Милләтпәрвәрләребезгә изгелектә булыйк!

Милләтпәрвәрләребезгә изгелектә булыйк!

Элеккеге Совет дәүләте чорында һәм аңарчы да безнең татар халкыбыз хакында күп мәгълүмат бирелде, ә мәктәпләрдә төрле формаларда тасвирлап, күбесенчә дөреслекне яшереп укытканнар икән.

Без үзебез турында тарихтан күп нәрсәне белмибез икән ләбаса. Никадәр милләттәшләребезне югалтканбыз һәм югалтып барабыз, кайсысы байлыкка кызыгып, кайберләре дәрәҗә өчен, ә кайберсе пропаганда чарасына бирелеп, үзе дә аңламыйча, манкортлаша. Соңгы сан алу да шуны күрсәтә. Без – татар халкыбыз Русия Федерациясендә 240 меңгә кимегәнбез, ә калганының да әле 20 проценты үзенең ана теленнән ваз кичеп, ягъни 1 миллионга якыны күрше милләтнең телен сайлаган.

Без күнегелгән гадәт буенча гамьсез генә тормыш агымы белән яшәп ятабыз икән, ә янәшәдә ни генә булмаган, бара һәм көтелә. Михаил Горбачев сүз иреген биргәннән соң, шушы хәлләрне күреп, йөрәкләре аша кичереп-әрнеп, җанатарларыбыз – мөхтәрәм тарих галимнәребез тарафыннан чын хакыйкать ташкын булып калкып чыга башлады. Шулар арасында бүгенге көндә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән милләтбикәбез Фәүзия ханым Бәйрәмова да үзе язган 43тән артык китабы һәм публицистик әсәрләре аша күп нәрсәләргә күзебезне ачтыра. Аларда татулыкка һәм гаделлеккә йөз тоткан халкыбыз язмышы яктыртыла, безнең бабаларыбыз бик борынгы халык һәм бүген Русия биләгән җирләр безнең уртак йортыбыз икәнлекне күрсәтә. Хәзер дә аның мондый хезмәтләрендә кисәтеп әйткән фикерләре чынга аша, тик вакытында киреләнмичә генә кабул итәргә кирәк булган. Ни өчен дигәндә, зыялыларыбыз оештырган милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан бик зур авырлыклар белән булса да, сәламәтлекләрен югалту бәрабәренә, республикада яшәүче барлык халыклар өчен күп кенә уңышларга ирешелде. Килешүләр нигезендә, хезмәтебезгә карап, тормышыбыз күпкә яхшырак булыр иде. Кергән керемнәребезнең якынча 80 проценты читкә китеп бармас иде. Балаларыбыз да үз ана телләрендә укып, имтиханнарын да үз ана телләрендә тапшырып һәм милли университетта укыр иде. Хәзер аларны санап торудан файда юк, чөнки болар кемнәрнеңдер файдасына юк ителде, халык белән килешенмичә.

Тормыш бара, халык яшәвен дәвам итә. Менә быел да БТИҮ тагын өченче мәртәбә (өченче ел) татар милләтенең әкренләп юкка чыгуына киртә куярга теләп җанын бирергә әзер милләтпәрвәр Фәүзия ханымның китаплар җыелмасын Тукай премиясенә тәкъдим итү теләге белән чыкты. Моны милли хәрәкәт түгел, ә хөкүмәт даирәләре күптән үзләре эшләргә тиеш иделәр, чөнки ул тормышын куркыныч астына куеп, сәламәтлеген какшатып, үз акчасына илнең җәһәннәм тишегенә, Сахалинга чаклы барып, төньяк котыпка кадәр озын һәм михнәтле юллар үтеп, татар милләтебез хакында тарихи романнар язды лабаса. Болар – чын тормыштан алынып җыелган нинди ЗУР БӨЕК ХЕЗМӘТЛӘР!

Аңлагызчы!..

Күрсәтегез тагын берәрсен!..

Олы яшьтәге, орчык кебек кенә миллибикәбезгә хөкүмәт тарафыннан, юбилее хөрмәтенә булса да, бер тимер тәңкә дә бирелмәде бит. Киресенчә, аның дәрәҗәсен төшерү өчен, 1990нчы елларда нинди генә гайбәтләр таратмадылар. Ул чордагы «тартма»ның коткысына бирелеп зомбилашканнарның әле дә миләренә сеңдерелгән кара фикерле карашлары исән. Аңга килергә вакыт – сиңа-миңа гадел тормышта яшәвебезне теләп, изге гамәлләр кылып яшәүчегә карата.

Безгә киләчәк буыннар алдында оят!

Аның да җылы, якты, тыныч өендә бармактан лирика уйлап чыгарып утыру мөмкинчелеге бар иде, ләкин ул үзенең язмышын милләтенең азатлыгы өчен көрәшүгә багышлады. Аны кортежлар белән озатып йөрмиләр, ике кулына ике сумка һәм ике аягы белән вак кына атлап, безнең кавем яшәгән җирләрдә йөреп, киләчәк буыннарга безнең милләтебез турында чын мәгълүмат калдырырга ашыга. Бер сумкасында – бүләккә үзе язган китаплар, ә икенчесендә – намазлык белән юлда йөртелә торган комганы. Без исә күрше авылга барып килгәндә дә аһ-ваһ киләбез. Әле җитмәсә аны мәгълүмат чараларына кертмиләр, аңар анда, башка галимнәр белән берлектә, гел чыгышлар ясаттырасы гына иде, милләтебезнең үзаңын күтәрү өчен.

Менә кайда ул үз милләтенә, иленә патриотизм үрнәге. Менә кемне күрсәтергә кирәк тәрбияләү чараларында, югыйсә халык акчасын исраф итеп төрле чаралар үткәргән булалар, патриотлык тәрбиялибез дигән булып. Билгеле, анысы да кирәк, тик монда бушка чабучысы да бар икән бит?! Ә андыйларны күрергә теләмәгән булалар. Тик Фәүзия ханымны аңлы халкыбыз барыбер чын йөрәктән хөрмәт итеп сөя. Үзе исән чагында түрәләребез һәм көнчедәшләре кадерен белсеннәр иде, соң булуы мөмкин, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Безгә бу чорда үз эчебездә үзебезчә тәрбияләнеп үсәргә һәм яшәргә насыйп итсен иде!

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии