«Картайгач, нинди булыр?..»

«Картайгач, нинди булыр?..»

Нинди генә хәлләргә тарырга туры килми, кайчакта, аптыраудан, авыз ачык килеш кала, туктамыйча көлгән чаклар да бар. Ә менә бу сорау мине озак кына уйланып йөрергә мәҗбүр итте.

Өлкәннәр көне. Һава торышы миһербанлы булды: бик үк җылы да, салкын да түгел, кояш чыкты, кичтән туктамый яварга охшаган яңгыр да иртәнгегә тынган иде. Өлкәннәр салмак кына Халык иҗаты йорты тарафына атлый. Анда аларны «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашу, кайнар чәй, концерт көтә. Күптән күрешмәгән хезмәттәшләр, танышлар да очрарга мөмкин. Кыскасы, бар да яхшы, бар да канәгать.

Араларында парлылар да бар. Әнә шундыйларның берсе: бабай гәүдә төзлеген югалтмаган әле, адымнары да нык, әбигә караганда җитезрәк. Әби исә бабайдан бер-ике адымга калышып атлый. Халык җыелып торган бинага якынлашкач, ул бөкрәя төшкән гәүдәсен турайтырга тырышты. Тик гәүдәнең хуҗасын тыңлыйсы килмәде: әби кабат бөкрәергә мәҗбүр булды. Аларны читтән минем кебек күзәтеп тормаган кеше моңа игътибар итмәде, билгеле. «Хәерле көн. Бәйрәм белән!» – дип, картларны сәламлим. Ә эчне корт кимерә: бер түбә астында, бер үк шартларда яшәгән ике кешегә картлык чалымнары төрлечә салынган. Минем уйларымны укыган кебек, янымда басып торган оператор егет: «Картайгач, минем хатын да шушы әби кебек булыр микән?» – дип куйды. Аның хатынын күреп белгәнгә: «Ул матур әби булыр, – дидем дә: – әгәр сакласаң», – дип өстәдем. Тынлык урнашты.

Бераздан, өлкәннәргә ияреп, Халык иҗаты йорты фойесына кердек. Монда бәйрәм аурасы. Һәркемнең бәйрәмчә киенеп килергә тырышканы күренеп тора. Араларында яшьрәк пенсионерлар да күренә. Өлкәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйлана-сыйлана, тәмен белеп кенә чәй эчә. Операторның үз кайгысы: «Минем хатын да шушы әбиләр кебек булырмы икән?» – дип берничә тапкыр кабатлагач, аңа каршы: «Әллә син утыз яшеңдә калырмын дип уйлыйсыңмы? Әбиләр арасындагы бабайларны күрмисеңме әллә?» – дим. «Бабайлар алай ук ямьсез түгел. Бик картлары гына бөкрәйгән», – ди бу. Чыннан да, яшьтән чыгып фикер йөрткәндә, чыннан да, әбиләребез картрак күренә түгелме соң? Шулай да бирешәсе килми (үземнең дә әби буласы бар ич): «Тормыш арбасын ялгызы тарткан, балалар үстергән йә ире гомер буе көнләшеп җанын ашаган, авыр физик хезмәттә эшләгән хатыннар иртә картая. Хатын-кыз наз ярата. Картлыгыңда убырлы карчык белән яшисең килмәсә, хатыныңны сакла», – дим. Бераз тын торганнан соң, хезмәттәшем тагын телгә килә: «Әлегә кадәр игътибар иткәнем булмаган: яшьләр генә түгел, әбиләр дә чалбар кияргә ярата икән. Күлмәк кигән апалар матуррак күренә. Бабайларга кара әле: барысы да костюм-чалбардан». Монысында ул хаклы. Ап-ак шәльяулыклы, ачык төстәге матур күлмәкле татар әбиләре бәйрәмнең бизәге булып, башкалардан аерылып тора. Башка милләт кешесеннән татар әбиләренең зәвык белән киенүе турында җылы сүз ишетү рәхәт булды.

Бу язмам белән берәүне дә рәнҗетергә теләмим. Гомумән, кием, киенү рәвеше турында моңарчы да язганым булды һәм һәрвакытта да диярлек үз адресыма тәнкыйть һәм мыскыллы сүзләр ишеттем. Юк, аларның берсенә дә ачуланмыйм һәм үпкәләмим. Һәркемнең үз теләге, ирке һәм зәвыгы. Мода турында да онытырга ярамый. Тик шуны истән чыгармасак иде: күңел ничек кенә яшь калырга теләсә дә, кеше үзенә бирелгән кадерле гомеренең барлык чорларын да кичерә, Аллаһ язган булса, картлык та килә. Һәм һәр чорның үз үзенчәлеге һәм матурлыгы бар. Аны кабул итеп, яраклашып яшәргә туры килә. Бу яктан безнең авыл әбиләренә тиңнәр юктыр.

Үткәннәргә үкенмичә, булганына риза булып яшик. Гаиләләр нык, балаларыбыз тәүфыйклы, өлкәннәребез кадер-хөрмәттә булсын дигән теләк белән,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии