Урысны кем кыерсыта?

Урысны кем кыерсыта?

«Аргументы и факты» гәҗитенең быелгы дүртенче санында В.Жириновскийның «Почему надо защитить русских и в России, и за рубежом?» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Үзенең мәкаләсендә бу кеше, большевиклар илне милли кисәкләргә бүлеп, аларга зур өстенлекләр бирделәр, ди. Үзәк Русиядә яшәүче урыс өлкәләренә ул мөмкинлекләр, имеш, булмаган. Ул: «Россия для русских!» – дип, күптәннән әйтеп килә бит инде. Әгәр дә Русиядә 200 милләт яшәсә, аларның бары берсенә генә урын бар булып чыга, ә калган 199 милләткә кая барырга? Жириновский тарихны яхшы белә, әмма урыс дәүләтенең, урыслар яши торган җирләрнең Мәскәү, Псков, Новгород тирәләрендә генә булуын оныта. Әкренләп, урыслар (славяннар) Төньяк Боз океаны ярларын, Уралны, Көнчыгыш Себерне, Көнбатыш Себерне, Ерак Көнчыгышны сугышсыз-нисез генә Русиягә кушалар. Тарихта язылганча, 52 ел сугышып, Төньяк Кавказны яулыйлар. Шулай итеп, зур бер ил ясала. Хабаров, Москвитин, Витунс Беринг Тын океан ярларына барып чыкканда Уралда һәм аннан көнчыгышка таба булган җирләрдә бер генә урыс кешесе дә яшәми әле. Жириновский нәфрәт белән карый торган Советлар чорында 100 ел барышында дәүләт түнтәрелешеннән соң (Жириновский шулай ди), Русия җирендә халыклар дуслашты, тигез хокук алдылар, бергәләп авыл хуҗалыгын үстерделәр, илне бергәләп индустриальләштерделәр, бергәләп дошманны җиңделәр, бергәләп балалар тәрбияләп, бүгенге көнгә кадәр дус булып, тату булып яшиләр. Шул ук вакытта урыс халкына, урыс теленә, урыс мәдәниятына зур ихтирам күрсәтелә. Урыс телендә белем алабыз, дөньяны таныйбыз, тарихны өйрәнеп, илебезне һәр яктан яхшыртыр өчен алган белемнәребезне, тәҗрибәбезне кулланабыз.

Алга таба Владимир Вольфович Русияне өч губернага бишәр миллион кеше итеп бүлсәк, бу иң яхшы модель булачак дип саный. Күз алдына китерегез әле, ничә еллардан бирле шушы административ бүленеш белән яшәп, хәзер өч зур кисәккә бүленүне. Киләчәктә бу өч зур кисәк аерылып чыксынмыни? Әйе, безнең мондый тәҗрибә бар инде, М.С. Горбачев эшнең кая барып чыгасын белмичә, яңа модель күрсәтте, СССР таркалды. Хәзерге чорда илне өч кисәккә бүлү умарта оясына таяк тыгып болгатуга тиң була дип уйлыйм мин.

Тагын бер яңалык: Конституциядә язылган: «Без күп милләтле Русия Федерациясе халкы», – дигәнне, «Без урыслар һәм РФнең башка халкы» дип үзгәртеп, урыс халкының дәүләт төзүче статусын күрсәтүне закон аша танырга кирәк дип таба. Тигез җирдә урыс халкын аерып купайтып күрсәтү түгелме соң бу? Барыбыз да тигез хокуклы, дигән закон бозылмыймы соң? Әгәр дә ниндидер сәбәп буенча миннән: «Син нинди милләт кешесе?» – дип сорасалар, мин: «Башка халык», – дип җавап бирергә тиеш буламмыни?

Милли сәясәтнең нигезендә үзенең махсус культурасын тудыручы урыс халкын илнең тарихи һәм мәдәният тудыручы субъекты дип танырга кирәк, ди Жириновский.

Уйлап карасаң, безнең илдә инде борынгы гасырлардан бирле төрле милләт халыкларының кушылуы бара. Урыс культурасын тудыруда һәм үстерүдә башка милләт кешеләренең әһәмияте бик зур дип уйлыйм. Бүгенге көндә чиста урыс милләте, татар милләте, коми, якут, бурят, монгол һәм башкалар юк бит инде ул. Минем гаиләм – татар гаиләсе, ә менә бер киявем – башкорт, икенчесе – урыс.

А.Х.Халиковның «Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» дигән китабында (Издательство «Казань», 1992) язылганча, урыс культурасы төрле культуралар тәэсирендә үсә. Анда болай диелә: «…беренче гасырдан соң урыс халкы дип аталачак халыкның Россия дип аталачак дәүләтнең нигезе болгар чорында ук салына башлаган дип уйларга кирәк. Ләкин бу процессларда борынгы рус кенәзлекләре һәм славян-рус кабиләләренең генә түгел, Идел Болгарстаны һәм бүгенге Идел һәм Урал буе татарлары дип аталган халыкның роле бәхәссез» (18нче бит). Болгар-татарларга бәйле 500 фамилиядән бер-ике генә мисал китерәсем килә: Аксаков, Булгаков, Годунов (Борис Годунов), Гоголь, Дашкова (Русия Фәннәр академиясенең беренче хатын-кыз академигы), Державин (Гавриил Державин шушы нәселдән), Ермолаев, Карамзин, Корсаков, Мусин-Пушкин (А.С Пушкинның туганнары Казан губернасының генерал-губернаторы), Нарышкин, Романов, Тургенев, Чадаев…

Хәзерге бик катлаулы чорда илнең административ бүленешен үзгәртү, ил халкын башка исем белән атау яхшылыкка китермәс дип уйлыйм. Күпме еллар дус булып яшибез, эшлибез, илнең икътисадын күтәрәбез… Алга таба да дус булып, тынычлыкта яшисе килә.

Зилә ХАФИЗОВА,

Пермь шәһәре

Комментарии