Премиягә лаек түгел әле ул!

Татарстан Җөмһүрияте Аксакаллар Шурасы Президиумының чираттан тыш утырышында, укчылар арасында гауга күтәргән һәм берничек тә аңлашу тапмаган «Зулейха открывает глаза» китабы турында сүз барды. Китапның тулысынча татар халкын мәсхәрә итүгә тәгаенләп язылуы көн кебек ачык, дип, Татарстан Җөмһүрияте Язучылары берлегенә Ачык хат белән чыктылар.

Хөрмәтле язучыларыбыз!

Безгә, Казан шәһәре Аксакаллар шурасына, сезнең тарафтан Наилә Яхинаның «Зулейха открывает глаза» атамалы әсәре 2016нчы ел Тукай премиясенә тәкъдим ителәчәге мәгълүм булды.

Безнең фикеребезчә, укучыларыбыз да, җәмәгатьчелегебез дә әлеге китап белән тиешле дәрәҗәдә танышып өлгермәделәр. Шул сәбәпле бу әсәр турында Тукай премиясенә лаеклы дәрәҗәдә уңай фикер тупланды, дип әйтә алмыйбыз.

Шул ук вакытта, әсәр Тукай телендә язылмаганлыктан, татар теленең үсешенә, тел баешына этәреш бирә, Тукай премиясенең рухына туры килә, дип тә әйтә алмыйбыз.

Һәм дә, әлхәмдүлилләһ, Тукай премиясенә лаеклы әсәрләргә, шуларны иҗат иткән шәхесләребезгә җөмһүриятебездә кытлык булмады һәм бүгенге көндә дә юк, дип горурлык белән әйтә алабыз.

Рәүф ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы рәисе.

Комментарии