- 29.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русиядә узган ел үткән халык санын алуның беренче нәтиҗәләре мәгълүм булды. Һәм алар бер дә шатланырлык түгел. 2002 елгы сан алу белән чагыштырганда, илдә яшәүчеләр 2,2 миллион кешегә кимегән! Идел буе федераль округында – Татарстанда гына уңай үзгәреш. Бездә халык арткан гына…
Әлбәттә, әлеге мәгълүматларның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүе турында бәхәсләшергә мөмкин. Кемдер ишек ачмаган, кемнедер таба алмаганнар, кемгәдер көтеп утырса да килүче булмаган. Ләкин, минемчә, әлеге саннар барыбер чынбарлыкны тасвирлый. Кимибез, җәмәгать, күз алдында кимибез…
Рәсми булмаган саннар бөтенләй куркыта. “Русиядә үлүчеләр турында игълан ителгән саннар белән чынбарлыктагы хәл кискен аерыла”, – дип белдерә рус халкы геноцидын җиңү иҗтимагый комитеты. РФ ЗАГС бүлеге аналитик үзәге мәгълүматларына караганда, 2010 елның 1 июненә 89 млн 654 мең 325 кеше калган, сан алу нәтиҗәләрендә рәсми төстә игълан ителгәнчә, 142 млн 905 мең түгел. 2009 елда 5 млн 854 мең кеше үлгән булса, 2010 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр генә дә 4 млн 678 мең 856 кеше бакыйлыкка күчкән. ЗАГСның үзәк аналитик бүлеге квартал саен хисап тота, әмма ул саннар яшерелә, бөтенләй башка саннар игълан ителә. Әлеге ведомство хезмәткәре Екатерина Улитиновага таянып, алдагы 10-15 елда Русиядә 40 млн кеше үлү көтелә, дип фараз итә “За русское дело” газетасы.
Мәгълүмат рәсми төстә инкарь ителми. Димәк, бу саннар дөрес. Русиядә халык шулай тоташ кырылсын өчен, ил махсус шундый шартлар тудыра дип уйларга җирлек кала.
Илдә төп проблема – туучылар саны аз булу. Безнең илдә яңа буын үстерүгә мөнәсәбәтне әлегә кадәр тамырдан үзгәртә алмадылар. Заманында “ана капиталы” кертү дә әллә ни үсеш бирмәде. Ник дигәндә, суммасы да көлке генә, бигрәк тә зур шәһәрләр өчен. Бала үстерүгә киткән чыгымнар белән чагыштырсаң, 250-270 мең сум тиеннәр төсле генә тоела. Хәзер әнә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирәбез, диләр. Бусы да ничарадан бичара. Кайдадыр җәһәннәмдәге участокка барып йөреп бил бөгеп эшләү, йорт-җир торгызу – шактый авыр нәрсә. Әллә бала кара, әллә төзелеш алып бар…
Ләкин төп проблема да анда түгел. Төп проблема – безнең психологиядә. Бала табарга ният кылган кешегә нинди күзләр белән карыйсыз? Икенче, өченче бала турында сүз барса бигрәк тә? Әйе, акылдан шашкан икән бу хатын дигән уй башка килә. Ничек инде безнекедәй авыр заманда бала үстерү турында уйларга мөмкин? Күптән түгел “Эхо Москвы” радиосында Украинада 65 яшьтә бала тапкан бер ханым темасы хакында сүз барды. Әбекәй ялгыз, бернинди байлыгы да юк, хәерчелектә яши. Ясалма юл белән көмәнгә узу өчен, соңгы акчасын кырып-себереп җыйган, коры бәрәңге ашап торган. Шалтыратучыларның күбесе әбинең кирәген бирде. Имеш, ник ул хәерче үрчетә? Баласының киләчәге турында уйлаганмы соң? Әлеге фикерләрне студиядәге бер ханым бүлдерде. “Туктагыз әле, ник алай дисез? Бу пенсионер апа җәмгыятькә яңа әгъза, яңа кеше, дәүләткә яңа гражданин бүләк иткән. Киресенчә, шатланырга кирәк. Ә инде аның шундый хәерчелектә яшәвенә кем гаепле соң? Тормышын шул көнгә җиткергән, бала дип хыялланып йөргән вакытында коры бәрәңгегә утырткан хөкүмәт түгелме?” – дигән мәгънәдәге сүзләр әйтте ул. Һәм бу хаклы, урынлы фикер, минемчә. Ләкин чынбарлык киресенчә шул…
Материалны язганчы, интернеттагы мәгълүмат эзләү сайтында “бала тапкан” дигән сүзе кергән яңалыкларны барлап чыктым. Чәчләр үрә торырлык. Өч балалы ана, дүртенче сабыен табып, тереләй күмгән, икенчесе урамдагы бәдрәфкә чыгарып ташлаган, өченчесе тагын әллә нинди вәхши юл белән нарасыйдан котылган. Кемне гаеплисе? Шундый вәхшилеккә баручы аналарнымы, әллә инде гомер бүләк итүче гүзәл затларны ахыр чиккә җиткергән системанымы? Минемчә, икенче варианттадыр хикмәт. Кайберәүләр: “Сугыш елларында да балаларын үтермәгәннәр, ташламаганнар, хәзерге буын бозык һәм кансыз, бөтен сәбәп шунда”, – дияр. Ул вакытта бөтен кешегә дә бертигез авыр булган. Хәзер дөньялар башка шул. Бер үк йортта нәзек кенә стена аша берәүләр балда-майда коенып күңел ачканда, икенче фатирда ачтан интегеп яталар. Тигезсезлек кешеләр күңелендә ачу тудыра, кансыз һәм вәхши итә…
Халык санын алуның әлегә милли мәсьәләгә кагылышлы нәтиҗәләре билгеле түгел. Әгәр рус халкының бигрәк тә күпләп кырылуы ачыкланса, бу янәдән кайбер шовинистик көчләргә “милли картаны” уйнатуга бер этәргеч булачак. Янәсе, титул милләте якланмый, сакланмый, федераль хакимият кая карый, ник русларга үрчергә мөмкинлекләр тудырмый? Андый белдерүләр инде яңгырый да. Ләкин ул сүзләрне сәясәтчеләр сәбәпне эчтән түгел, тыштан эзли. Янәсе, дәүләт русларга булышмый… Әле Татарстанда халыкның артуын да безгә гаеп итеп куймагайлары… The Times басмасы исә Русиядә халык кырылу бөтенләй башка нәрсәләргә бәйле дип ассызыклый. Соңгы сан алу күрсәткәнчә, илдәге 100 ир-атка 116 хатын-кыз туры килә икән. Ирләр күпләп кырыла, озак яшәми. Барлык бу фактларны шәрехләп, чит ил журналисты: “Иблис суы үзенекен итә: миллионлаган ирләр теге дөньяга китеп бара”, – ди. Дөрес сүзгә җавап юк…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Сан алдык та... шаккаттык!,

Комментарии