Прохоровны сайлап ялгыштым

Прохоровны сайлап ялгыштым

Эшмәкәр, Президентына кандидат булган Михаил Мәскәүдә үткән «Гражданская платформа» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда киләчәктә милли республикаларны бетерү турындагы тәкъдим белән чыкты. Ул моның өчен Конституциясен үзгәртергә тәкъдим итте.

Прохоров фикеренчә, илнең территориаль яктан дөрес бүленмәве XX гасырда ике дәүләтнең: Русия империясенең һәм Советлар берлегенең юкка чыгуына китергән. Бүген дә ул бу бүленешне, икътисади үсеш ягыннан килеп караганда, нәтиҗәле түгел дип саный. «Гражданская платформа» фиркасен төзүче, административ чикләрнең хәзерге хәле хакимиятнең коррупция системасын саклаячак, ди.

Прохоров корылтайда алга таба үзенең сәясәт белән генә шөгыльләнергә җыенуын белдерде. Аның фиркасе федераль ватандашлар комитеты төзи – бу әле яңа гына оппозиция көчләре төзегән координация шурасына көндәш һәм шул ук вакытта министрлар кабинетына параллель оешма да булырга мөмкин.

Әлеге хәбәрне ишетүгә, Кремльнең уйнаштан тудырылган бу малае ни сөйләгәнен ишетми башлаганмы, әллә саташамы, дип әйтеп куйдым. Һәм киләчәктә: «Кайчандыр минем ата-бабалар татар дип аталган телдә сөйләшкән», – дип, үз милләте тарихын китаплардан гына укып белә торган кавем яшәүче губерняны, анда яшәүче нәсел дәвамчыларымны күз алдына китердем. Юкса, мин узган сайлауларда катнашып, тавышымны шушы бәндә өчен биргән идем. Хакимият фиркасе оялмыйча, күзгә карап тавышларны үзенеке итсә, Прохоров дигәннәре мине хәйлә белән алдады. Ә мин, юләр, аны демократ, акыллы оппозиция вәкиле дип уйладым. Юкса, гел шыңгырдап зарланып торучы, оппозиция «штатында» мәңге эшләп көн күрүче коммунистлардан, оппозиция булып кыланучы Жириновский компанияләреннән, «Гадел Русия»леләрдән, тагын әллә кемнәрдән туеп беткән идем инде. Монда уйламаганда гына килеп чыкты бит бер эшмәкәр. Кремльнең чираттагы технологиясе баласы икәнен белсәм дә, Кремль аны сайлап ялгышкан, бу бәйдән ычкынды, дип уйлаган идем шул. Нишлисең, илебез тоташ театрдан торганга, сайлаттыру, идарә ителә торган демократия уенын демократия дип тәкъдим итүче пропаганда машинасы корбаны булудан мин дә азат түгел. Инде менә алдагы сайлауларга бара калсам (хәзер инде рәтле-башлы кандидатлар булмаса, барып та тормам дип уйлыйм), үзем сайлый торган кешене иләк аша үткәрәчәкмен. Сезгә дә игътибарлы булырга киңәш итәм, хөрмәтле укучым. Безне алдыйлар… чын оппозиция әле юк, яисә туып кына килә. Әлегә ялган көндәшләр ярдәмендә, идарә ителә торган демократиядә катнашырга гына мәҗбүр итәләр. Русиядә сүз иреге кысыла, демократия юк, дип тәкрарлаучы чит илләрнең, хокук яклаучыларның авызын томалау өчен яхшы спектакльләр уйнала. Һәм бу олы театрда тамашачы да, актерлар да без үзебез. Бик теләп уйныйбыз, бик теләп алданабыз. Еллар үтеп, картаеп, илебезне ышанычлы кулларга бүләк итеп калдырырга теләсә, минемчә, Прохоров дигән зат, ышанычлылар исемлегендә алгы сафларда торучы адәм, дип уйлыйм мин. Моның өчен аның бар сыйфатлары да туры килә. Демократик дип саналган сайлаулар тамашасында катнашып алып, сайлауларда тавышларның урлануын таныган демократик кандидат Прохоров 6–7 майда мәйданга чыккан үз сайлаучыларын омон дөмбәсләгәндә идән асты ярыгына посты. Бүген дә оппозиция вәкилләрен берәм-берәм зинданнарга утыртып ятканда аның сүзе ишетелми. Хәер, өстәге хәбәрдән аңлашылганча, ул бүгенге оппозициягә көндәш булачагын яшерми дә… Шул ук вакытта һәр өйдә берничә данәдә эшләп утыручы зомби-тартма – телевизорлар аша үзенең һаман да бәйсез сәясәтче икәнен иҗат итә. Сүз дә юк, шәп актер. Әнә бит, Мәскәү Кремле башлаган эшне ахырына җиткермәкче – Жириновский хыялын тормышка ашырмакчы. Бүген болай да бар кануннар илдә бер тел, бер милләт калдыру максатын күздә тотып уйлап табыла. Прохоров идеясе чынга ашса, канун өстенә канун кабул итеп, бәхәсләшеп торасы юк, конституцияне үзгәртәсе дә, шалт итеп Русия бүгеннән күп милләтле түгел, дип нокта гына куясы калды. Ә бу әлегә беркемнең кодрәтеннән килми. Менә Прохоров булдырачак. Тиздән ул чын «оппозиция» булып үсеп җитәчәк, һәм тарафыннан СССРны таркатып Горбачевтан тартып алынган, аннан Путинга бүләк ителгән, Путиннан вакытлыча Медведевка биреп торылган Русиягә дә ия булырга мөмкин. Үзе хәйләкәр, үзе оста, үзе бай… Менә ул бу яктан чын кандидат.

Кызганыч, миңа бик күңелсез була башлады Русиядә. Яшәгән саен күңелсезләнәм. Пессимист та түгел инде үзем.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Прохоровны сайлап ялгыштым , 4.8 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии