Киткән поездны куып җитәрбезме?

Быелгы вакыйгалар татар халкының «Татар акылы төштән соң керә» әйтеменә бик туры килә. Тик бу әйтем халыкка түгел, ә «ак сөякле» түрәләргә кагыла. Халык ни эшли ала, ул – эш аты, аны аңлы-гадел элита җитәкләп алып барырга тиеш. Бу бөтен җирдә шулай.

Татар милләте, шул исәптән Русия дигән илдә урыс булмаган бөтен милләтләр дә диеп аңларга кирәк, бетүгә китереп терәлде. Безнеңчә итеп әйткәндә, маңкортлаштырыла – туган милләтен, телен, кешелек сыйфатын белмәүче, хуҗасын гына тыңлаучы җанлы роботка әверелдерелә.

Русия Президентының Йошкар-Оладагы чыгышында, мәктәпләрдә милли телләрне факультатив рәвешендә генә укытырга кирәк, көчләп түгел, дигәннән соң урыслаштыру сәясәте яңадан көчәеп китте. Факультатив дәрес ул теләсә бара, теләсә юк, дигәнне аңлата. Балалар башка дәресләргә дә бик теләп бармаслар иде әле – мәҗбүриләп йөртмәсәләр. 1965нче елларда татар мәктәпләре ябылып беткәч, бер буын татарча укый-яза алмый торган булган иде инде. Хәзер яңадан кабатларга тырышалар. Безнең эшчән, булдыклы, башка милләтләргә карата йомшак холкыбызны шул чаклы күрә алмыйлар инде. Халкыбыз, ТИҮ тырышлыгы белән 1990нчы елларда яулап алган мөстәкыйльлегебезне әкренләп биреп бетергән идек, инде телебезгә килеп җиттеләр. Тел бетсә, татар дигән халык та бетәчәк, бу – аксиома.

Мәктәптә зоология дәресе бара икән. Укытучы кеше скелетын күргәзмә әсбап итеп күрсәтеп аңлатканда, бер шаян укучы сорап куя: «Бу кем булды икән?» Яңа гына авылдан шәһәргә күчеп кигән гаиләнең тормышка яраклашкан татар малае җавап бирә: «Билгеле инде кем икәне – авылның 1950нче елларда яшәгән колхозчысы. Үзе шәрә калса калган, хөкүмәткә итен, йомыркасын, маен, йонын биреп бетергән». Икенчесе, шәһәрдә чын татар гаиләсендә тәрбияләнүчесе төрттереп куя: «Милли җаны да алынган хәзерге чор татары бу».

Татарстан Милли банкыннан башлап, бөтенесен бетерттеләр, үзебезнең «аксөякләр»ебез тарафыннан, үз мәнфәгатьләрен яклау бәрабәренә. ТИҮ активистлары тарафыннан күптән түгәрәк өстәлләргә җыеп, митинглар оештырып, төрле оешмаларга хатлар юллап, бу хәлләрне буласын кисәтеп йөрүләрен санга сукмыйча, вакытында чараларын кулланмыйча, Дәүләт Советының 11 депутаты соңгы чиктә чаң сугып кына шартнамә хакында теләнеп, мөрәҗәгать кабул иткән булдылар. Татар конгрессының корылтае вакытында күтәргән ул мәсьәләне йомдылар. Ә бит бөтен татар вәкилләре тарафыннан таләп итәргә бик була иде.

Үткән атнада 60 язучының телне яклау мөрәҗәгатеннән соң, Язучылар берлеге дә кичә үзенең сүзен әйтергә булды. Өстән кушкангамы яки үзләре белепме?! Соң, сез моңарчы кайда идегез? Телеңне, дәүләтчелегеңне бетерүләре күптән бара бит. Телең булмагач, тарихыңны, әдәбиятыңны укучы булмаганда сез кемгә кирәк? Теге пункты, теге статьясы конституциягә каршы килә дип утырганчы, милли мәгариф системасын кире кайтаруны конституция нигезендә катгый таләп итәсе иде. Ярар инде, бер дә булмаганчы, шушы мөрәҗәгатькә канәгать булыйк, соң булса да, бәлкем, ярап куяр. Әнә премьер-министрыбыз Песошин, инде Яңа елдан рус теле дәресләре арттырылачак, дигән карар кабул итте, тик кайсы фәннәр хисабына икәнен генә әйтеп бетермәде…

Бу дөньяга килгәнбез икән, матди байлык туплау өчен генә яшәмичә, җан азыгыбызны булдыру чарасын да кайгыртып яшәсәк иде.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии