«Урожай»ның даны кая китте?

«Урожай»ның даны кая китте?

Мөслим районының «Урожай» колхозы районда иң эре хуҗалыклардан санала иде. Ул җиде авылны берләштерә иде: Тат. Бүләр, Исәнсеф, Иске Сәет, Яңа Сәет, Мари Бүләр, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык. Хуҗалыкта барысы 7806 гектар җир булып, шуның 6100 гектары сөрүлек җирләре саналды. Терлекләргә ел ярым-ике елга җитәрлек ризык әзерләнә иде. Ә бит терлекләр дә әз түгел булмады, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2600, дуңгызлар 3600, сарыклар 3000, атлар 290 башка кадәр җиткерелде. Ул елларда хуҗалык белән Мирхаҗиян Сәлахов, Зөфәр Солтанов җитәкчелек итте. Алар эшләгәндә, хуҗалыкта тәртип тә әйбәт иде. Эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы да түләнде.

Хуҗалыкның акча кереме дә җитәрлек булып, үзгәртеп кору чорына кадәр банкта 3600000 сум акчасы бар иде.

Соңгы елларда сумның бәясен төшерә торгач, банктагы акча да юкка чыкты. Аның белән кемнәр файдаланып калгандыр, анысы колхозчыларга караңгы, ләкин алар аннан бер тиен дә файда күрмәделәр.

Авылларга инвесторлар хуҗа булгач, колхоз кешесенең хәле тагын да начарланды. Җир хуҗасы буласыз дип, һәр кешегә бирелгән документларны «Вамин»га җыеп алдылар. 6,5 гектар җир өчен 2 центнер икмәк биреп алдадылар. «Вамин» банкротлыкка чыккач, агрофирмага «Прсто молоко» хуҗа булды. Тик ничек кенә боргаласаң да, җирне юньләп тиешенчә эшкәртмәгәч, аннан яхшы уңыш алып булмый. Хәзер җирләрнең яртысы буш кала, аны тиешенчә эшкәртү юк. Аннан-моннан сөрелгән җир өстенә орлык чәчеп кенә икмәк алып булмаячагын элекке картлар да белгән аны.

Хәзер колхозлар беткәч, авыллар турында уйлаучы юк. Авыл урамнары язын, көзен тездән резина итек киеп тә йөрерлек түгел. Җитәкчеләр җыелышта вәгъдә бирә, булачак, диләр, ләкин эш сүздән үтми. Актаныш районының Колын авылына кадәр асфальт юл килгән. Аннан соң Мөслим районы, Исәнсеф авылына кадәр 3 километр ара бар. Ул араны үтәр өчен, машиналы кеше дә җәяүләп кайтырга мәҗбүр.

Исәнсеф авылында күпер сала башлагач, халык, юлсызлыктан котылабыз, дип куанган иде. Ләкин юкка. Хәтта эшләнә башлаган күпернең материалларын да каядыр төяп алып киттеләр, баганалары гына утырып калды. «Урожай» колхозының исеме дә калмады. Башта «Уңыш» коллектив предприятиесе дип үзгәрттеләр. Аннары хуҗалыкны таркату эшенә керештеләр – булган техниканы таратып – үзләштереп бетерделәр, терлекләрне сатып бетерделәр. Элеккеге нәселле дуңгыз, сарык, ат фермалары бушап калды. Терлек булмагач, авылда эш юк. Эшләгән өчен дә тиешенчә түләнми. Яшьләр авылда калмый

Радио, телевизорны кабызсаң, югарыда утыручы агайлар, ничек авылларны саклап калырга дип бик зурдан кубып сөйләшәләр. Ләкин бу сүз боткасыннан авыл кешесенә бер файда да юк. Авылда эш юк, эш булмагач, акча юк, акча булмагач, ничек яшәргә? Шул ук вакытта, дәүләттән миллиард сумнар кредит алып банкротлыкка чыккан Вәгыйз Минһаҗев кебек олигархларны депутат итеп сайлап, дәүләт акчасын түләп яталар. Юкса, аның гаиләсендә байлык җитәрлек бит. Ни өчен ул милекне дәүләткә алмаска? Гади кеше бер капчык фураж алса, аны шунда ук хөкем итәләр, чөнки аның яклар кешесе юк. Адвокатларга да бүләрлеге юк.

Авылда көнкүреш объектларын да юкка чыгарып, бетереп баралар. Торгынлык елларында Исәнсефтә 20*10 метр зурлыкта кибет салдылар. Үзгәртеп кору чоры башлангач, аны сүтеп, каядыр төяп алып киттеләр. Кем рөхсәт иткәндер, юкса ул кибетне төзүгә пайчылар акчасы да кергән иде бит. Алар белән сөйләшеп торучы да булмады. Җыелышта сорау биргәч, глава Р. Хәбипов милиция начальнигына тикшерергә кушкан булды, ләкин яңадан җавап бирүче күренмәде.

Хәзерге вакытта да булган объектларны юкка чыгару дәвам итә. Исәнсефтә мәктәпне ябып, балалар бакчасына китереп берләштерделәр. Тат. Бүләрдә дә шул ук план буенча эш итәләр. Балалар бакчасын, медпунктны мәктәпкә, авыл җирлеген мәдәният йортына китереп урнаштырмакчылар, диләр. Шул юл белән экономия ясамакчылар, күрәсең.

Үзгәртеп кору башлангач, җир пайлары белән бергә, һәр колхозчыга, соңгы биш елның хезмәт хакына карап, милек пайлары бүлеп бирелде. Дөрес, аның күләме турында бер кешенең кулына да документ эләкмәде. Хәзер ул документлар бер җирдә дә юк. Аның кая киткәнен беркем белми. Шул ук вакытта төп милек юкка чыга, торакларга ремонт ясалмагач, алар җимерелеп бара. Булган техниканың сатардаен сатып, урларга мөмкин булганын урлап бетерделәр. Элеккеге хуҗалыктан бик аз техника гына калды. Хәзер милек пае дип авыз ачып сөйләүдән файда юк. Әллә ничә мәртәбә үзгәреш кертеп исем алыштырган вакытта, хуҗалыкның архивтагы документлары да юкка чыкты. Хәзер бу эш өчен беркем дә җавап бирми.

Шулай да заманында республика буенча даны билгеле булган «Урожай» хуҗалыгының юкка чыгуы кемгә кирәк булды икән? Бу сорауга кем җавап бирер?

Закир МИНЕГАЛИЕВ,

пенсионер, атказанган колхозчы

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии