Кем тегермәненә су коябыз?

Мин 88нче яше белән барган бабай булам. Без үскәндә телевизор юк иде. Радиодан атнага бер мәртәбә, ял көнне «Между Волгой и Уралом» дигән тапшыру була иде. Әлеге территориядә автономияле алты республика урнашкан. Бу тапшыруда бездән Фәрит, Казаннан Рафаэль Ильясовлар музыкаль өлешен алып баралар, ә төп өлешендә алты республиканың да башлыклары катнашып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр, Мәскәүгә дә үз сорауларын бирәләр иде. Әлеге алты республика – Татарстан, Башкортстан, Мари, Чуваш, Мордва, Удмурт республикалары.

Хәзер исә телевизорны ачсаң да, радио тыңласаң да гел бер балык башы: татар – башкортны, башкорт татарны яманлый. Бу бит «великий народ»ның тегермәненә су кою гына.

Мин армиядә Германиядә хезмәт иттем. Политдәресләрне Мәскәүдән килгән яшь кенә майор уздыра иде. «Ленин бабайның хәле авырайгач, Сталинны чакыра, аңа үзенең киңәшләрен бирә, – ди иде. – Дәүләттә дин юк, бары закон бар. Кемнең нинди диндә булуына дәүләт катышмый. Аның сүзе шул була – алкоголизмны, бюрократияне, приписканы бетерегез, ди. Спекуляцияне, тунеядствоны, взятканы бетерегез. Иң куркынычы – ялагайлар, аларга ышанма!» Сталин аның киңәшләрен тоткан. Без Сталинны гаеплибез. Ә бит 15нче октябрьдән 16сына каршы төндә ул Мәскәүне калдырып китмәгән. Машинасы көтеп торса да. Шуның белән 1941нче елда Мәскәүне саклап калганнар.

Минем төп фикерем шул иде: татар белән башкорт арасында дуслык кына булырга тиеш. Бер-берсен гаепләмичә, уртаклыкны табарга кирәк.

Даһи ГАЛИЕВ,

Башкортстанның Дүртөйле районы

Комментарии