- 31.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бу хәлләр инде күптәнрәк булса да, һаман башымнан чыкмый, гел уйландыра. Кырык эшемне кырык якка ташлап тыңлап утырган Дәүләт советы сессиясе турында әйтүем. Яшермим, катнашучыларның фикерләре ошады миңа. Исәпләү палатасы җитәкчесе А.Демидовның, бюджеттан 3 млрд сум акчаның читкә авышуын әйтеп, канәгатьсезлек белдерүенә утырган җиремнән башымны чайкап куйган идем, әле дә шул акчалар уйландыра.
Депутат Разил Вәлиевне менә халыкның намус ягыннан аксавы борчуга сала икән. Аның әйтүенчә, элекке замандагы халык арасында агарту эшләре барган, бу эштә суд, прокуратура эшчеләре дә катнашкан. Разил Вәлиев белән бер чорда укып, бер аудиторияләрдә профессорны тыңлаучы буларак, ул чорларны яхшы беләм. Алай гына да түгел, университетны тәмамлагач, Арча районының ике мәктәбендә директор булып та эшләгән идем. Шуңа күрә депутат иптәшемнең чыгышын тыңлаганда үземнән-үзем кызарып, гарьләнеп тә утырдым. Әхлакның аксавында минем дә гаебем бар булып чыга бит әле. Ә менә түрәләрнең авылга, мәктәпкә килеп очрашулар оештыруы дөреслеккә туры килеп бетми. Һәрхәлдә, мин эшләгән җирлектә андый «агарту» эшләре булмады. Без – укытучылар, ата-аналар тәрбияви эшне үзебез алып бардык. Фронттан исән кайта алган гарип-гораба абыйларны чакыртып, очрашулар, кичәләр үткәрә идек.
Шунысы кызганыч, ул заманда без Русияне зәхмәтле бет басар, халыкның тәнен дә, җанын да кимереп үзәгенә үтәр дип башыбызга да китермәдек. Дәүләт башында утыручы чиновникларның әти-бабаларыбыз җитештергән байлыкны талап, бүлгәләп бетерәселәрен сиземләгән булсак, мәктәптә дә, гаиләдә дә тәрбия эшләрен башкачарак алып барган булыр идек.
Разил Вәлиев укытучылар, башка һөнәр ияләренең хезмәт хаклары түбән булуына да зарланды. Моннан тыш, укытучыларның намусын какшата торган бүтән яклар да бар бит әле. Сайлаулар вакытында укытучылар хәрәмләшүгә китерә торган гамәлләр инде сер түгел. Хәрәмләшмисең икән, эштән куыласың!
Депутат Илшат Әминов фикере аерым игътибарга лаек. Ул үзе үсмер вакытта малайларның урам тутырып сугышып йөрүен искә төшерде. Әтисе күреп сөйләшкәч, малайлар аңа тими башлый. Безнең Дәрвишләр бистәсендә полиция капитаны малае шәһәр читенә күңел ачарга баргач, дусларын тере килеш җир астына күмгән иде. Күпме яшерсәләр дә, җинаять барыбер ачылды.
Сессия ахырында җанга ятышлы фикерне Марат Галиев белдерде. Монысына да гаҗәпләнерлек түгел, Дәүләт советында сайлаулар вакытында аның кандидатурасын исемлеккә иң ахырдан китереп керткәннәр иде. Трамвайда урын тарайгач, кысрыклап керткән төсле була инде ул. Күпләгән четерекле мәсьәләләрне күтәрде бу сессия утырышы. Алар хәл ителерме, ансы әле безгә билгесез булып кала…
Әнис ЗАРИПОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии