Яттан күрмә!

Яттан күрмә!

Татарстанда яшәп хезмәт итүче халыкларның гадел хезмәтеннән кергән табыштан үзләренә бер кыйпылчык кына калуына без күнеккән идек инде. Моңарчы Татарстан республикасында төрле милләт халыклары бер-берсе белән тынычлыкта яшәп ятты. Хәзер кемнәр тарафыннандыр оештырылган бер төркем урыс шовинистлары көнбатыштагы башкалага күп зарланудан соң, телебезне уку йортларында өйрәтүне тартып алалар.

Татар халкы бу җирләрдә моннан 20-30 мең ел элек яши башлаган. (Кара: академик Мирфатыйх Зәкиевнең 7 томлык китабының 2нче томын). Димәк, без ата-бабалар җирендә яшибез. Соңгы гамәлләр шулай ук Конституциядә язылган законнарга да каршы килә. Яшь буынны үз ана телендә, үз милләте хакында укытмагач, кайдан өйрәнсен әдәби телен, мәдәниятен, сәнгатен? Балага 3-4 сыйныф үз телендә уку җитә, дигән сүз ул – наданлык. Бала ул вакытта әле иҗекләп укырга гына өйрәнә, кайда әле үзе фикерләү? Гаиләдә өйрәнсен дигәне дә буш сүз. Ата-ана, күзен тондырып, эшкә чаба – жуликларның байлыгын арттыра.

Башка милләт балаларына да татарча өйрәтүнең зыяны юк, бары яхшы гына. Чөнки мондагы җирле халыкны аңлаячак. Киләчәктә чит төрки телле дәүләтләргә, җирләргә барган очракта, аңа аралашырга җиңел булачак. Теге вакытта латин графикасына күчкәндә аларга укуы тагын да җиңелрәк булган булыр иде. Хәрефләрнең әйтелеше телебезнең авазлар системасына туры килә. Төрки телләр дә шул графикада. Җирле халыкның телен, гореф-гадәтен белгәндә барысының да күңеле тыныч кына буласы да соң… Болай барсак, бөтенләй бетүебезгә дә күп калмый бугай. Барчасына да үзебез гаепле. «Мин нишли алам соң?» димик. «Шайтан тартмасын» карап утырып, зомбилаштык. Үзебез фикерләргә өйрәнмибез. Сайлаулар вакытында кемгә тавыш бирәсен уйламыйбыз, хуҗалар әйткәнне генә күрсәтәбез. Алар үз урындыкларында каршыларындагы өстәлгә карап утыруны хуп күрә. Малларын саклыйсы бар, ә синең-безнең мәнфәгать кирәк түгел аңа.

1990нчы елларда халык таләбе белән яулап алынган уңышлар, төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр бәрабәренә сатылып бетеп бара. Безнең халыкка күрсәтелә торган гаделсезлеккә карата Дәүләт Думасындагы Татарстан вәкил-депутатларыбызның берсе генә дә дәшми, күтәреп чыкмый. Шулай ук үзебезнең Госсоветтагылар да. Алар безнең халыкны якларга тиеш, бурычлары шул. Халык фикеренә колак салу юк, киңәшләшергә буладыр бит! Соңгы Госсовет сессиясендә ана телебезне бер тавыштан САТТЫЛАР. Ичмасам, бер-ике каршы да юк бит! Оят! Тавыклар да көләрлек сезнең кыланмыштан. Барчабызны да бер төсле итеп, 10-12 метрлы кәфенгә төреп күмәчәкләр. Нишләп шул турыда уйламыйлар икән?

Үрнәк алыгыз, «хөрмәтле» маңкортлар, урыс телле мәктәп директоры – урыс милләтеннән булган П.А. Шмаковтан. Безнең телне ул яклап чыкты. Хәзер төрле судлар аша аның рухын сындырмакчы булалар. Ул татар теле дәресләрен бетермәде. Мондагы җирле халык телен хөрмәт итә, һәм, минем укытучылар белән бу уку елы беткәнче хезмәт килешүе төзелгән, ди. Әле тагын Югары һәм район судларында да эше каралачак. Яклаучылары зал тулы була. Безнең халыкның, үз теленең укытучылары кайда? Югары белемне нәрсәгә алдыгыз? Уртача зиһен булырга тиештер, хезмәт хакы өчен генә яшәүдән ни файда халкыңа?

Әнә БТИҮ картларын да милләтне яклап йөргән өчен судтан-судка кудылар. Югары судта, бу айның 24ендә утырыш буласы. Имеш, «Хәтер көне»ндә татар телен яклап сүз әйтергә ярамаган икән. «Хәтер көне»ндә телсез булырга тиеш булганнар.

25нче гыйнварда Вахитов районы судында тагын бер утырыш. Янәсе, карарларны татар телендә чыгаралар. Чебоксарда ЧувИҮ булсалар, билгеле, чуаш телендә язып чыгарырлар иде. Делопроизводство (канцелярия) эшләре ике телдә алып барылуга карамастан. Икенче эш – депутатларны татар телен саклау хакында бәхәскә чакыру да ошамаган. Янәсе, үз карашларыңны белдерергә ярамый икән. Бер шул «картлач»лар йөри әле Конституция нигезендә эшләү-яшәүне таләп итеп. Шартнамәне үзгәртеп озынайту хакында да алдан чаң суккан идек. Нишләмәк кирәк, «булдыра алмадылар» шул…

Ярар, буласы булган инде, шыңшып ни файда?.. Безнең милләт гомер буе күпне күрә инде. Явызлар җиңә шул, үзең этләшә белмәсәң. Бер җае чыгар әле. Киноларда да иң соңыннан гаделлек җиңә. Киләчәктә милләтебезне саклап калырга теләсәк, ата-аналар укучы балаларына өч телне дә камил белү кирәклеген аңласалар, яхшы булыр иде. Үзлегебездән гыйлем туплау кирәк, бар яктан да акылны эшкә җигеп яшәргә. Тормыш ул сәясәттән тора. Әби-бабаларыбызның милли аң дәрәҗәсен саклап, үз нәфесебезгә караганда милләтебезнең киләчәге хакында уйлансак иде. Бигрәк тә сәяси белемебез юк, эш ягыннан сынатмасак та.

Милләтебез алдында торган бурыч, минемчә, ата-аналарның аңын күтәрү, тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре белән яшәгән үз дәүләтебез булганлык турында горурлану хисен уяту.

Мәгариф җитәкчеләре югары уку йортларына керергә теләкләре булмаган укучылардан БДИны тапшыртмаска, 11нче сыйныфны тәмамлаганнарны гомуми белем алулары турындагы аттестат белән тәэмин итәргә, дигән указ чыгарса, яхшы булыр иде. Нинди хәлгә җитүебез хакында барчабызга да уйларга вакыттыр.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии