- 31.12.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
2015нче ел да халыкның исенә нәрсә белән кереп калыр? Самолетлар шартлавы, нефтькә бәянең кискен төшүе, Төркия һәм Мисыр курортларыннан вакытлыча колак кагу беләнме, әллә инде Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү аркасындамы? «Безнең гәҗит» узган елның 15 төп вакыйгага күзәтү ясады.
7нче ГЫЙНВАР – Парижда терракт. Өч билгесез террорчы «Шарли Эбдо» сатирик журналы офисына ут ачты. 12 кеше атып үтерелде, 10 кеше яраланды. Фаҗиганең төп сәбәпчесе – басманың Мөхәммәд Пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне бастыруы, дип хәбәр ителде.
28нче ГЫЙНВАР – Федерация шурасы Русия төбәкләре Конституцияләреннән «Президент» сүзен алу турындагы канунны хуплады.
4нче ФЕВРАЛЬ – Русия Президенты Владимир Путин Русия субъектлары җитәкчеләренә 2016нчы елның 1нче гыйнварына кадәр Президент дип йөртелергә рөхсәт биргән канунны имзалады.
27нче ФЕВРАЛЬ – Мәскәүдә сәясәтче, оппозиционер Борис Немцов атып үтерелде.
11нче МАРТ – Казанның «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә 40 кеше зыян күрде, 17 кеше үлде.
24нче АПРЕЛЬ – Русия ДәүДумасы Җиңүнең 70 еллыгына ярлыкау карарын кабул итте. Ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрдән 60 меңгә кадәр һәм шулай ук шартлы рәвештә җинаять җәзасы бирелгәннәрдән 200 меңгә кадәр кеше ярлыканырга мөмкин, дип белдерелде.
9нчы МАЙ – Ил башлыгы Владимир Путин елның иң истәлекле вакыйгасы дип, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын атады. Көнбатыш илләрнең лидерлары исә Украина белән Русия арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр аркасында әлеге датага әллә ни әһәмият бирмәде.
29нчы ИЮНЬ – Казанның Эсперанто урамындагы йортларга Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исеме язылган элмә такталар эленде. Әлеге уңайдан казанлылар митинглар уздырды, кайберәүләргә шуның өчен штраф салынды.
24нче ИЮЛЬ – Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты үткәрелде. Ул 9нчы августка кадәр дәвам итте. Ярышта рекордлы санда медальләр бирелде. Аларның саны 75 иде. Моңа кадәр Спортның су төрләре буенча чемпионатның Русиядә дә, СССРда да уздырылганы юк иде.
11нче СЕНТЯБРЬ – Мәккәдәге Әл Харам мәчетендә төзелеш краны җимерелү сәбәпле, 107 кеше һәлак булды, 120 кеше төрле дәрәҗәдәге тән яралары алды. Зыян күрүчеләр арасында русиялеләр юк иде.
13нче СЕНТЯБРЬ Русиядә бердәм сайлаулар көне буларак тарихка кереп калды. Татарстанда, 95 процентка якын тавыш җыеп, Президент итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды.
30нчы СЕНТЯБРЬ – Владимир Путин боерыгы буенча Русия хәрбиләре «Ислам дәүләтчелеге» террористик оешмасына (Русиядә тыелган) каршы Сүриядә хәрби операция башлап җибәрде. Әлеге ярдәмне Русиядән Сүрия Илбашы Башар Асад сораган иде.
31нче ОКТЯБРЬ – Синай ярымутравында «Когалымавиа» авиакомпаниясенең очкычы шартлады. Һәлакәт вакытында 224 кеше һәлак булды. ФСБ бу вакыйганы терракт дип таныды. 6нчы ноябрьдән Русия һәм Мисыр арасындагы рейслар туктатылды, Мисырда ял итүче русиялеләр мәҗбүри рәвештә ватаннарына кайтарылды.
11нче НОЯБРЬ – Русия хөкүмәте 12 тоннадан авыррак машиналарга бер чакрым юл өчен 3.5 сумлык түләү кертергә җыенуы хакында белдерде. Машина йөртүчеләр, бу карарга ризасызлык белдереп, юлларны япты. Иң зур бөке Мәскәү – Кырым олы юлының Белгород өлкәсендәге өлешендә һәм Омск – Новосибирск юлында барлыкка килде. Һөнәр берлегенең премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатеннән соң, хөкүмәт түләүне аз-азлап арттырырга булды.
24нче НОЯБРЬ иртәсендә Сүрия – Төркия чиге янында Су-24 бомбардировщигы бәреп төшерелде. Ике очучының берсе һәлак булды. Русия хакимияте әлеге уңайдан Төркияне агрессивлык күрсәтүдә гаепләде. Бу хәлне Путин «террорчыларга булышчыларының аркага бәрүе» буларак бәяләде. Төркия Президенты Эрдоган, әлеге гаепләүләрне кире кагып, «без шәхси чикләрне сакларга мәҗбүр идек» дип белдерде. Шушы уңайдан 26нчы ноябрьдә Төркиягә каршы икътисади санкцияләр әзерләнә башлады. 28нче ноябрьдә алар гамәлгә кертелде. Русия территориясенә Төркиядә җитештерелгән аерым товарларны кертү, Төркия гражданнарын эшкә алу, русиялеләргә Төркиядә ял итү чикләнде.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии