнең буынга да чират җиткәнлеген ачык аңлап алдым.

Аның актерлык осталыгы турында сөйләүне кирәк дип тапмыйм. Тамашачы аны болай да белә. Ул якын иде, бергә укыдык, бергә эшләдек. Керәшеннәр ачык һәм юмарт халык бит ул. Наил дә нәкъ шундый иде. Сүзен дә, күңелен дә жәлләмәде. Аның китүен авыр кабул иттем. Ул үз гаиләм кешесе кебек якын миңа.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Ренат ТАҖЕТДИНОВ: «СОҢГЫ КҮРҮЕМ ШУЛ БУЛГАН»

– Татар сәнгате Дунаен югалтты. Тамашачы аны танылган артист итеп хәтерләсә, безнең өчен ул – тугры дус, якын иптәш. Ул беркайчан берни яшермәде, турысын әйтә белде. Бер яктан, мин аны «котылды» дим, чөнки ул елга якын газапланып ятты. Аның хәлен якыннары, хезмәттәшләре, дуслары аңласа да, театр сәхнәсенә кайтыр дигән өмет күңелләрдә беразга гына булса да сүнмәде. Өметләндек! Ләкин нишләтәсең бит... Бер ай чамасы элек Әзһәр Шакиров белән бергә янына кереп чыккан идек. Курсташлар идек бит. Карап ята, бөтенесен аңлый, тик сөйләшә алмый. Кулларыннан тотып хәлләрен сораштык. «Аякка басасың әле, Аллаһ боерса», – дидек. «Болай ятма инде син, Дунай, тор тизрәк! Театрда сине кәрт уйнарга көтәләр, дүртенче кеше җитми», – дигәч, шаркылдап көлеп куйды. Бу – аны соңгы тапкыр күрүем булган. Ул бик оптимист кеше булды. Һәм шундый булып күңелдә калачак та.

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы, Наил Дунаевның укучысы Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА: «УКЫТТЫ ДА, АШАТТЫ ДА»

– Укытучым, остазым... Без актерлык осталыгына Камал театрында өйрәндек. Шунда яшәдек дисәм дә, артык булмас. Наил абыебыз безне – шәкертләрне күз карасыдай яклады, саклады... Укытты, ашатты! Әйе, ашатты. Казанда әти-әнисе белән яшәүче студентлар буфетка кергәч, бәрәңге боткасы янына йә кәтлит, йә туралган ит алалар иде. Авыл балалары атна саен авылга кайта алмаганга, бәрәңге янына кәтлит яки ит кисәге алырга акчалары җитми иде. Наил абыебыз безнең белән буфетка керә дә, кемнең нәрсә ашаганын күзләп чыга иде. Төче генә ашаганнар янына килеп: «Нигә бик сыек ашыйсыз? Репетициягә хәлегез дә калмый бит!» – дип куя иде. Шуннан үз хисабына ризыгыбыз янына кәтлит салдыра иде. Йә, Аллаһым, нинди бәхетле идек без шунда! Безне дачасына алып килеп, җәй буе тир түгеп, банкага япкан тәм-томнарын ашата, «Витамин кирәк сезгә», – ди торган иде. Бүген баш иеп аңа рәхмәт әйтәм! Әти дә, әни дә, укытучы да, үрнәк артист та булды ул, безнең Наил абыебыз.

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наилә ГӘРӘЕВА: «УЛ СӘХНӘДӘ ЕЛЫЙ БЕЛӘ ИДЕ»

– Минем иҗат гомерем Наил белән бергә узды. Аның белән бергә укыдык, бергә эшләдек. Әле тагын бик күп еллар бергә эшләрбез, дигән идек, язмышның үз планнары. Яшьрәк чакта Наил белән сәхнәдә бер-берсен сөюче кыз-егетне уйнасак, картайгач, әби-бабай булдык. Аның белән уйнаулары аеруча рәхәт булды. Аны башка ир-ат артистлардан аерып тора торган бер сыйфаты бар – ул сәхнәдә елап җибәрә алган нечкә күңелле кеше. Ул чын күңелдән елый белә иде. Без аның белән «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә ир һәм хатын булып уйнадык. Ул анда «үлгәндә»: «Мин сине яратам», – дип елап җибәрә иде.

Бергә уйнаган соңгы спектаклебез – «Бабайлар чуагы». Ул анда миңа мәхәббәт аңлатканда, мин аны чынлап кабул итә идем. Әйтерсең лә, ул миңа мәхәббәт аңлата. Ул спектакльне әле дә уйныйбыз, әмма Наил инде юк. Булмаса да, гел янымда ул басып тора кебек.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии