Президент сүзен үтәрләрме

Президент сүзен үтәрләрме

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елны: «Безгә чиста татар телле мәктәпләр кирәк», – дип белдерде. Дөрес сүзне инкарь итеп булмый, әлбәттә. Әйе, татар мәгарифе була икән, барлык милли тармаклар да тернәкләнеп китәчәк һәм шаулап барган милли яңарышны бернәрсә туктата алмаячак.

Ләкин бу – безнең якты хыялыбыз. Чынбарлыкта исә тулысы белән татар телендә белем биргән мәктәпләрне эзләп табып кара син?! Чаллыда, мәсәлән, берәү дә юк. Шуңа күрә шәһәребездә ана телебезне камил белгән, гел татарча аралашкан, күңеле белән татар әдәбиятына бирелгән укучы баланы очратып булмый.

Хакимият үз ягыннан яхшылык кылды: 2020нче елда Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә зур төзекләндерү ясатты. Яңартылган бинаны ачуда Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бераздан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гимназиянең зур кунагы булды. Олы җитәкчеләр алдында чыгыш ясаганда Чаллы шәһәр хакимияте вәкилләре: гимназия милли мәгариф үзәгенә әйләнәчәк, дип белдергән. Бу сүзне без инде 5-6 ел ишетеп киләбез, ләкин бит тормышка ашканын да күрәсе килә.

Укучылар барысы да татар милләтеннән булган өчен гимназияне милли мәгариф үзәге дип атап булмый, әлбәттә. Тулысынча татар телендә белем биргән уку йортына гына андый исем биреп була! Гимназиянең «юл картасында» татар телендә белем бирү 6нчы сыйныфны тәмамлаганчы каралган. Шуның нигезендә, киләсе уку елында 7нче сыйныфларны татарча укыту бөтенләй планлаштырылмый. Эш шулай барса, Чаллы шәһәре милли мәгариф үзәге идеясеннән колак кага булып чыга.

Исебезгә төшерик: 7-8 ел элек гимназиянең башлангыч сыйныфларын урысчадан татарча белем бирүгә күчерү эше башланды. Шул вакытта кайбер сыйныф җитәкчеләре туган телдә белем бирүгә каршы ачыктан-ачык эш алып барды. Хәзер мондый корткыч гамәлләр укучылар уртанчы сыйныфларга җиткәч күзәтелә. Әйтик, минем кызым укыган 4нче «В» сыйныфында май азагында ата-аналар җыелышы булды. Анда әлеге сыйныфны киләсе уку елында җитәкләячәк җәмгыять белеме укытучысы Гүзәлия Габделвәлиева катнашты. Җыелыш барышында ул миңа мөрәҗәгать итеп: «Сез безгә мишәйт итмәгез, киләсе уку елында да укыту урысча-татарча калсын», – дип чыгыш ясады. Ягъни, ул татар саналган гимназиядә саф татарча укытуга каршы пропаганда алып барды.

Гимназияне милли мәгариф үзәгенә әйләндерү өчен иң башта татарча укытуга каршы килүче завучлардан, укытучылардан арындырырга кирәк, минемчә. Әнә шул каршылыкны җиңгәч кенә урта сыйныфларда тулысы белән татар телендә укыту җайга салыныр.

Яңа уку елы башыннан 7нче сыйныфларда барлык фәннәрне татар телендә укыту өчен гимназиянең «юл картасы», һичшиксез, үзгәртелергә тиеш. Һәм, барлык фәннәрне дә татар телендә югары сыйныфка кадәр укыту максатына ирешергә кирәк.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии