- 28.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Нинди генә оешма төзесәк тә, һәрвакыт КПСС килеп чыга». Заманында, мәрхүм, Виктор Черномырдин әйткән сүзләр бу атнада кабат дәлилләнде кебек.
Мәскәүдә «Бердәм Русия» фиркасенең чираттагы корылтае узды. Бөтен илдән җыелган делегатлар алдагы Дума сайлауларында катнашачак намзәтләрне раслады. Мәгълүм булганча, аларны партия һәм ил тарихында беренче тапкыр, АКШ мисалында, праймериз нәтиҗәсендә билгеләгәннәр. Яңалык кертәбез, дип, гади халык өчен генә түгел, түрәләрнең үзләре өчен дә ят булган бу процедурага бәйсез кандидатлар, башка сәяси карашта торган кешеләр дә кертелде. Тик праймеризның ни белән тәмамлануы гына боларның барысы да декоратив әйберләр, алдан куелган спектакль икәнлеген күрсәтте. Әйтик, Татарстанда күпчелек тавышны, нигездә, хәзерге Дума депутатлары яулаган, дип игълан иттеләр. Араларына «яңа йөзләр» буларак хакимияткә якын булган берән-сәрән түрә дә кыстырылды.
Алдан фаразланганча, «халык иләге» аша узган бу фамилияләр «Бердәм Русия» корылтаенда расланырга гына тиеш булды. Һәрхәлдә, республикабызда праймериз нәтиҗәләре буенча уздырылган матбугат конференциясендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип ышандырган иде. Ул вакытта партия исемлеге башында иң күп тавыш җыйган намзәт – хәзерге вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов торырга тиеш. Ләкин дүшәмбе көнне узган съезд сюрприз белән тәмамланды: фирканең федераль идарәсе 19 төбәккә (шул исәптән Татарстанга да) аларның җитәкчеләрен исемлек башына куярга тәкъдим итте. Делегатлар, билгеле инде, бу үзгәрешне хуплады. Шулай итеп, Марат Әхмәтов икенче урынга төшеп, беренче юлга Президент Рөстәм Миңнехановны яздылар. Исемлеккә барлыгы 14 кеше эләкте, тагын алтысы бер мандатлы округлардан сайланачак.
Татарстан җитәкчесенә бу кирәк булдымы, юкмы – анысы мәгълүм түгел, алай да «Бердәм Русия»нең шундый фокус ясарга нинди сәбәпләр этәргәнен аңлап була. Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, 5 – 19нчы июнь аралыгында «хакимият партиясенең» рейтингы ил буенча 47 проценттан 43 процентка кадәр кимегән (ВЦИОМ китергән мәгълүмат). Моны халыкның яшәү дәрәҗәсе төшүе белән аңлаталар. Федераль исемлек башында торучы премьер-министр Дмитрий Медведев та абруен югалта бара. Аның Кырым пенсионерларына әйткән «Акча юк… Сез монда бирешмәгез инде» дигән сүзләре дә моңа, һичшиксез, йогынты ясаган.
Моңа кадәр узган федераль сайлауларның нәтиҗәләренә күз салсак, Татарстанда «Бердәм Русия» бөтен илгә караганда күбрәк процент җыеп килгән. Алай да әлеге күрсәткечләр беркайчан да Дәүләт Советы депутатлары яки Президент сайлауларыннан югарырак булмый. Мисал өчен, былтыр Рөстәм Миңнеханов өчен 94,5 процент сайлаучы тавыш биргән. Ә 2011нче елда узган Дума сайлауларында «хакимият партиясе» Татарстанда 77,8 процент җыйган, дип игълан ителде. Димәк, республика президенты абруе белән саннарны күтәрергә, өскәрәк тарттырырга тырышалар. Аның үзе өчен бу чираттагы сәяси сынау булачак, билгеле.
Әлеге яңалык Татарстандагы башка фиркә вәкилләренә Думага узуны бермә-бер катлауландыра. Әнә, КПРФ бүлекчәсе башлыгы Хафиз Миргалимов, җирле коммунистларның исемлекләре Ульян өлкәсе белән берләштерелгәч, гомумән, 3нче урында гына беркетелеп кала алды. Рөстәм Миңнеханов кебек «эре артиллерия» эшкә җигелгәч, аның шанслары тагын да кими дигән сүз. «Гадел Русия» исемлеген җитәкләүче Раушания Билгилдеевага да сәяси көндәшләре ясаган «бүләк» хуш килмәгән.
Шулай итеп, парламентның алдан вәгъдә ителгән демократлашуы, һәрхәлдә, шул юнәлешкә йөз тотуы чираттагы сәяси уен булырга охшап кала. Бу исә, илдәге торгынлык әле тагын күп елларга сузылачак, халык фикерен санга сукмау дәвам итәчәк, дигән сүз.
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии