Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан «Запрятанная история татар» дип аталган китабын мәхкәмәгә биргәннәр. Әйе, фашистик Германиядәге кебек, күп китапларны хөкем итәләр, кара исемлеккә кертәләр, җыеп алалар һәм юк итәләр. Хәер, узган гасырның утызынчы елларында СССРда да шул ук хәл булды бит – күпме татар язучыларын һәм дин әһелләрен, «халык дошманы» дип, аттылар, ә аларның тиңсез китапларын утка яктылар. Менә хәзер дә шул көннәр җитте кебек – галиҗәнап Китапны хөкем итәләр… Вакыт-вакыт Коръәнгә һәм аның тәфсирләренә, хәдисләргә, дини китапларга һөҗүм итәләр, язучыларга, галимнәргә бәйләнеп торалар.

Тарихчы Нурулла Гарифның «Освободительная война татарского народа» китабын да хөкем итәргә маташтылар. Ә ул фәнни-популяр китап Тарих институты заказы белән язылып, 2007нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Әйе, Нурулла Гариф ул китабында басып алучыларны – басып алучылар, дип атаган, татар халкын үз азатлыгы өчен көрәшүче милләт итеп тасвирлаган. Чын тарихи дөреслекне ачып биргән бу китапны тыю, аны мәктәп, китапханәләрдән җыеп алып юк итү өчен көрәш бик каты барды. Халык белән бергә, Тарих институты һәм китап нәшрияты дә бу китапны яклап чыкты, чөнки ул тыелса, барысына да зур зыян һәм кара тап була иде… Мөгаен, Татарстанда бу бердәнбер очрак булгандыр, суд тегермәненнән исән калган башка тарихи хезмәтләрне мин хәтерләмим.

Башка милләтләр дәшми, күпләр үзләренең бетүләре белән ризалашкан инде. Хәзергә бу явызлык белән бер татар тартыша, көрәшә, чөнки милләтебез сәяси яктан буйсындырылса да, рухи яктан ул үзе булып калды, баш бирмәде. Чөнки милләтебезгә аның дөрес тарихын исләренә төшереп, азатлык өчен көрәшкә рухландырып торучылар булды. Милләтне буйсындыра алмагач, хәзер аның тарихчыларын, язучыларын хөкем итәргә алындылар, Вахит Имамов – шуның чираттагы корбаны.

Вахит Имамовның бу китабы узган гасырның туксанынчы еллары башында татар халкын азатлыкка өндәгән беренче карлыгач иде. Бертуган Кашаповлар аны үз акчаларына чыгарып, йөз меңләгән тираж белән бөтен дөньяга таратты. Документаль нигездә тарихи хакыйкатьне сөйләп, Вахит Имамов милләтне дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә әзерләде, рухын уятты, тарихтагы милли каһарманнарны безгә үрнәк итеп куйды. Әйе, ул да басып алучыны – басып алучы, дип атады, татарның бар фаҗигасе үз дәүләтчелеген югалтудан башлануын тарихи яктан дәлилләде. Менә шуның өчен хәзер аны хөкем итәләр, китабын, сүзен юкка чыгарырга җыеналар. Югыйсә, «русский колониализм», «русское завоевание» термин-атамаларын Бахрушин, Берс, Шашков, Фирсов, Худяков кебек урыс тарихчылары узган гасырларда ук файдаланганнар бит! Ә «татарское иго» тамгасы мәктәп дәреслекләре аша һәр татар баласының маңгаена чәпәлгән иде! Татарларны тереләй кеше пешереп ашаучылар, явыз басып алучылар итеп тасвирлап, дәреслекләр чыкты, фильмнар төшерелде, судлар ул вакытта нәрсә караган соң?! Безнең бу мәсьәләдә кат-кат мөрәҗәгать итүебезгә карамастан, берни үзгәрмәде – һаман татарны мыскыл итеп язалар, куялар, сөйлиләр…

Вахит Имамовка ничек ярдәм итәргә була – без хәзер шул турыда уйлыйк. Китапка суд Казанда 2нче сентябрьдә иртәнге 9 сәгатьтә Югары Мәхкәмә бинасында булачак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, мәхкәмә «ябык режим»да узачак, ягъни, анда халык та, журналистлар да кертелмәячәк, имеш, дәүләт серләре ачылырга мөмкин икән?! Монда бернинди дәүләт сере дә юк, ә халыкның күтәрелүеннән, хәбәрдарлыктан куркалар, шуңа күрә, китапны яшеренеп хөкем итәргә җыеналар. Судка барыбер килергә кирәк, Казандагы татар милли-азатлык хәрәкәте моны оештырыр, дип уйлыйм.

Икенче эш – яхшы адвокатлар табу. Мөселманнарга ихластан ярдәм иткән, күп кенә мәхкәмәләрдә җиңеп чыккан адвокатлар Марат Ашимов белән Руслан Нагиев бу эшкә алынсалар, яхшы булыр иде, дип уйлыйм. Мин үзем аларга мөрәҗәгать итеп карадым, бәлки алынырлар, инша Аллаһ!

Өченчесе – Вахит Имамовның «Запрятанная история татар» китабын яңадан экспертизага бирү, судтан шуны таләп итү. Моны адвокатлар да, Вахит үзе дә эшли ала.

Дүртенче – Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан бу китапны яклап хат яздырып алу. «Вахит Имамов бу китабында бары тик тарихи фактларга гына таянган, архив материалларын төп чыганак итеп алган, файдаланган бөтен хезмәтләренә дә сылтама (ссылка) ясаган. Шуңа күрә, китап экстремистик була алмый, ул халыкка хезмәт итәргә тиеш!» дип, татар тарихчылары Вахит Имамовны якларга бурычлы.

Бишенче – шундый ук эчтәлекле хатны Татарстан Язучылар берлеге дә әзерләп бирергә тиеш. Вахит үзе дә идарә әгъзасы бит әле, һәм аны яклау – безнең бурычыбыз.

Әйе, бу эшләрнең башында шовинистик көчләр, җәза органнары тора, артында, шушы болганчык суда балык тотып калырга өметләнгән үз агай-энеләребез дә бардыр, мөгаен, ансыз булмас! Бер татар көрәшчесен, аның китабын хөкем итеп, Татарстанның дәүләт суверенитеты көненә Атакайларына бүләк әзерлиләр булыр… Вахит Имамов – «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, анда хәзер милләт язмышы, татар тарихына караган бик көчле язмалар басыла, шуңа эчләре пошучылар да бардыр… «Мәдәни җомга» газетасы белән «Безнең мирас» журналын кушалар икән, дип тә сөйлиләр, бәлки Вахитның килешүен озайтмаска шушы суд вакыйгалары бер сәбәп булырга мөмкин. Вахитның тел, милләт язмышына караган бөтен митингларда да катнашуы, өздереп үз сүзен әйтүе, интернетта, бигрәк тә фейсбук сәхифәләрендә җинаятьчел режимны тәнкыйтьләве дә кайберәүләргә ошамаска мөмкин. Киләсе елга Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае була, Вахит Имамовны халык арасыннан рәислеккә тәкъдим итүләре дә бар, кайберәүләрнең, шуннан куркып, алдан-аяк киенә башлаулары да ихтимал…

Тагы да бер нәрсә уйландыра – әле ел башында ук Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Вахит Имамовны Халык язучысы, дигән исемгә тәкъдим итте. Документлары тиешле җирләргә җибәрелсә дә, бу исемне Вахитка бирмәделәр, ә кандидатурасы Казан идарәсендә бөтенләй каралмаган Клара Булатовага биреп куйдылар. Югыйсә, бүгенге көндә тарихи роман язучы татар язучылары берничә генә, шуларның иң алда барганы – Вахит Имамов, ул булырга тиеш иде Халык язучысы! Клара Булатова белән бергә, Ркаил Зәйдулла да алды бу исемне, «Бердәм Россия» фиркасеннән депутатлыкка чыгасы кеше Халык язучысы булырга тиеш, дип уйлаганнардыр югарыда. Идарә тәкъдим иткән Ринат Мөхәммәдиевка да бирмәделәр Халык язучысы исемен, чөнки заманында Татарстан түрәләрен күп тәнкыйтьләде, ә алар бер нәрсәне дә онытмый. Татарстан китап нәшриятында Вахит Имамовның томлыкларын чыгаруны туктату да юктан түгел бит, хакимияткә тел-теш тидермәгән, хәер-хак булган, кирәк урында мактап җибәргән язучылар гына чыгара ала хәзер томлыкларын… Китапка суд – шул итәк астында барган яшерен көрәшнең финишы, нәтиҗәсе дә инде, агай-эне – ак мыек мыштым гына ни белән бетәсен көтеп тора… Бер көнне чиратның үзенә дә җитәсен аңламый…

Бу урында кызым Зөлфия Кадыйрның Вахит Имамов китабын яклап «Азатлык» радиосына язган фикере белән тулысынча килешүемне белдерәм. «Вәзгыять мондый булганда, татарча китапларны русчага тәрҗемә итү куркыныч икән, итмәвең хәерлерәк, – ди ул. – Татар язучыларының аудиториясе – татар телле укучылар, урыслар һәм аларны котыртып торучы «ский»ләр түгел. Бу китап та татарлар өчен язылган, һәм халык аны кабул итте, татар милли үзаңына ул хуш килде. Шулай булгач, татардан бернинди шикаять булмагач, нәрсәгә җиде ят кешедән татар тарихын русчалата тасвирлатып, мәсьәләне куертырга? Чын татар тарихын белмәгән, тарихны совет чыганакларыннан өйрәнгән, тарихчы булмаган чит милләт кешеләреннән татар тарихы белән бәйле фикер сорау, юридик яктан да процессуаль хата, әхлаки яктан да субъектив, мәгънәсез, хәтта провокатив хәрәкәт дип уйлыйм. Татар тарих китабына бары тик татар тарихчысы гына бәя бирә ала».

Хак сүзләр.«Татарча белмәгәннәргә дә татар тарихы турында дөреслек барып ирешсен», дип, без хезмәтләребезне тырыша-тырыша русчага тәрҗемә иттерәбез, күп вакытта бу үзебезгә каршы эшли булып чыга. Игътибар итсәгез, хөкемгә тартылган тарихи-сәяси хезмәтләр – барысы да рус телендә, югыйсә, аларның татарчалары да бар иде бит! Татарчасын түгел, русчасын хөкем итәләр! Соң, шулай булгач, эшлик үз халкыбыз белән бары тик татарча гына! Тел бит ул – Аллаһның бер могҗизасы, яшерен сере, милләт серләре дә шунда саклана, нигә аны үзебезгә дошман телендә дөньяга таратырга? Бу хәлләр күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә…

Вахитка исә бу сынауны да егетләрчә үтүен телибез! Үз әдәби каһарманнарына лаек булуын, хак сүзне хөкем итүче җинаятьчел хакимият алдында баш имәвен, бу көрәшендә дә җиңеп чыгуын телибез! Халык синең белән, Вахит, чөнки хаклык синең белән! Нык тор!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии