«Кабан»сыз калмабызмы?

«Кабан»сыз калмабызмы?

Казанда иң яраткан урыным минем. Кар эреп, су өсте тәмам ачылып беткән чакны аеруча да яратам. Хәер, шәһәрнең төрле предприятиеләреннән агып төшкән сулар аркасында туңып та бетми инде. Җәен дә бик матур бу күл буе. Кыр үрдәкләре исә ямь өстенә ямь биреп торалар. Су буенда ял итеп, һава сулап йөрүчеләрнең шуларны ашатканнарын да еш күрәм. Менә ничә ел инде бу кыр үрдәкләре шунда оя корып, бибиләр чыгара. Тик без, табигать балалары булуыбызга да карамастан, бу сулыкны саклау турында уйлап та караганыбыз юк бугай шул.

Июнь аенда Кабан күлендә беренче зур колачлы ярышлар үтте. Чит төбәкләрдән килгән спортчылар бу урынны бик югары бәяләп киттеләр. Үземнең дә бик еш кына спортчыларның көймәләрдә күнегүләр ясаганын күргәнем бар. Әмма күлнең яр буйларыннан йөргәндә күңел әрни. Без, кешеләр, шул кадәр тәрбиясез, ваемсызларга әйләнеп беттек ки, үзебезне туендырган, безгә бөтен барлыгын биргән Җир-анабызны төрлечә ямьсезлибез, пычратабыз. Кабан буенда да пластик шешәләр, буш сыра шешәләре, чипсы, көнбагыш, буш пакетлар, тагын әллә ниләр атканнар. Су җылына башлауга, Камал театры каршында су велосипедларын, катамараннарны арендага биреп, акча эшли башлыйлар. Әлеге дә баягы тәртипсез халык, күл уртасына кадәр йөзеп керә дә, буш шешәләрен шунда атып калдыра. Табигатьнең безнең кыланмышларга түзгәненә рәхмәт инде!

Тиздән 2013 елгы Универсиада якынлаша һәм ишкәк ишү кебек ярышлар, һичшиксез, Кабан күлендә булыр дип көтелә. Өстәвенә, Казан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрергә дә дәгъва кыла. Мондый зур күләмдә ярышлар үткәрерлек, бөтен дөньяга танытырлык, күрсәтерлекме соң безнең ничә гасырлар тарихы булган күлебез? Химик составын тикшерсәң, әллә ниләр бардыр әле суында.

Соңгы вакытта күлнең өсте бик нык яшелләнде. Белгечләр фикеренчә, мондый яшел төсне суга хлорелла-микроскопик суүсем бирергә мөмкин икән. Әгәр бу суүсем артып китсә, ул төче сулыклардагы тере организмнарга һәм башка үсемлекләргә зыян сала ди. Ә менә кирәгеннән артык үрчемәгән очракта, ул сулыкларны төрле химик пычранулардан саклый. Кабанда бу үсемлек каян килгәндер, анысын әйтә алмыйм. Әмма табигать чисталыгы өчен үзе көрәшсә, без, кешеләр, киресен эшләп торсак, бер көнне Кабан күлен бөтенләйгә югалтмабызмы?!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии