Инкыйраз килмәсен дисәк

Бүгенге көндә Татарстаныбызда әле азмы-күпме дәүләтчелегебез сакланып килсә дә, милләтебезнең хәле аяныч икәнен барыбыз да аңлый, чөнки балаларыбыз туган телләреннән бизә бара. Сабый чагында балага иң илаһи ризык ана сөте кирәксә, ә үсә башлагач аның туган теле аша милли, дини һәм сәяси үзаңы формалаша. Гаиләдә генә бала ата-ана үрнәгендә олыларга ихтирам, миһербанлылык, әдәп-әхлак һәм дин тәрбиясе ала. Яшәү дәверендә баланың иң элек милли рухы үсә һәм ул кешелек тарихының иң бөек казанышы булган гаделлекне таләп итә башлый. Барыбызны да борчый торган куркыныч күренеш – бүгенге көндә балаларыбызның туган телләрен белмәве һәм милли рухы сүнә баруы. Кыргый капитализм кысаларында Русиядә Европа үрнәгендә бүген гаиләнең дә кирәге калмый бара, милли һәм социаль гаделсезлекләр дә көчәйде, милләтләрнең үз телләрендә сөйләшүе һәм гореф-гадәтләрен саклап калуы көннән-көн кыенлаша бара. Моның сәбәпләрен барыбыз да яхшы беләбез. Җөмһүриятебездә туган телләр елы узды диеп, әле бүген безгә һич тә тынычланырга ярамый. Телебезнең тамыры авылда, ләкин авыллар да бүгенге көндә картая бара, яшьләрне авылда калдыру өчен, авылны яшәртү чараларын эзләргә кирәк. Әгәр дә җире белән файдалана икән, шул ук инвестор авылны эш белән дә тәэмин итәргә бурычлы, анда яшәгән авыл хуҗалыгы белгечләренә дә, механизаторларга да яңа йортлар һәм башка көнкүреш биналары төзүне җәелдерергә вакыт. Тарихтан күренгәнчә, безнең татар халкы бүгеннән дә авыррак заманнарда яшәп тә үз-үзен саклап кала алган. Шуның өчен, бүген булган бөтен мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк. Белгәнебезчә, Советлар Союзы хакимияте заманында Урта Азия республикаларының авыл һәм шәһәрләрендә җирле халык арасында мәхәлләләргә оешып яшәүнең динне саклап калуда әһәмияте зур булды. Русиянең кайбер өлкәләрендә бүген дә милләттәшләребез зур-зур авылларда мәхәлләләргә берләшеп, туган телен, динен һәм гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Мәхәллә эчендә яшәгән милләт үз телендә генә сөйләшеп, бер-берсе белән якыннан аралашып чын татар мохитендә көн күрә, анда катнаш гаиләләр дә азая, чөнки яшьләр үзара гаилә корып, ата-бабаларыбыз үрнәгендә никах укытып, шәригать кануннарына якынаеп, туганлашып яшиләр. Безгә дә кичекмәстән милләтебезгә генә хас яшәү мохите булдырырга кирәклеге көн кадагына килеп басты. Үзегез күрәсез, бүген Русиядә гаилә институтлары бетү ягында, аерылышулар да күбәя бара, бик күпләр (шул исәптә татар яшьләре дә) «Гражданский брак» диеп кенә бергә яши. Иң аянычы – мондый «брак»лардан соң ятим балалар күбәя, ә гомер азагында ялгыз карт-коры арта. Бүгенге көндә балаларыбыз чит мохиттә тәмам бозылып үсмәсен өчен, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә милләттәшләребезне берләштерү өчен Аксакаллар шурасы һәм ветераннар дин әһелләре белән берлектә ислам тәгълиматы нигезендә мәхәлләләр системасын булдырырга кирәк дип уйлыйм. Русия законнары динне дә, милләтләрне туган телләрендә укытуны да тыймый. Бүген без капитализмда яшибез икән, узган гасыр байлары кебек, бүгенге байлар да милләт өчен балалар бакчалары, шәхси мәктәпләр ачсыннар иде. Бүгенге көндә илебездә балаларга мәктәпләр җитешми. Ул мәктәпләрдә үз халкын сөйгән, ватанын яраткан, барлык милләтләрне хөрмәт иткән, иманлы һәм укымышлы балалар тәрбияли алсак иде, чөнки милләтнең киләчәге безнең балаларыбызда. Ә бүгенге яшьләребез Европа илләренең тормышына кызыгып, укырга да, яшәргә дә читкә китәргә тырышалар. Байларыбыз да аңласыннар иде, чит илдә укытып кына баладан чын татар кешесе тәрбияләп булмый, алар хәтта ватанына да кайтмаячак. Анда яшәп калып, чит халыкка хезмәт итәчәкләр. Шуңа күрә үзебезнең мәгариф системасын камилләштереп, балаларыбызга үз туган телебездә ныклы дөньяви һәм дини белем бирергә кирәк. Кичекмәстән уку-укыту системасында милли балалар бакчасы – мәктәп яки гимназия – югары уку йорты яки милли университет белән төгәлләнгән укыту баскычы булдыру зарур. Ә инде милли университет булдыру бүгенге көндә безнең иң олы бурычыбыз булып кала. Милләтебезнең бүгенге хәленә һәм киләчәгенә битараф булмаган чын милләтпәрвәр кешеләр бергәләп киңәшеп, әгәр хакимият тә халык мәнфәгатьләренә йөзе белән борылса, инкыйраздан котылып калырбыз, дип ышанырга өметебез бар. Сүземне шигъри юллар белән тәмамлыйм:

Горур яшә!

Тарсынма татарлыгыңнан,

Татар тамыры тирән.

Ул төркиләргә таралып,

Ике кыйтганы гизгән.

Яшәгән дәүләтләр төзеп,

Йорт салган, иккән иген.

Явызлыклар күп күрсә дә,

Саклаган изге динен.

Таралса да бар дөньяга,

Һич эреп югалмаган.

Эш сөючән, уңганлыгы,

Борын-борыннан калган.

Ярдәм ит төрки туганга,

Оч(ы)ратсаң кайда да.

Без болай да бик аз калдык,

Бу болгавыр дөньяда.

Горур яшә татар булып,

Ваз кичмә туган телдән.

Кадер-хөрмәт белән яшә,

Көч алып туган илдән.

Аксакаллар шурасы әгъзасы Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,

Түбән Кама районы, Сухрау авылы

Комментарии