- 28.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №25 (29 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Казан Сабантуйлары гөрләгәндә Кол Шәриф мәчете астындагы Меңьеллык мәйданында «Тынычлык яратылышы» дип исемләнгән фестиваль шау итте.
«Тынычлык яратылышы»на тиң фестиваль Казанда гына түгел, Русиядә дә бүтән юк, дип ышандыра оештыручылар. Быелгы фестивальдә дөньяның 12 иленнән 220дән артык музыкант катнашты, фестивальне карар өчен, Самара, Ижау, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән махсус автобус турлары оештырылган иде.
Әмма ярты көн дәвам иткән фестивальдә бик аз вакытка гына татар җыры да ишетелеп ала. 2008 елда – Зөлфия Камалова, Әнвәр Измайлов, 2009 елда – Мубай, 2010 елда «AZAT» төркеме татарча җырлады. Ә быел «Baxtle» төркеме чыгыш ясады. Тамашачылар үзенчәлекле жанрда башкарылган «Әнисә», «Җомга», «Җырлыйк әле!» җырларын тыңлады. Шуның белән татарчалык бетте. Казанга килгән Русия Президенты Медведевның фестиваль сәхнәсенә күтәрелгәч әйткән «Сәлам!» дигән сүзен исәпләмәгәндә… Хәер, татарчалык уңаеннан ерак китәсе юк, Сабантуйлар да хәзер гел русча гына үтә инде. Татарча яңгыраш юк. Мин үзем Киров һәм Мәскәү районнары мәйданы – Аккош күленә бардым. Татарча көрәшне дә акцент белән вата-җимерә урыс телендә алып барылганын күргәч, мәйдан янында тукталып кала алмадым.
«Тынычлык яратылышы»на каршы дин әһелләре, милләтчеләр беренче елларыннан ук протест белдереп киләләр. Алар фестивальне үткәрү урыны дөрес сайланмый, ди. Колшәриф мәчете янында, Казанны саклап шәһит киткән ата-бабаларыбызның каны тамган изге җирдә пәри туе үткәрелә, дип борчылалар.
Дөрестән дә урын беткәнме Казанда мондый тамаша өчен?! Әнә ипподром буш тора. Рәхәтләнеп оештыр шунда. Юк, халык сүзе, мөселманнар борчылуы мөһим түгел шул. Аннан байлыгыбыз да ташып тормый. «Азатлык» радиосы фестивальнең бюджеты 2,5 миллион долларга төшкән, дип хәбәр итә. Аның 1 миллионын – Дмитрий Медведев, 1 миллионны – Татарстан бюджеты, калган сумманы Казан мэры Илсур Метшин биргән. Бәлкем, бу акчаларны башка кирәклерәк максатта сарыф итсәк, файдалырак булмас иде микән?! Татар илен теле, милләте булмаган сәнгатьне күтәрү урыны итәсе түгел иде. «Татар җыры» фестивале булса бер хәл. Ул шулай югары дәрәҗәдә оештырылса, сәнгатебез өчен файда булыр иде. Әнә 30 август – Республика көне дә шул ук урысча бәйрәмгә әверелде.
Кыскасы, «Тынычлык яратылышы»на бармадым мин. Моннан берничә ел элек күреп кайттым, янында озак тора алмадым. Тамашачылар күп анысы. Кем нәрсә ярата инде. Ә миңа ошамый бу фестиваль. Шуңа да, «Тынычлык яратылышы»ның исеме җисеменә туры килми дип уйлыйм.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
«Тынычлык яратылышы» тынычлыкны аңлатамы? ,

Комментарии