- 27.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
31нче октябрьдә Петербургка кайтучы самолетның һәлакәте турындагы хәбәр бөтен ил халкының тынычлыгын алып, кайгы китерде. Кайгырмаслык та түгел шул, бер мизгелдә 9-10 км биеклектә 224 кешенең, шулар арасындагы 25 баланың гомере өзелүен күз алдына китерсәң, тәннең бөтен күзәнәкләре чымырдап куя. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына Хак Тәгалә сабырлык һәм түземлек бирсен.
1990нчы еллардагы Чечня сугышы башланып киткәч тә, илдәге тынычлык бетеп, метро, поезд, автобус һәм кешеләр яши торган йортларда шартлаулар булып торды. 2004нче елда Беслан мәктәбендә 334 кешенең (күбесе балалар һәм укытучылар) һәм Мәскәүнең Дубровка урамында булган үтерешләр дә тик торганда гына килеп чыккан фаҗига түгел: Чечняда барган сугышка карата үз нәфрәтен белдереп, үзләре дә үләргә риза булып, террорчы булырга мәҗбүр ителүчеләр эше иде бу. Бу очракта террорчылар белән түгел, террорчылыкны барлыкка китерүчеләр белән көрәш алып барырга кирәктер бәлки.
А321 самолеты белән булган фаҗиганең сәбәбе билгеле – Русия самолетлары Сүрия җирен бомбага тота. Безнең җитәкчеләрнең башта бу фикер белән килешәселәре килмәде. Ни өчен дигәндә, алар үзләренең гаепле икәнен аңлыйлар иде. Мисырдагы террорчылыкны сәбәп итеп, инглизләр үзләренең андагы туристларын алып кайту хәстәрен күрә башлагач, безнең җитәкчеләргә ошамаган иде, ә икенче көнне үк безнекеләр дә андагы туристларны алып кайту мәшәкатьләренә керештеләр.
Ярый әле «Эхо Москвы» радиосы эшләп тора. Бу радиода эшләүчеләр булган хәлләр турында мөмкин кадәр дөрес мәгълүмат бирергә тырышалар. Шушы радиода 7нче ноябрьдә барган тапшырудан тыңлап, сугышлар башланса, халык ничек сакланып калу турында беләме икәнен һәм бомбаубежище, метроларда гына да сакланып калып булмавы турында ишетеп, нәрсә уйларга белмичә, төне буе йоклый алмыйча яттым.
Шушы хәлләрдән соң да ил җитәкчелегенең рейтингы үскәннән-үсә баруын берничек тә аңлап булмый. Сугышлар чыгармыйча гына, акыл белән яшәргә-эшләргә өйрәнсеннәр иде ил җитәкчеләре.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии