- 29.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бу атнада сөендем әле мин. Тормыш шартларыбыз яхшырган икән бит. Премьер-министр Дмитрий Медведев шулай ди. Магаданда сөйләде ул бу хакта. Аның дәлилләре дә бар: соңгы 5 елда без, ягъни Русиядә яшәвебез белән бәхетле булган халык, балыкны 2 килога күбрәк ашый башлаганбыз. Медведевның балачагы балыксыз үткәнен исәпкә алганда, бу – бик зур казаныш. Ленинградта үскәндә ул туйганчы балык ашый алмаган икән бит. Хәер, Медведев фикеренчә, ул чакта диңгез продуктларын куллану гадәте дә юк иде…
Мин дә балачагымны исемә төшердем. Тик 60нчы, 70нче еллар балалары да җитмәүчелекнең кырыен бераз гына кимерде. Балык ашаганымны хәтерләмим. Ә менә Яңа ел алдыннан елга бер тапкыр мандарин эләккәне исемдә. Аның кабыгына кадәр ташламый идек…
Дмитрий Анатольевич Совет мәктәбендә тарих укыганын оныткан, ахры. Ул чорда СССРдагы җитештерүне, тормышны 1913нче ел белән чагыштыралар иде. Ул тормыш-яшәү шартларының күпмегә яхшыруын чамалау өчен, шул 1913нче елда кешенең күпме балык ашаганын да белешкән булса, нәтиҗә тагын да эффектлырак булыр иде. Ничек алга киткәнбез, дип шаклар катып, тел шартлатыр идек.
Балык дигәннән, СССР балыксыз яшәмәде бит ул. Хәтеремдә, кибеттән алып чебиләргә ашата идек аны, чебешләр нык булып үсәләр… Колхозда дуңгызларга тонналап кайтарып аударалар иде. Дмитрий Анатольевич, сез китергән мәгълүматка шигемне белдереп, бәхәсләшәсем килеп китте: бәлкем, хәзер дуңгызларга ашатмау хисабына кеше күбрәк ашый башлагандыр балыкны. Бүген чебиләргә дә, дуңгызга да балык ашатмыйлар. Алтын бәһасенә төшәләр чөнки. Ә теге заманда дуңгызлар гына түгел, кеше дә ашады ул балыкны. Дуңгыз авызыннан өзеп, урлап ашадылар… Ашханәләрдә дә атнага ике көн «рыбный день» була иде. Моның максаты иткә экономияме, әллә балыкның файдалы булуы өченгәме, хәтерләмим инде. Димәк, балыкны кая куярга белмәгәннәр… Дөрес, ул минтай иде, әмма мин әле дә яратам аны, җиренә җиткереп пешерсәләр…
Кыскасы, 2 кило балык – кешенең яхшы яши башлавына менә дигән дәлил. Бәхәссез дәлил.
Әле шушы балыкка өстәп, һәр русияленең узган ел 75,5 кило ит тә ашаганын әйтсәк… Авыл хуҗалыгы министрлыгына ышансаң, бу медицина нормасыннан ярты килога күбрәк тә икән әле. Русияле симерми, кем симерсен?! Аны ел дәвамында 83 литр спиртлы эчемлек белән кабып куйганын да әйтсәк…
Дөрес, кемдер күбрәк, кемдер азрак ашый-эчә анысы. Күренгәнчә, ачлыктан, сусаудан тилмерми бүген русияле. Әмма минем ил башлыклары авызыннан халыкның тормыш-яшәү дәрәҗәсе үсүнең башка дәлилләрен дә ишетәсем килә. Әйтик, шул тамагын туйдырыр өчен ул күпме эшли, ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга вакыты, җае каламы? Уртача хезмәт хакы күпме? Әмма уртачаны билгеләгәндә, миллионнар алучы түрәнекен дә, гади хезмәткәрнекен дә бергә бутап, урталай бүләсе түгел, социаль катламнар буенча аерым-аерым билгелисе. Гаиләсен туйдырыр өчен алсыз-ялсыз икешәр эштә бил бөгүчеләрне дә исәпкә аласы… Бездәге балаларга түләнәсе пособиеләрне, пенсияләрне чит илләрдәгеләр белән чагыштырып карыйсы, хезмәт хакыма мин Русиядә күпме әйбер сатып ала алам, ә чит илдәге хезмәткәр үз уртача хезмәт хакына ни ала?.. Менә шушы сорауларга анык тәфсилле җаваплар булса, мин Сезгә ышанам, иптәш Премьер-министр. Мин балык яратам, аны 2 килога гына артык ашамыйм, тик бу минем тормыш итү дәрәҗәсен аныкламый.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
2 кило балык,

Комментарии