Чүп заводын халык белән сугышып төзиячәкләрме?

Чүп заводын халык белән сугышып төзиячәкләрме?

Казан янындагы Усаклык (Осиново) бистәсендә 28 миллиард сумлык чүп яндыру заводы төзергә җыенулары турында язган идек инде. Бистә халкы моңа каршы булды, һәм булачак, монысы болай да аңлашыладыр. Әмма бу шундый очрак – демократик илебездә майтарылган демократик хәлләр турында башкалар да белеп торсын дигән кебек, язган саен язып торасы килә.

БЕЗДӘ ХАЛЫКНЫ ШУЛАЙ ТЫҢЛЫЙЛАР!

Чүп заводы төзеләчәк дигән хәбәр чыкканнан соң, аңлату эшләре алып барабыз дигән булып, тыңлаулар уздыра башлаганнар иде. Җирле җитәкчелек белән заводны төзиячәк инвесторлар, халык белән сөйләшүләр алып барган булды. Дөресрәге, рәвешен китерде. Ул тыңлауларга барган саен «бу юлы ни күрербез», дип уйлагандыр бистәдә яшәүчеләр.

Хәтерлисездер, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән булган очрашудан соң, активистларны икенче көнне үк полиция бүлекчәсенә чакырттылар. Суд юлларында йөрттеләр…

Моннан бераз соңрак, 14нче апрельдә булган тыңлаулардан соң исә, активлык күрсәтүчеләрнең берсе – пенсионер Фәридә Гыйльметдинова да икенче көнне үк үз «җәзасын алды». Аның гаражына кереп, билгесез затлар иренең машинасы тәрәзәләрен ватып чыгып киткән иде. Бу очрактан соң, полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзләп-нитеп тормастан, машинагыз тәрәзәсен үзегез кырып төшергәнсез, дип кенә нәтиҗә ясады. Ә бу сүзләргә һәм булган хәлгә үртәлеп, борчылып күрәсең, бер ай соңрак Фәридә ханымның ире йөрәк өянәгеннән вафат булган. Усаклык халкы ирнең кинәт үлеп китүендә бу хәлләрне сәбәпче дип саный.

Ике ай элек – 28нче июнь көнне булган җыелыш боларның барысын да уздырды. Инвестор белән бистә халкы арасында булачак очрашуга алдан ук 1200 кеше теләк белдереп гариза калдырган булган. Моны белгәч, заводны төзиячәк иптәшләр очрашуны үткәрергә зуррак бина сайларга тиеш булгандыр, билгеле. Әмма азапланып-нитеп тормаганнар, 350 кеше генә сыешлы мәдәният йортында тукталганнар. Шунысы кызыклы – бистә халкы кергәнче залның яртысы тулы була инде. «Чөнки Казаннан укытучыларны, бюджетта эшләүче башка кешеләрне җыеп тутырганнар иде, безгә булдыра алганча азрак урын бирергә телиләр, чөнки күп булганда, без – көчле», – ди бу уңайдан завод төзелүгә каршы булган активистларның берсе Ирина Никифорова:

– Алданрак килгән кешеләр кереп утырды да, җитешмәгәннәр урамда калдык. Инвестор тыңлаулар узасы җиргә зур гәүдәле «амбал»ларны китергән иде. Бу «амбаллар» ишек төбенә бастылар һәм керергә теләгән кешеләргә карата көч куллана башладылар. Бер кешенең хәтта кулын сындырдылар. Тарткалашу китте. Безнең арадан аеруча каршылык күрсәтүчеләрне читкә өстерәп алып китмәкче булдылар, әмма бистә халкы нык торды, берәүне дә читкә алып китәргә ирек бирмәде. Кем белә, бер-беребез өчен нык тормасак, ни булып бетәр иде? Әле җитмәсә, (шушы ук инвесторларның бездән көлү өчен уйлап табылган эшедер дип аңладык) – халык җыелган җиргә кулларына гармун тоткан урам шалапайлары килгән иде. Гармун тарта-тарта җырлап тордылар. Бистә халкы: «Уйнаудан туктагыз, монда бәйрәм түгел. Халыкның язмышы хәл ителә», – дип кычкырып, ялварып караса да, туктамадылар. Бик озак тарткалаша торгач кына, «амбаллар» басып торган урыннарыннан китеп, халыкка эчкә узарга мөмкинлек бирде, – дип сөйли Ирина.

Бу хәлләргә бистә халкы аптыраган дип әйтү бик аз булыр иде. Бандит ысуллары белән тыңлаулар уздырырлык булгач, киләчәктә үзләрен ни көтәчәге хакында уйларга да курка алар:

– Моны үз күзләре белән күреп торгач, халыкның бу инвесторга нинди ышанычы калсын да, аларның: «Бу искиткеч завод булачак, һавага зарарлы матдәләр таралмаячак, чөнки яхшы фильтрлар урнаштырачакбыз», – дигән сүзләренә ничек ышаныйк. Ахырга кадәр барачакбыз, төрле ысуллар белән хакимияткә үз сүзебезне ишеттерү һәм бу заводны төзеттермәү өчен һәр әйберне эшләячәкбез, – дип сөйләде Ирина Никифорова.

ФИЗКУЛЬТУРА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ ТЫЕЛА?

Хакимияткә үз сүзен ишеттерү дигәннән, чүп яндыру заводына каршы сүз әйтергә дә ярамый икән бит әле бездә. Пикет-митинг уздыру өчен урын сорасалар – адәм йөрми торган җирдә бирәләр, йә, рөхсәте алынган булса да, «хакимият белән килештерелмәгән иде», дип, активистларын судларга йөртәләр. Шуңа күрә чүп заводы төзелешенә каршы халык төркеме яңа әйбер уйлап тапкан – Казанның Ирек мәйданында, Министрлар кабинеты каршында иртә белән гимнастика ясарга җыела башладылар. Аларның мондый тапкырлыгына күпләр сокланды. Әмма чара озын гомерле булмас, мөгаен. Бездә зарядка ясау да ярамый икән бит.

17нче август көнне Усаклык бистәсе активистлары янына, зарядка ясаган җирләреннән бүлеп, төпченү-белешү өченме, куып тарату нияте беләнме полиция хезмәткәрләре килгән. Әмма скверда физкультура белән шөгыльләнгән, тавышланып – нитеп йөрмәгән кешегә каршы ни эшли аласың! Протокол төземәгәннәр, кисәтү ясамаганнар. Киткәннәр.

Шулай да зарядка сөючеләр турында онытмаганнар. Берничә көн буе яхшылап уйлаганнар, күрәсең, заводка каршы хәрәкәт активисты Вера Керпельне «Вишневский» полиция бүлекчәсенә чакырганнар.

– Гимнастика ясаган вакытта күпчелек кеше бер үк төрле футболкалардан иде. Аларның арткы ягында «Мин чүпне яндыруга каршы» дип язылса, алгы ягында: «Мин калдыкларны аерым туплау һәм эшкәртү яклы» дип язылган. Полиция моны – агитация, зарядканы – рөхсәтсез уздырылган митинг, ә мине – аның оештыручысы итеп тапты. Хакимият рөхсәтен алмый гына митинг уздыруымны танырга куштылар. Риза булмадым. Эшемне судка җибәрделәр. Янә ун мең сум штраф салулары хакында карар чыгарачаклар, дип уйлыйм, – ди Вера Керпель.

Бу хәлләрнең барысын бергә күз уңында тотып, Усаклыкта яшәүчеләр үзләренең хокуклары кысылган, дип саный.

«Шуларның иң мөһиме – чиста һава сулау хокукыннан мәхрүм итәләр», – дип сөйли бу уңайдан активистлар. Халык фикерен исәпкә алып тормастан, берничә атна элек Алексей Песошин Усаклыктагы җирләрне чүп яндыру заводы төзелешенә күчерүне раслап, шул хактагы карар имзалады. Шулай да, бистә халкы кул селтәргә иртә әле дип саный. Тик менә нәрсә көтә аларны алда – монысы хакында фаразларга да шикләнәләр.

Теманы алга таба да күзәтеп барачакбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии