- 28.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
22 декабрьдә, көн үзәгендә илебез Президентының Федераль җыенга юлламасында әйткән беренче сүзләре шул булды. Гомумән, илнең сәяси төзелешен үзгәртердәй тәкъдимнәр бу юлы шактый иде. Алар арасында – төбәкләрдә губернаторларны анда яшәүчеләр сайлау, фиркаләрне теркәүне гадиләштерү, Дәүләт думасына сайлауда бер мандатлы бүлгеләр булдыру һәм президент сайлауда катнашу өчен кандидатларга кимрәк имза җыю да бар. Ул шулай ук хакимият вертикален йомшартырга кирәклеген дә искәртә.
Күрәсең, халык арасында барган «баш күтәрүләр», ниһаять, өстәгеләрдә дә курку уята башлады. Хәтерләсәгез, регионнардагы сайлаулар алдыннан Испаниядә, Грециядә 30 меңләп, Италидә 10-15 мең ризасызлык белдерүче, Берлин, Дублин кебек зур шәһәрләрдә, Франциядә баш күтәрүләр, халык җыеннары булды. Урыслар исә Ауропа халкы кебек тәрбияләнмәгән, бездә кан башка. Хакимияттәгеләр безнең илдәге халыкны тиз генә тынычландырып булмаячагын аңлап алды. Шуңадырмы, халык җыеннарын законлы митинглар дип игълан иттеләр. Медведев үзенең депутатларга булган юлламасында моны уңай күренеш, халыкның сәясәт белән кызыксынуы, илдә демократиянең үсүе, дип ассызыклады.
Бу юлламаны Президент ноябрь ахырында сөйләмәкче иде. Әмма Медведев сөйләргә тиеш булган текст бик үк камил булмау сәбәпле, декабрьнең 22сенә күчерделәр. Сәясәт белгечләре исә бу вакыйганы үзләренчә аңлатты. Беренчедән, сайлаулар алдыннан Медведевның чыгыш ясавы «Бердәм Русия» партиясен сайлаучыларны киметергә мөмкин, дигән шик туган. Икенчедән, Премьер-министр беренче, ә Президент икенче булып халык алдына чыгу «килешмәс» иде. Өченчедән, Дәүләт думасына депутатлар сайланып, спикер билгеләнгәнне көткән, дигән вариант бар. Ничек кенә булмасын, Президент буларак Д. Медведев үзенең соңгы юлламасын депутатларга җиткерде. Шулай ук үзенең дүрт ел буе ил белән идарә итү дәверендә башкарган эшләренә нәтиҗә дә ясады.
Медведев докладын тыңлаганда, мин үземне Русиядә дип түгел, ә Швецария, Япония кебек алга киткән илләрнең берсендә гомер итүче, бәхетле һәм тулы ирекле кеше итеп хис иттем. Баксаң, Медведев Президент кәнәфиенә утырганнан соң, Русиядә хатын-кызларның гомер озынлыгы 75 яшькә җиткән. Бу мәгълүматны тикшерү өчен, әллә ничә Интернет сайтка кереп карадым. Барысында да диярлек, Русиядә гомер озынлыгы—69 ел диелгән. (Чагыштыру өчен: Германиядә ир-атлар 77, хатын-кызлар якынча 82 ел гомер кичерә. Ә бит алар фашизмда яшәгән, ә без Германияне Бөек Ватан сугышында җиңгән ил!)
Президент җиткергән тагын бер кызыклы мәгълүмат—пенсияләрнең 1,5 тапкыр артуы. 24 ноябрьдә «Время» тапшыруында, Б. Грызлов пенсияләр соңгы 4 ел эчендә 3 тапкырга артты дип тә белдергән иде! Минем ике дәү әнием, дәү әтием – пенсия яшендәге картлар. Тик аларның пенсияләре шуның кадәр «күп» булуын мин әле белмәгән идем. Дәү әниемнән шалтыратып сорадым. Ул гомере буе колхозда көч түккән: куян фермасында эшләгән, бозаулар караган, сыер сауган. Аларның ничек, нинди шартларда эшләүләрен тыңлап торсаң, чәчләр үрә торырлык! Кыш көне, чатнама суыкта, 5-6 километр ераклыктагы фермага барып, кар көри торган булганнар. Безнең якта шикәр чөгендерен күпләп үстерәләр. Кар төшкәч тә шул чөгендерне кул белән кисеп, машиналарга төяп җибәрә торган булганнар. Шул хезмәтләре өчен дәү әниемнең ала торган пенсиясе алты меңгә дә тулмый. Былтыр 280, аннан элекке елны 300 сумга арттырган булганнар. Бәлки, мин дөрес санамыймдыр, әмма 1,5 тапкыр арттыру ул ике елга 500 тәңкә өстәү түгелдер, дип аңлыйм. Әгәр хезмәт хаклары, пенсия күләме биш тапкырга артса да, бәяләрнең мондый тизлек белән үсүе аркасында, халык барыбер хәерчелектән котыла алмаячак. Пенсионерлар тиеннәрен санап, очын-очка ялгап көн күрүләрен дәвам итәрләр. (Ә бит чит ил пенсионерлары дөнья буйлап сәяхәт кыла, зур-зур өйләрдә яшиләр, кыйммәтле машиналарда йөриләр.) Эшчеләр исә, гаиләсен туендыру өчен, мөмкин булганда ришвәт алыр, эш урыныннан берәр нәрсә «кыстырып» кайтуын дәвам итәр. Әле пенсия яшен арттырып та куйсалар…
Болай да «бар яктан да килгән» илдә яши идек, Президент тормышыбызны яхшырту өстендә эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Һәр гаиләне тораклы итәргә, гади халыктан салымнар җыюны киметергә, тагын әллә ниләр эшләргә вәгъдә итте. Тагын бер кызыклы әйберне әйтергә онытканмын икән әле. Медведев, үзе идарә иткән дәвердә аңа ярдәм итүчеләргә, аның командасында булучыларга кат-кат рәхмәт әйтте. Әйтерсең лә бу аның шулай халык белән хушлашуы иде. Аңлыйм, мондый кәнәфине калдырып китүләре авырдыр, Дмитрий Анатольевич, бик авырдыр…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Д.Медведев: «Миңа демократия кирәк!» ,
Комментарии