- 30.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №35 (31 август)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Безнең гәҗит»нең 28нче санында (12 июль, 2017) көрәштәшләрем Нәсимә Галиәхмәтованың (Башкортстан) гәҗиткә языла алмавы һәм Хәниф Гыйльмуллинның (Минзәлә) почтальонның вакытында китермәвенә борчылып язган хатлары басылган иде. Көрәштәшләрем дим, беренчедән, бу гәҗитне рухы белән көрәшче, үз фикере булган кешеләр укый. Икенчедән, 2012нче елда Чаллы шәһәре эчендә яшәү урыныбызны үзгәрткәч, мин дә Хәниф әфәнде хәлендә калдым. Әүвәл яшәгән җиребездә 27нче элемтә бүлекчәсе тел-теш тидермәслек итеп эшли иде. Шәһәрнең иске өлешенә, главпочтамт үзе хезмәт күрсәтә торган адреста почта атнага бер килә башлады. Элемтә бүлегендә шул турыда сөйләшеп торганда бер ханым: «Безгә почта күптән инде атнага бер генә килә, аптырамагыз», – дип куйды.
– Сездә шулайдыр, миңа көн саен киләчәк, – дидем.
Айга якын, кайсы көнне чыккан матбугат ничәсендә килгәнен теркәп бардым да элемтә министры Роман Шәйхетдиновка электрон адрес буенча хат җибәрдем, күчермәсен «Безнең гәҗит»кә юлладым. Өч көн үтте микән, почта бүлекчәсе җитәкчесе үзенең урынбасары белән бергә өемә килде. Аңлаштык. Почтальоныбыз Нәсибә ханым белән танышып, телефон номерыбызны алыштык. Почта көне-көнгә килә башлады. Узган ел ул чираттагы ялга киткәч, өстәмә эш итеп, безнең йортны башка почтальонга билгеләгәннәр иде. Чәршәмбе көнге «Безнең гәҗит», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Чаллы» килмәгәч, пәнҗешәмбедә шалтыратып, вакытлыча почтальоныбыз белән сөйләштем. Ул чәршәмбе матбугатын җомга көнге калын «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Чаллы» белән бергә китерергә ниятләп тора икән. Тавышымны күтәрмичә генә, үземнең матбугатка йомырка төрергә дип түгел, ә көндәлек хәлләр белән танышып барырга дип язылуымны аңлаттым да:
– Бер юлга язмача шикаять итмим, бүген кичәге почтаны китерәсез, ә башка вакытта көннекен-көнгә көтәм. Нәсибә ханым шулай эшли, – дидем.
Безгә хезмәт күрсәтергә тиешле эреле-ваклы түрәләргә, йомышчыларына телдән мөрәҗәгать итәбез дә, алар аны шунда ук оныталар. Йөрүебезнең файдасы булсын дисәк, ике нөсхәдә язмача гариза белән барырга кирәк: берсен сәркатиптә яки канцеляриядә калдырабыз, икенчесенә, үтенечнең теркәлү санын яздырабыз. Тыныч кына эш йөртәсез, бәхәсләшмисез, йөрәгегезне бозмыйсыз. Тиешле вакыт эчендә сезгә җавап бирәчәкләр (җавапны конверты белән бергә саклыйсыз).
Нәсимә ханымга үзләренең шәһәр почтамтына шундый гариза белән мөрәҗәгать итәргә (хат белән юлласагыз да ярый), шунда ук «копиясе Башкортстан элемтә министрына» дип тә язарга һәм аңа да җибәрергә кирәк. Язылган акчаларыбызның күп өлеше аларга килә бит. Ышаныгыз, файдасы тиячәк. Миңа бу акылны узган гасырның 1973-1975нче еллары арасында, туган ягым Кама Тамагы районы «Кызыл байрак» гәҗитендә хатлар бүлегендә практика үткәндә бер гади рус бабае бирде. Иртәнге сәгать 9да кулына йомыш-зар язылган хат (поселок көнкүреше өчен әһәмиятле булгандыр инде) тотып керә. Безнең мөхәррир исеменә аталган үзе. Икенче юлындагы «Копия в газету «Правда» дигән юллары әле дә күз алдымда тора. Бөтен эшне ташлап, 3 көн дигәндә мәсьәләне хәл итеп, «Редакциягә хат килде» сәхифәсендә бастырып чыгарасың. 3 җәй шулай биетте ул мине, әмма партия райкомыннан, «Правда»дан хат килде, дигән хәбәр булмады. Авыр туфрагы җиңел булсын, университет бирмәгән сабакны бирде миңа ул карт. 90нчы елларда «Копиясе Ельцинга, копиясе Шәймиевкә һ.б.,» – дип, күчергеч кәгазь аша машинкада ике генә экземпляр басып, Казан һәм Чаллы чиновникларына күп хатлар язылды. Ельцинга хат киткән-китмәгәнне тикшереп утыра алмыйлар бит. Ә хәзер компьютер һәм принтер заманы, өйдән чыгып йөрисе дә юк.
Ә Хәниф әфәнде Гыйльмуллинга аерым әйтер сүзем бар. 90нчы елларда Балтыйк буе халыкларының үз телләрендә чыккан гәҗит-журналларны һәр гаилә әгъзасына берәр нөсхә яздырулары турында ишеткән идем. Безгә дә шундый көннәр килде. Мөстәкыйль һәм кыю фикерле мөхәррире, журналистлары булган гәҗитне сакларга кирәк. Саклау өчен – күпләп язылырга һәм язышып, халык сулышын җиткезеп торырга. Дәүләттән дотация алып яткан гәҗитләрнең соңгы битләрен карагыз әле: «Редакциянең рәсми оешмаларда юллаучы булып йөрү мөмкинлеге юк», – дип язып куелган. Ә үз көнен үзе күреп яшәүче «Безнең гәҗит» редакциясе журналистлары авыллардан кайтып керми. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә укучылар еллар буе йөреп хәл итә алмаган сорауларга җавап таба. 2011нче елда Чаллының 29нчы татар гимназиясен саклап кала алуда төп терәгебез дә «Безнең гәҗит» булды, мәсәлән.
Шуңа күрә, Хәниф әфәнде, иртәгә үк хатыгызда язылган фактларны теркәп, татар телендә язмача гариза белән район почтамтына барыгыз, теркәтегез һәм гәҗитне вакытында ала алмаучы танышларыгызга да әйтегез. Үзегезнең хәләл акчага язылган гәҗитне дә юллап алмаска?!
Гәҗиттәшләргә өстәп шуны әйтәсе килә. Үзебез язылмау турында сүз дә булу мөмкин түгел инде. Авыллардан, бакча-дачалардан утрак тормышка – өйләренә әйләнеп кайтучы әти-әни, әби-бабай, дус-туган, элеккеге укытучыларны, күршеләрне 1нче сентябрьдән «Безнең гәҗит»кә яздырып сөендерегез әле. Бер кап кәнфит бәясе, ә 4 ай буена сездән сәлам булып килеп торачак. Бәлки, ошап китсә, үзләре дә язылыр.
Шәхсән үзем, дустым Рәсимәнең Чирмешән районы Бәркәтә авылында яшәүче әнисе Рәхилә апаны беренче августтан «Безнең гәҗит»не дә укытып шатландырырга булдым әле. Ул авылда да почтальонга кытлык икәнен беләм. Чөнки хезмәт хаклары бик түбән. Шуңа күрә, мөхтәрәм пенсиядәге укытучыга бүләгемне вакытында ирештерүне үз күзәтүенә алуны сорап, Чирмешән райпочтамты җитәкчесенә, квитанция күчермәсе белән, хат та юллыйм.
Тәҗрибә уртаклашуымның файдасын күрегез, милләттәшләр.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии