Ил бай – хәерчеләр күп

Ил бай – хәерчеләр күп

Статистика буенча Русиядә 140 мең кеше яши. Кайбер чыганаклар буенча илдә 95-100 миллион кеше генә бар, диләр. Җир шарында барлыгы 7 миллиард кеше яши. Русиядә аларның нибары 1,5 проценты гына яши дигән сүз. Ә дөньядагы бөтен байлыкның 40 проценты бездә тупланган. Без – коточкыч бай ил. Шулай булсак та, коточкыч хәерчелек хөкем сөрә монда. Әлбәттә, йөз процент хәерчелек турында сүз бармый. Байлар белән ярлылар арасында катастрофик упкын булуы турында әйтүем. Илдәге байлыкның 90 проценттан артыгына 4 процент югары катлам хуҗа. Менә шундый гаҗәп хәл.

Һаман да шул статистика буенча илдә хәерчеләр саны 22 миллион. Аларның саны арта гына бара. Ләкин статистиканың рәсми булмаганына карасак, бу сан ике тапкырга артык. Әле бездә тагын бер катлам бар, аларны бу статистикага кертмиләр, Алар – бомжлар. Бу катламның төгәл санын берничек тә белеп булмый. Фаразлап кына, бездә 1 миллионнан 5 миллионга кадәр бомж бар, диләр. Путин бу бомжларны исәпкә алып, аларга да пенсия билгеләргә дигән указ чыгарган иде. Шәхсән мин моңа бик аптырадым. Бу бит мөмкин хәл түгел. Аларны кем, ничек итеп исәпкә алсын? Аларны этләр белән подваллардан, чормалардан, ташландык йортлардан, чүплекләрдән эзләрләрме? Полициянең моннан башка да эшләре хәттин ашкан. Бу указның буш сүз генә булып калуына шигем юк. Аны тормышка ашырасың икән, димәк, 22 миллион хәерче янына берничә миллион бомж та өстәләчәк. Аена 10 мең генә сум пенсия түләнсә дә, Русия бюджетына бу 600 миллиард сумга төшә дигән сүз.

40-50 ел буена эшләгән кешеләргә «хезмәт ветераны» исеме бирә алмаган, аларга берничек тә матди ярдәм күрсәтмәгән, инде бакыйлыкка күчә баручы сугыш чоры балаларын да бар дип тә белмәүче хөкүмәт бомжларга бернинди дә мәрхәмәт күрсәтерлек хәлдә түгел. Пенсионерлар, сугыш чоры балалары, шул исәптән бомжлар да никадәр кимрәк булсалар, проблема да шулкадәр азрак булачак бит.

Чаллыда 90нчы еллар башында беренче булып төзелгән «Тәүбә» мәчетенең аен күтәргән көндә 25 чит ил вәкиле дә катнашты. Мин анда бер төрек һәм бер гарәп белән янәшә басып тордым. Болар икесе дә гарәп телендә гәпләшәләр. Төрек, көлемсерәп, миңа карап алгалый. «Гарәп карты нәрсә турында сөйләшә?» – дип сорадым. Төрек татарча яхшы белә икән. «Татарстан бай ил, нефте күп. Монда яшәүчеләрнең һәрберсендә яхшы коттедж, берничә чит ил машинасыдыр инде», – дип әйтә», – дип җавап бирде ул миңа. Инде көләргә чират миңа җитте. Әйтәм бит, Русияне акыл белән аңлап булмый, аның яшәеше мантыйкка сыймый.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии