- 29.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Безнең гәҗит нең 23 ноябрь санында «Интернет күзәтү кемгә кирәк?» дигән язма басылган иде. Автор әйтергә теләгән фикер – интернетны югарылар тарафыннан контрольгә алу һәм халыкның моңа каршы булуы, дип аңладым. Бу тема буенча үземнең фикеремне җиткерәсем килә.
Интернетта, башка мәгълүмат чараларында кебек үк, цензура барлыкка килү һәм моны законлаштыру бер безнең илдә генә күзәтелми. (Русиядә, Сталин вафатыннан соң цензура бөтенләй бетерелде, диләр. Әмма бу формаль рәвештә генә. Чөнки кайсы гына газетага түрәнең күңеленә ярамый торган сүзләр язылган материалыңны тотып барма, аны кире боралар. Чөнки һәр редактор үзенең кәнәфие өчен калтырап тора, һәрберсе иртәгә нәрсә ашавы турында уйлый. Ә тәмле ашау һәм матур киенү теләге безгә табигатьтән бирелгән. Димәк, газета, телевидениедә «яшерен цензура» булган, бар һәм булачак та.) Интернетны күзәтү астына алган илләргә Кытай, Төньяк Корея, Сирия, Үзбәкстан, Куба, Вьетнам һ.б.ларны кертергә мөмкин. Иң көчле цензура Кытайда. Кытайлылар бу өлкәдә безнең илдәге кебек, сәяси вакыйгаларга караган мәгълүматларны, халык фикерен яктырткан сайтларны «иләк» аша үткәрә, яисә бөтенләй ябып та куя! Тибет һәм Тайваньның бәйсезлеге, кеше хокуклары, оппозицион сәяси хәрәкәтләр, һәм хәтта кайбер дөньядагы мәгълүматны Кытай халкына җиткерергә мөмкин булган ВВС кебек телеканал да күзәтү астында икән. Ничек кенә көлке тоелмасын, әмма Кытайда бөтен дөньяда актив рәвештә кулланыла торган Google кебек эзләтү сайтлары да халык өчен кулланырга ярамаганнар исемлегендә торган. Бары 2006 елда, әлеге компаниянең җитәкчеләре кытайлылар белән озак сөйләшүләр алып барганнан соң гына, тегеләре Google ны үз ил территориясендә кулланырга рөхсәт бирә. Анда да Google компаниясе эшчеләре сайтның үз цензура иләген булдыру шарты белән генә. Әмма кытайлылар интернетны тикшерү астына алып кына калмый, ә үз телләре, милләтләре өчен зур эш тә башкара. Кытай галимнәре, интернетта, үз телләрендә булган, кытай телен үстерергә ярдәм иткән һәм әлеге ил эчендә генә эшләүче интернет-челтәр булдырган. Ә безнең республикада болай да бармак белән генә санарлык татар сайтларын тагын «или» дә башласалар, татар интернеты туарга да өлгермичә үләчәк кенә.
Кытайдан кала, дөнья пәрәвезенә керү мөмкинлекләре чикләнгән башка илләр дә шактый. Мисал өчен, Кубада интернетка керер өчен, махсус рөхсәт алырга кирәк. Ул рөхсәттән башка челтәргә керү җинаятькә тиң. Үзбәкстанда тыелган ислам оешмалары сайтлары аеруча да сак астына алынган. Әмма бу һәр сайтны кеше тикшереп, карап утыра дигән сүз түгел. Интернеттагы мәгълүматны фильтрлау өчен, махсус программалар кулланалар. Төньяк Кореяда яшәүчеләрнең бары берничә меңе генә интернет куллану мөмкинлегенә ия. Тик ул интернет та күзәтү астына алынган. Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә бары порнографик характерда булган сайтларга керү тыелган.
Ил башлыклары халык турында уйлаган илләрдә хәлләр ничегрәк соң? Гомер-гомергә Русияне АКШ белән чагыштырып карадылар. АКШта интернет-челтәр шулай ук күзәтү астына алынган. Әмма бу цензура бары мәктәпләрдә, электрон китапханәләрдә генә гамәлгә кертелгән. Бөекбританиядә балалар порнографиясе урнаштырылган сайтлар эзәрлекләнә.
Декабрь башында Русиядә дә дөнья челтәрен күзәтү астына алачаклар. Интернет челтәрен дию гомуми яңгырый. Беренче чиратта, интернет вариантта чыгып килүче массакүләм мәгълүмат чараларын «иләячәкләр». Әлеге сайтларда урнаштырылган бөтен язмалар, фотосурәтләр, видео язмалар – барысы да энә күзеннән үткәреләчәк, имеш. Интернет массакүләм мәгълүмат чараларын контрольдә тоту өчен дәүләт тарафыннан 4,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Интернетны күзәтү астына алу турында хәзер генә шаулаша башладылар әле. Бактың исә, без инде күптән, 90нчы еллар башыннан бирле «пыяла» астында икәнбез бит. Закон буенча, һәр телефон компаниясе СОРМ-1 дигән җайланма урнаштырырга тиеш. Шуның ярдәмендә, кирәк вакытта безнең сөйләшүләребезне, SMSларыбызны тыңлау һәм уку мөмкинлеге бар. Интернет-сайтлар өчен СОРМ-3 җайланмалары кулланалар. Хокук саклау органнары, моның ярдәмендә кешенең нинди сайтка кереп каравын, үзенә ниләр алганын, кем белән аралашканын белә ала. Урыслар әйтмешли, «мы все под колпачком!».
Интернетны «авызлыклау»га мин һич кенә дә каршы килмим. Әмма бу Төньяк Корея яисә Кытайдагы кебек түгел, ә мисал өчен, Америкадагы кебек булса иде. Бездә халык болай да авыз ачып сүз әйтергә курка. Интернет бүген халыкның фикерен җиткерергә мөмкин булган бердәнбер мәйдан иде. Ил башлыклары дөнья пәрәвезен өйрәнә башлагач, ул мәйданны да «үз канатлары» астына алырга җыеналар. Без шулай куркып, авызга су кабып яшәгәч, безнең балаларыбыз нинди илдә яшәр икән?
P.S. Закон тарафыннан интернет әлегә күзәтү астында булмаса да, танышларым белән соңгы ике айда булган берничә мисал.
Иптәш кызымның улы КФУның журналистика факультетында укый. Октябрь ахырында, университетлар кушылу сәбәпле, әлеге факультет студентларын КФУ территориясеннән читкә, башка бинага күчергәннәр. Студентлар моның турыда «Вконтакте» сайтында бик актив бәхәсләр алып барганнар. Күрәсең, үзәктә урнашкан, өйрәнгән биналарыннан китәселәре килмәгәндер инде. Икенче көнне болар язышып утырган сайт битләрен тыеп куйганнар. Гәрчә, закон тарафыннан экстремистик материаллар булган сайтларны гына ябарга мөмкин булса да. Анысы да әле экспертлар тарафыннан тикшеренүләр үткәч кенә.
Икенче мисал. Абыем белән бергә яшь кенә егет эшли. Бик башлы, акыллы егет. Кая гына бармасын, бөтен җирдә танышлары бар моның. Менә шул егет, йөри торган кызын контрольдә тота. Ничек итеп дисезме? Аның хокук саклау органнарында якын дусты эшли. Менә шуның аркылы, сөйгән кызының кем белән сөйләшүен, кемгә SMSлар язуын, нинди социаль челтәрләрдә утыруын – барысын да тикшереп тора. Монда хокук саклау органнарында эшләүче үзенең эш урыныннан файдаланса, абыемның хезмәттәше кешенең шәхси тормышына кысыла булып чыга бит инде! Җинаять дими, моны тагын нинди сүз белән аңлатырга мөмкин.
Сәлимә ЗАРИФ.
Интернет күзәтү югарыдагыларга кирәк! ,

Комментарии