Ел нәтиҗәләре – яхшы!

Ел нәтиҗәләре – яхшы!

Гадәттә кешенең яше арткан саен, әкиятләргә ышанычы кими бара. Яңа ел бәйрәме, сабый вакытта ышанып кабул иткән кыш бабай белән кар кызы да – балачакның күңелле хатирәләре генә булып кала. Ләкин, Яңа ел – могҗизалар бәйрәме дигән төшенчә күңел түренә кечкенәдән кереп калгангамы, күпләребез барыбер бу вакытта ниндидер тылсым көтә. Менә яңа ел җитәр дә, булган проблемалар бетәр, тормышлар яхшыланыр кебек. Ә бу өмет-ышанычларның уйдырма түгеллеген илебезнең төп «Кыш бабае» – Русия Президенты Владимир Путин 23нче декабрьдә узган «Еллык матбугат конференциясе»ндә янәдән искәртте. Баксаң, безнең тормышларыбыз инде хәзердән үк яхшыра бара икән бит. Тулаем алганда, узып баручы елга илбашы уңай нәтиҗә ясады.

– Коронавирус инфекциясе һәм аның аркасында кертелгән күптөрле чикләүләр белән очрашу, икътисадыбызның андый тәэсирләргә әзеррәк икәнлеген күрсәтте, – ди Президент. Дөньяның алдынгы егермеләп икътисады белән чагыштырганда да, без мобильләшкәнрәк булганбыз икән. Русиядә икътисадның түбәнгә төшү дәрәҗәсе 3 процент кына тәшкил иткән.

– Быел эчке тулай җитештерү күләме илдә 4,5 процент көтелә, – дип ассызыклый ул. – Эшкәртү сәнәгате 5,2 процент үсештә, төзелеш тармагында рекордлы күрсәткеч – 90 миллион квадрат метр тапшырылган. Уртача айлык хезмәт хаклары да үсә башлады, Аллага шөкер!

Әлеге үсешләргә ничек куанмыйсың инде? Дөрес, инфляция дә 8 процентка җитеп, планлаштырылган чикләрне ике тапкырга узып киткән. Ә менә АКШта мәсәлән, быел инфляция 6,1-6,2 процентка үсеп, планлаштырылган киртәләрдән 3 тапкырга арткан икән. Чагышырыгыз инде: бездә – ике тапкырга гына, ә АКШта – өч тапкыр бит! Шунысы бар, Америкада алдан инфляцияне ике процент кына булыр дип фаразлаганнар, ә Русиядә алдан ук 4 процент чиге куелган булган...

Хәер, ничек кенә карасак та, Русиядә реаль керемнәр күләме барыбер 4,1 процентка арта бара, ди Владимир Путин. Ә ел буенча ул – 3,5 процент тәшкил итәр, дип фаразлый икән экспертлар.

Әлбәттә, бу урында күңелдә бераз сорау туа, анысы. Кемнәрнең керемнәре арта икән ул? Хезмәт хаклары, пенсияләр тиенләп кенә үсә бит. Ә әйбер хаклары – ыргылып өскә сикерә. Вак-төяк турында әйтеп тә тормыйм инде, һәркем өчен кирәк булган фатирларга гына тукталыйк. Казан шәһәрендәге бер гадәти микрорайон мисалында алганда, узган елның октябрь-ноябрь аенда 5 миллион сум торган ике бүлмәле фатирның хәзер анда 8 миллионга җиткәнлеген ишетү, гади халык өчен инфаркт ясарлык хәбәр бит! Җитмәсә, кредит, ипотека процентлары да арта бара. Шулай булгач, ничек халыкның керемнәре үсә алсын инде?..

Әлеге сорауның туасын алдан белеп торган ахрысы, Президент реаль керемнәр арта дигән фикеренә ачыклык кертте:

– Әлбәттә, барлык категория гражданнарның да керемнәре арта дигән сүз түгел. Болар – уртача күрсәткечләр. Тагын шул уртача саннар турында сөйли, диярсез. Ләкин без юнәлешләрне билгеләү өчен уртача күрсәткечләргә нигезләнергә мәҗбүр булабыз.

Уртача күрсәткечләрнең ничек ясалганын беләбез инде. Хәзерге тигезсез заманда бер миллиардерның һәм ун мең гади кешенең реаль керемнәрен бергә кушып, бүлсәң, барысының да кесәсе калыная сыман килеп чыга. Ә чынбарлыкта, түрә-олигархлар байый, гадиләр хәерчеләнә генә бара.

Ярар инде, хет ичмасам, уртача алганда без дә байыйбыз дип саналабыз.

Пандемия чоры дәвам итүгә карамастан, илдә эшсезлек тә кими бара икән.

– Ул хәзер пандемиягә чаклы булган күрсәткечтән дә түбәнрәк, – дип искәртә Президент. Менә бит нинди яхшы тормышта яшибез! Дөрес, бездәге шактый эшлеләрнең алдынгы илләрдәге эшсезлек пособиесеннән дә азрак хезмәт хакы алу мәсьәләсен генә хәл итеп бетерәсе бар әле. Ә мондый темплар белән алга барганда, дәүләтебез өчен пүчтәк мәсьәлә ул. Карагыз инде, сәүдә әйләнешеннән табыш быел икеләтә артып, 184 миллиард долларга җиткән. Илнең тышкы бурычлары беразга – 4 процент тирәсенә кимегән. Халык-ара резервлар да, Милли муллык фонды да үсә генә бара икән.

– Шулай булгач, тулаем алганда хөкүмәт эшчәнлеге дә, Үзәк банк хезмәте дә быел канәгатьләнерлек, – дип нәтиҗә ясады Владимир Путин. Ә алга таба үсеш өчен таяну нокталарына килгәндә, беренче чиратта илдә халыкны саклап, эшче кулларны арттыру бурычын куйды. Тик, кызганычка каршы, әлегә Русиядә уртача гомер озынлыгының кимүе, үлүчеләр саны артуы күзәтелә.

Ил икътисадын үстерү өчен икенче мөһим шарт, Президент фикеренчә, инфраструктураны яхшырту. Шулай ук, хезмәт җитештерүчәнлеге турында да онытырга ярамый.

Владимир Путин матбугат конференциясендә социаль өлкәдәге казанышларга да тукталып китте. Ә алар шактый икән. Мисал өчен, сәламәтлек саклау юнәлешендә финанслар күбрәк тотыла башлаган. Социаль тармакта исә, беренче бала өчен дә гаилә капиталы бирелә башлауны, авыр хәлдәге йөкле хатыннарга пособиеләр түләү билгеләп үтелде. Шулай ук, 3-7 яшьлек балаларга өстәмә түләүләр булуы ассызыкланды.

– Бик күп төрле инструментлар аша узган елда 4,5 триллион сум өләшеп һәм быел да шундый чаралар белән кешеләрне йә турыдан-туры, яки бизнес аша якларга тырыштык, – ди илбашы. – Болардан тыш, без минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләмнәрен арттырдык. Беренче карашка, алар күпкә артмады. Ләкин шуңа бәйле рәвештә социаль түләүләр дә, кайбер пенсияләр дә үсәчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзер яшәү минимумы җан башына илдә 11 мең 653 сум, ә минималь хезмәт хакы күләме 12 мең 792 сум тәшкил итә. Владимир Путин әйткәнчә, Яңа ел могҗизасы буларак, тагын куанычлы хәбәр: 2022нче ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме янәдән 825 сумга артачак!

Менә нинди көчле икътисадлы, халык турында кайгыртучан илдә яшибез без! Һәм, иң мөһиме, илбашы әйткәнчә, алдагы планнар буенча тагын да бәхетлерәк булачакбыз әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии