Карга күзен карга чукымый...

Карга күзен карга чукымый...

Һәр чорның үз геройлары була, диләр бит. Хак сүзләр. Совет режимы җимерелгәч, биниһая зур илебез таркалгач, сәяси-икътисади офыкта бүгенгәчә җирән чәче белән җирән кояш сыман янып торучы бер героебыз ул – Анатолий Чубайс. Аның хакында Русиядә ишетмәгән кеше калмагандыр инде.

Анатолий Чубайсны Русиянең яңа тарихы чоры герое дип атарга мөмкин. Берсүзсез, ул аңа лаек. Тик уңай герой дип әйтергә генә тел әйләнми. Искә төшерик: 90нчы елларда ул ваучерлы хосусыйлаштыру реформасын үткәрү башында торды. Шул рәвешле халыкныкы дип саналган завод-фабрикалар, милли байлыклар шәхси кулларга күчте. Илнең икътисади нигезен җимерү булды ул.

Соңыннан «оста» икътисадчы Чубайс РАО «ЕЭС»та чираттагы реформасы белән илнең бердәм энергетика челтәрен таркатып ташлады. Русиялеләрнең һәрберсенең тормышында тискәре чагылыш тапкан шушы ике «бөек» реформасы өчен генә дә Анатолий Чубайсны илне җимерүдә, халыкны хәерчеләндерүдә зур өлеш керткән яңа тарих чоры герое дип атамау мөмкин түгел.

Ә ул шаккатмалы эш-гамәлләре белән үзен гел искә төшереп торуын дәвам итә. Менә узган атна ахырында гына Чубайс эшчәнлеге белән бәйле тагын бер яңа вакыйга гаҗәпләндерде. Дөрес, ил җитәкчелеген ул чаклы аптырашта калдырмагандыр анысы. Чөнки Чубайс һәрчак иң югарыдагы түрәләр янәшәсендә булды. Димәк, аның уй-ниятләре, кылган эшләре дә өстәгеләргә «сюрприз» булып тоелмагандыр инде. Ә менә гади халыкны, «урта кулларны» чираттагы тапкыр тел шартлатырга мәҗбүр итте анысы. Уен эшмени, фән-техника казанышларына нигезләнеп, Русияне нанотехнологияләр өлкәсендә иң алдынгы дәүләт итәргә тиешле «РОСНАНО» җәмгыятен дә бөлгенлек алдына китереп җиткергән бит! Барлык акцияләре дә дәүләт милке булып саналучы әлеге оешма 2011нче елда барлыкка килде. Дәүләт хуҗа булгач, аның эшчәнлеген башлап җибәрү өчен акчаны да дәүләт бирә инде. Ә соңыннан, даһи икътисадчы Анатолий Чубайс 2020нче елга чаклы идарә иткән дәүләт корпорациясе күпләп табыш китерә башларга тиеш иде. Чынлыкта исә, узган җомгада билгеле булганча, компаниянең күтәрә алмаслык күләмдә бурычлары җыелган икән. Нәтиҗәдә «РОСНАНО»ның облигацияләре бәясе кинәт 23 процентка арзанайды. Мәскәү биржасы хәтта ул кыйммәтле кәгазьләр белән сәүдә итүне бөтенләй туктатты. Әлеге хәбәрнең кайтавазы буларак, АКШ доллары 1,5 сумга кыйммәтләнде, диләр икътисадчылар.

Әле бит 2015нче елда гына Яңа ел корпоративында Чубайс: «Безнең бик күп акчабыз бар, алар гаять күп», – дип бөтен ил алдында шапырынган иде. Ә менә Русия хисап палатасының 2021нче елгы тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул акчалар инде каядыр юкка чыккан. Алай гына да түгел, хәзер дәүләт корпорациясенең банклардан алган кредитлары буенча 76,4 миллиард һәм облигация займнары буенча 58 миллиард сум күләмендә бурычлары җыелган. Әлеге 134 миллиард сумлык гомуми бурычның 108 миллиарды дәүләт гарантиясе белән ныгытылган. Һәм Русия финанс министрлыгында белдерүләренчә, ул гарантия үтәләчәк. Димәк, Анатолий Чубайс югалткан миллиардларны дәүләт бюджет хисабына, ягъни безнең кесәдән, җыелган салымнардан кайтарачак.

Чубайс җитәкчелек иткән чорда «РОСНАНО»да ел саен бер триллион сумга чаклы табыш алырга тырышабыз дип вәгъдәләсәләр дә, корпорация һәр елны зыянга гына эшләгән.

– Тагын бер адым, бер яки, күп булса, ике елдан, без дәүләткә барлык акчаларны кире кайтарып бирәчәкбез, – дип янәдән ышандыра Чубайс 2017нче елда. Тик алга китеш кенә булмый. 2020нче елда ул «РОСНАНО»ны 53 миллиард сум күләмендә бурычка батырып, идарә рәисе постыннан китә.

Хәзерге заман Остап Бендеры җитәкчелек иткән вакытта корпорация тарафыннан зур акчалар сарыф итеп башланган һәм соңыннан, уңышсыз дип табылгач, ташланган проектлар саны бихисап. Алар арасында аеруча игътибарга лаек булганнардан – бөгелә торган дисплейлы планшетны искә төшерик. Әлеге могҗизаны Анатолий Чубайс 2011нче елда киң җәмәгатьчелеккә күрсәтә. Аны эшләү өчен «РОСНАНО» 240 миллион доллар сарыф иткән. Ләкин хикмәтле планшетларны серияләп җитештерүне башлый алмыйлар. Ә аның буенча барлык патентлар, ни өчендер, Британия фирмасы милкенә күчә.

Тагын бер уңышсыз зур проект – литий-ионлы аккумуляторлар җитештерү омтылышы. Аның өчен Новосибирск шәһәрендә, кытайлар белән берлектә, завод та төзеп куялар. Ләкин анда да эш алга китми, 15 миллиард сумга төшкән проект туктатыла, заводта банкротлык процедурасы башлана.

«РОСНАНО» тагын 4 миллиард сум чыгым сарыф итеп, поликристаллы кремний җитештерергә дә маташып карый. Анысы да омтылыш кына булып кала. Ә акчалары офшор аша читкә чыгарыла. Гомумән, «РОСНАНО»ның алдынгы һәм даһи идеяләрен тормышка ашыру барышында тотылган акчаларның өчтән бере чит ил фондларына һәм оешмаларына күчерелгән икән. ДәүДума депутаты, бюджет һәм салымнар буенча Комитет әгъзасы Оксана Дмитриева белдерүенчә, офшор аша чит илдәге оешмага, имеш аның ниндидер интеллектуаль байлыгы бар дип, «РОСНАНО» зур акчалар күчерә. Ә чынлыкта ул оешманың бернинди интеллектуаль байлыгы булмый. Әлеге афералар буенча Оксана Дмитриева инде 2014нче елда ук, хисап палатасы тикшерүе 47 миллиард сумнан артык акчаның офшор аша читкә киткәнлеген ачыклагач, Генераль Прокуратурадан җинаять эше кузгатуны таләп итә. Әмма, ни хикмәттер, Анатолий Чубайска җил-яңгыр тими кала. Ул гына да түгел, корпорациянең уйдырма проектлары, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман, бер-бер артлы туып, акчаларны туздырып кына тора. Томск өлкәсендә «акыллы йорт» проекты да миллионлаган сумнарны «йота». Тик өлкәдә көтелгәнчә, иске күп катлы йортлар гына төзекләндерелми, «акыллы»га әйләнми. Аның каравы, Чубайсның Мәскәү астындагы үзенең йорты хан сараена әверелә.

Шуны да искәртергә кирәк, ниндидер гадәттән тыш көчле иммунитетка ия булган Анатолий Чубайсны санап үтелгән «батырлыклары» өчен Русия җитәкчелеге тәнкыйтьләмәү, тикшерү органнары җавапка тартмау гына түгел, илнең мөһим тармакларында җитәкчелек итүче башка шактый эре эшмәкәрләрне Европа, АКШ санкцияле исемлеккә керткәндә дә, «РОСНАНО» башлыгын теләсә кайсы илдә кочак җәеп каршы алалар. Чубайс белән хосусыйлаштыру вакытларыннан яхшы таныш булган ДәүДума депутаты Сергей Лисовский сүзләренә караганда, аны чит ил партнерлары яклый һәм саклый.

– Әллә нинди зур заводларның таркатылып, кием-салым базарына әйләнгәнен күрергә туры килде. Чубайс корган вазгыять буенча хосусыйлаштыру чорында барлык җитештерү объектлары җимерелде. Ә ул җитәкләгән министрлыкның офисында америкадан консультантлар утыра иде. Алар беренче чиратта безнең хәрби-сәнәгать комплексын таркатырга тырыштылар, – дип искә ала Сергей Лисовский.

«РОСНАНО»ның муеннан бурычка батуы һәм дефолт алдында торуы мәгълүм булганнан соң, Анатолий Чубайс киң җәмәгатьчелек алдында чыгышлар ясамый башлады. Әмма ул үзе дистә ел дәвамында «РОСНАНО» башында торып, бик дөрес җитәкчелек итүен ассызыклый. Корпорация башлыгы буларак соңгы эш көнендә ул болай дип белдерде:

– Башкарган эшләребезгә карарга безгә оят түгел. Йөкләнгән миссияне намус белән үтәдек!

Әйе, Анатолий Чубайсның һәр алынган эшен ахыргача, кем әйтмешли, җиренә җиткереп башкаруын аңладык, белдек инде. Нәрсәгә, кайсы тармакка тотынса, шул таркала, җимерелә. Инде менә тарихта беренче тапкыр шундый хәл – дәүләт корпорациясе булган «РОСНАНО» да дефолт алдында. Ләкин Чубайска андый миссияләрне кем йөкләве һәм нигә һаман аның эшчәнлегенә карата ил җитәкчелеге һәм тикшерү органнары тарафыннан җитди сорау тумавы гына аңлашылмый. Әллә инде «карга күзен карга чукымый» дигән гыйбарәнең ачык чагылышымы ул?..

Интернет чыганакларына таянып, Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии