- 31.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Казанда яшәүче даими укучыбыз Мөдәррис Галимҗанов бер кызыклы күзәтүе белән уртаклашты. Идел буйлап теплоходта сәяхәт кылганда, ул Мари Иле республикасының Козьмодемьянск шәһәрендә тукталган. Биредә яр буенда ук Явыз Иван заманындагы сугышчы һәйкәле тора. Янәшәсендә ташта уеп язылган такта эленеп тора. Анда: «Урыс патшасы Явыз Иван Казанны яулап алганда күрсәткән ярдәме өчен тау марилары башлыгы Акпарсны укчы бишмәте (кафтан) белән бүләкләгән», – дигән сүзләр дә бар.
Мөдәррис әфәнде фикеренчә, әлеге язу татар халкын, шулай ук Казан ханлыгын саклап көрәшкән башка милләт вәкилләрен дә (шул исәптән көнчыгыш һәм болын мариларын) кимсетә. Акпарс сынын караган туристларда исә Казанны яулап алу вакыйгасы берьяклы итеп кенә истә калачак, ягъни аерым халыклар каһарманлаштырылып, икенчеләре онытыла. Өстәвенә, туристлар ташкыны бөтенләй өзелми торган Казанның үзендә дә 1552нче елда шаһит киткән ата-бабаларыбызга һәйкәлне һаман куя алмыйлар. Ә менә мәркәзебезне басып алганда һәлак булган Явыз Иван гаскәриләре истәлегенә төзелгән мемориаль бина ерактан ук күренә. Бу нисбәттән укучыбыз Мари Илендә күргән һәйкәлнең язуын йә бөтенләй алып ташларга, йә эчтәлеген үзгәртеп, яңадан ясатырга кирәк, дип саный.
Мөдәррис Галимҗановның борчулы мөрәҗәгатен без Козьмодемьянск районы хакимиятенә дә, күрше республиканың Мәдәният, матбугат һәм милли мәсьәләләр министрлыгына да юлладык.
Министр урынбасары Александр Луничкин имзалаган җавап хатында аңлатылганча, Козьмодемьянскидагы укчы монументы мәдәни мирас объектлары исемлегенә керми. Бу нисбәттән язу тактасын алып ташлау яки үзгәртү министрлык карамагында түгел. Мәсьәләне җирле хакимият кенә хәл итә ала.
«Язуның эчтәлегенә килгәндә, ул – Мари АССРның халык язучысы А.С.Крупняковның «Акпарс маршы» әсәре цитатасы. Аның тууының 95 еллыгын республика 2014нче елда билгеләп үтте», – дип тә өстәүне кирәк тапканнар министрлык вәкилләре.
Козьмодемьянск районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Капустина исә һәйкәлнең тулысынча алар карамагында гына торуын белеп бетерми булса кирәк. Юкса, телефоннан аралашканда безгә «Язу тактасын алыштырырга каршы килмибез, алай да моңа Мәдәният министрлыгының рөхсәте кирәк», – дип җавап бирмәс иде.
Сүз уңаеннан, министрлыкның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Игорь Садовин белән сөйләшкәндә, ул А.С.Крупняков цитатасында башка халыкларны кимсетә торган бер нәрсәне дә тапмаганын белдерде. Менә шундый бюрократик футбол. Һәм халыклар дуслыгы өчен җаваплы менә шундый түрәләр.
Хәер, күрше күзендәге пычкы чүбен күреп, үзеңдәге бүрәнәне күрми калдык, дигәндәй, безгә дә үзебезнең җитәкчеләр алдында Казанны яклаучылар рухын мәңгеләштерү мәсьәләсен кабыргасы белән куярга вакыт түгелме?
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии