- 27.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русия Президенты матбугат өлкәсендә эшләүче 300ләп кешене бүләкләгән. Үзләренә дә оят, күрәсең, шуңа бу исемлек яшерен сер булып калды. Бер үк ялганны күп сөйләсәң, чынга әйләнә, һәм халыкны сарык көтүенә әйләндерергә мөмкин бит.
Безнең милләтне дә зомбилаштыру (сәяси аңгыралату) үз эшен эшли. Күбебез телевидениедән алган мәгълүмат белән яши һәм фикер йөртә. Ә кайда соң үзебезчә уйлавыбыз? Бөтен мәгълүмат системасына фанатларча ышанырга кирәк түгелдер ләбаса. Үз башыбыз белән уйларга, ишеткән-күргәннәрне анализлап карарга күптән вакыт, чөнки нинди илдә яшәвебезне онытмыйк.
«ЭХО Москвы» радиосының 17нче май тапшыруындагы кара-каршы сөйләшүдә катнашкан кешеләрнең, кырымтатарларга карата сүз һәм уй-фикерләренә чәчләр үрә тора. Әле алып баручылар, килгән күп СМСларны укый алмыйбыз, диделәр, рәхмәт яусын хет аларына. Демократичныйлар – күпләрне тормозлыйлар. Урысларның башка милләтләрне үз дошманы итеп тәрбияләнүләренә шаклар катарсың, шул чаклы яратмыйлар да соң безнең халыкны. Аларның күпчелеге чыгышлары буенча чын урыслар түгел, урыслашкан төрле милләт халкы, димәк, төп чыгышларының маңкортлары. Алар безнең үз җитәкчеләребез арасында да җитәрлек. БТИҮнең 25 еллык юбилей Корылтаен кеше төсле үткәрә алмадык, алдан рөхсәт алуга карамастан, урамдагы җыен белән генә чикләндек. Кирәк бит, үз туган җиреңдә, үз милләтеңнең мәсьәләләре турында җыелып киңәшләшергә кемгәдер ялынып, рөхсәт алып та, ул тыела. Җитмәсә әле, кырымтатарларына булышкан булып йөргән булабыз, үз илеңдәге милләтең кол хәлендә булганда. Мәскәү тарафыннан татар-башкорт арасында каршылыклар тудырылды, инде хәзер Казан татарлары белән Кырым татарлары арасын бозмакчылар. Монда Татарстан мескен хәлдә, нишләсен инде, ул Мәскәү алдында җырлаучы гына.
Кырымтатарлар Украина составында да рәхәт яшәмәде, шулай да әкренләп булса да аларның проблемалары хәл ителә башлаган иде. Чөнки киләчәктә Украина Европа юнәлешен алган очракта, Кырымның цивилизацияле юлга чыгачагына өмет бар иде. Русия Кырымны «Украина фашистлары»ннан саклап калабыз дигән булып яулап алды. Ә хәзер, Русия составына кергәч, «бандитлар»дан яклаучылар һәм Кырымның Татарстанга килеп өйрәнгән җитәкчеләре, 17нче майдан 6нчы июньгә чаклы бернинди митинглар-чаралар үткәрмәскә, дигән карар чыгарганнар. Имеш, Донецктан (Украина) төрле экстремистлар кереп, чуалышлар ясап, курортка ял итәргә килүчеләрнең тынычлыгын бозачаклар, дип аңлаталар. Ә 6нчы июньнән соң ярыймы? Монда төп сәбәп – 18нче майда Симферополь белән Севастопольдә ел саен үткәрелә торган Хәтер көне. Быел депортациянең 70 еллыгы иде. Симферополь белән Севастополь Украина чигеннән ерак, курорт зонасында да түгел. Өйләрдә христианнар кебек шәмнәр куярга һәм зиратларга барып искә алырга тәкъдим иттеләр. Депортация башыннан алып, вафат булган кырымтатарларның каберлекләре кайда гына юк! Себер белән Урта Азиягә бер төенчек белән сөрелеп, товар вагоннарында барганда, юл буйларында һәм урнашып яши башлагач кына да милләтнең 46 проценты үлеп бетә. Демобилизациядән калган барча ир затын, 10 көн алдан военкоматка чакырып, җыеп бетергәннәр, шулай итеп, балаларны, хатын-кызларны һәм карт-корыны яклаучысыз калдырганнар. Никадәр ир-ат «Ватан»ны саклап сугышта ятып калган! Мескеннәр, нәрсә генә күрмәгән бөтен бер милләт. Безнең баштан узмаса да, коточкыч фаҗига бит бу!
Хәзер, Русиягә күчкәч, бергә җыелып искә дә ала алма! Нәкъ бездәге кебек: былтыр ел саен үткәрелә торган 15нче октябрь – Хәтер көнен Ирек мәйданыннан кудылар, бабаларыбыз үлеп калган җирдә куеласы һәйкәл урынына бару рөхсәт ителмәде. Бер елны Фәүзия ханым Бәйрәмова белән булырга тиешле матбугат очрашуын, алдан килешенгән булуына карамастан, көч структуралары үткәрергә рөхсәт итмәде. Фәүзия ханым журналистларга очрашуның ни өчен узмавын аңлаткач, аны, килешенмәгән митинг үткәрде, дип, судка бирделәр. Ә инде быел Русиянең 32 төбәгеннән 350гә якын делегат килгән Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилей Корылтаен тыйдылар, оештыручыларны судка тарта башлаганнар. Хәер, үз халкын яклаучыларны Русия Федерациясе суд юлларыннан өздереп тормый инде, берсе бетүне көтеп тормый, икенчесе әзер, эшләре яхшы бара.
Кырымтатарлар барыбер 18нче май – матәм көнен, читтә булса да, өсләрендә, куркытып, хәрби вертолетлар очып йөрүгә карамастан, үткәрә алганнар. Хәрбидән интервью алып торганда, кырымтатарның карашларын яктырткан күренекле журналистны да тоткарлаганнар, янәсе, экстремист икән.
Алдынгы карашлы дини яшьләребезне гаепсезгә тоткарлыйлар һәм, көч кулланып, булмаган гаепләрен үз өсләренә алдыралар. Аларны яклап чыгучыларны суд юлларында йөртәләр. Хөкүмәтнең кеше хокукларын яклаучылары һәм дин әһелләре дәшми. Барып хәлләрен белешергә, ни өчен тоткарланганнарын сорашырга буладыр бит?! Алар да безнең сыман Аллаһ тарафыннан яратылган кешеләр. Үзебезнең хөкүмәтебез ичмасам халкыбызны булса да якларга тиештер бит?..
Көч структуралары, судсыз-нисез, «террорчылар барлыгы күренде дип хәбәр алдык», дигән булып, урында ук юк итәләр – әкренләп чүплиләр. Ике-өч «террорчы» дигән кешене дә тота алмыйлармы? Әллә халыкны киеренкелектә тоту һәм бүләкләр кирәкме?
Купшы зур парадларда, гаскәрнең көчен күрсәтеп, бөтенесен дә шүрләтеп тору кирәк. Куркырсың да шул! Балтыйк буенда да, Казахстанда да һәм СССР составында булган башка дәүләтләрдә дә урыс милләте яши. Русия, Украинада буталчыклар булдырып, аны бугазыннан тотты, Европаның каршылык күрсәтүенә карамастан, Украинаның «тыны» әкренләп кысыла.
Илкүләм гаделсезлек, милләтара нәфрәт. Булмаган дошманны эзләгәнче, тыныч кына, кешечә, икътисадны күтәрү һәм яшәү шартларын яхшырту өстендә эшлисе дә бит… Булган җирләребезнең күбесе буш ята. Завод-фабрикалар хакында сүз дә юк, бөтен әйбер читтән керә. Урланган керем чит ил банкларына агыла һәм аларның икътисадын күтәрә. Инвесторлар килергә курка. Цивилизацияле илләр бездән читләшә. Соңгы вакытта Кытайга арзан бәягә энергоресурслар сатып, аны тагын да баетачакбыз, ә үзебездәге җитештерү һаман элеккечә түбән дәрәҗәдә калачак икән әле. Себер тагын да тизрәк кытайлашыр, күрәсең.
Ил халкының мие томаланган, исерек сыман. Кырымны асрауга тагын ничәмә миллиардлар кирәк булачак, ул тагын безнең җилкәгә төшәчәк. Мәскәү бюджетыннан да, андагы халык кесәсеннән дә тотып калмаячаклар, андагы халык акыллы, каршылык күрсәтеп, митингларга чыгачак, ә төбәкләргә бүленгән акчаның кайсыдыр өлеше тоткарланачак, планлаштырылган эшләр үтәлмәячәк, халкы белми дә калачак, чөнки хуҗалар әйтмәячәк.
Милләтебез эшчән, сабыр һәм күндәм булды, гадел кешенең милләтенә карап тормый ул. Ә инде толерант булыйк дип, безгә акыл сатасы юк, каныбызга сеңгән, аны башкаларның аңына кертәсе иде. Ләкин… Үзегез күрәсез: чит төбәкләрдә мәчет тә төзергә рөхсәт бирмиләр, биргән очракта да төзи алмыйлар, чөнки мәчет булырга тиешле урындагы халыкны безнең дингә, милләткә каршы котырталар. Үзебездә дә телебезгә каршы эшлиләр. Укымышлы һәм югары фикерләү сәләтенә ия булуыбыздан куркалар. Киләчәк буын балаларыбызны шуңардан мәхрүм итүгә ата-аналар да өлеш кертә. Ә җырлап-биеп кенә ерак китеп булмый.
Күпчелегебез уйлап тормыйча, күркә кебек кәпрәеп яшибез, ә халкыбызны ни көтә? Уйлашыйк-фикерләшик киләчәк турында. Кайчан да булса айнырбыз, бәлки, башка милләтләр дә уйлана башлар. Әлбәттә, ялганга корылган җәмгыятьтә җиңел түгел, кая барасың, ә яшәргә кирәк. Безгә милләтебезне саклап калырга һәм тәрбияләргә кирәк. Элеккеге заманнар бетте. Берәү дә китереп бирмәячәк. Хәзер олигархлар чоры. Халык депутатларының һәм хуҗаларыбызның күпчелегенә ышанып булмый, безне саталар, милләт мәнфәгатенә хезмәт итмиләр. Аларның кайсынадыр Аллаһы Тәгалә бәрәкәт биргән икән, булыш милләтеңә хәлеңнән килгәнчә, күңелең тыныч булыр! Халкыбыз бөтен яңалыкны эләктереп алып, республика файдасына куллансын. Кемнеңдер колы булып түгел, үзебез өчен җитештерергә кирәк.
Бу система барыбер җимереләчәк. Аңарчы милләтебезнең санын арттырырга һәм рухи яктан үсеп калырга тиешбез. Хәзергә бездә дин иреге бар, Коръән нигезендә китап-вәгазьләрдән файдаланып, балаларыбызга әхлакый тәрбия бирергә тырышасы иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов икътисадны күтәрергә тырыша, туган телебезне үстерергә тели. Акылыбызны эшләтеп, эш-хезмәттән җирәнмичә, динебезне һәм ана телебезне саклап калсакчы!
Илгизәр АКЪЕГЕТ.
Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.
Зомбилашмыйсы иде,
Комментарии