Ятимнәр һәм урыс булмаган халыклар хакы бармы?

Ятимнәр һәм урыс булмаган халыклар хакы бармы?

Президент Владимир 20 декабрь көнне матбугат очрашуында, милли республикаларны үзгәртү референдум йә төбәк парламенты карары нигезендә генә була ала, дип белдерсә дә, бу чарага бер көн кала, 19 декабрьдә «Русиянең милли сәясәт стратегиясе»н имзалады. Белгечләр фикеренчә, әлеге документның нигезенә 2025 елга кадәр милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау, республикаларны юкка чыгарып эре сәнәгать төбәкләре булдыру салынган.

Стратегия шыпырт кына, киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылмый әзерләнде дияргә була. Анда бәхәсле урыннар, каршылыклы тезислар җитәрлек. Хәер, Русиядә ике төрле стандартлар хакимлек итә бит һаман да. Путин матбугат конференциясендә дә ихлас күренмәде, һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Әйтик шул ук референдум яки төбәк парламенты карары нигезендә генә республикаларны үзгәртү фикере… Әйе, илбашы демократик фикер йөртә, читтән караганда. Әмма «яки»ләр артында мәкер ята шул. Минемчә, озак көтәсе калмады, республикалар бетәчәк, өязләргә әйләндереләчәк. Жириновскийның 1990нчы еллардан бирле хыялланган планы гамәлгә куелачак. Юк, әгәр референдум булса, ул барып чыкмас. Әмма «яки» ярдәмгә киләчәк. Минемчә, эш референдумга барып җитмәс. Аны «одобрямс» дип утырган депутатларыбыз хәл итеп куячак. Бүген Русиядә сайлау институты череп таркалган. Быел Татарстан Югары шурасына өстәмә сайлаулар аны тагын бер кат дәлилләде. Бигрәк тә Апас сайлау округындагы хәлләр уйландыра. Әле яңа гына сайланган , КФУ ректоры Илшат Гафуров турында ни генә язылмады, ул, әгәр хак булса, әллә кайчан Ходорковскийлар янында казна ризыгын ашарга тиешле кеше. Тикшерү булмагач, шул ук КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиев, бу университетның абруена суга торган хәбәр, тикшерүегезне сорыйм, дип мөрәҗәгать итеп карады, тик үзе декан урынбасары эшеннән китеп барды. Инде аның начальнигы – журналистика факультеты деканы да икенче эшкә авыштырылды. Юкса, укытучы матбугатта күренгән хәбәрләрнең дөреслеген тикшерергә генә сорады.

Мин Илшат Гафуровның намуслы булуыннан шикләнмим. Алайса, аңа журналистлар яла яккан булып чыга түгелме?! Мин булсам, намусымны чистартыр өчен, гауга куптарыр, яла ягучыларны судларга җәлеп итәр идем. Юк, тормыш үзагымында дәвам итә.

Дөрес, заказлы тапшырулар белән дан казанган «НТВ» телеканалы «Протест анатомиясе» дигән тапшыруны күрсәткәч, тикшерүне, ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итүче Ясәвиев кебекләр дә күренмәде, ә менә тапшыру геройлары – протест акцияләрен оештыручылар Развозжаев Украинадан урланды, Навальныйга да эш кузгаттылар. Мөгаен, аларга Ходорковский язмышын кабатларга туры килер… Әнә шундый аңлашылмаган стандартлар безнең илебездә.

Әле менә ятимнәрне калкан итеп, илебез абруен яклыйбыз. Америка законын кабул итте бит. Без дә җавапсыз кала алмыйбыз. Кем ничектер, мин АКШка үпкәләмәс идем. Магнитскийның төрмәдә үлеменә сәбәпче затларны тикшереп, гаепле яки гаепсез булуларын исбатлар, әле АКШка рәхмәт тә әйтер идем. төрмәдә тиешле ярдәм булмау, битарафлык аркасында җан тәслим кылды бит. Юк, без үз чиновникларыбызны кыерсытырга ирек бирмәбез. Коррупционермы ул, намуслымы, мөһим түгел. Американы җавапсыз калдырырга ярамый. Ләкин ничек? Без анда кеше хокукларын бозучыларны шулай ук дошман итеп игълан итәбез, дидек, әмма андыйлары табылмады бугай. Һәм озак уйлый торгач таптык. Америкалылар безнең балаларыбызны бик теләп гаиләсенә ала бит. Һәм, шунысын да әйтергә кирәк, күбесе гарип балаларны алып китә. Һәм менә антимагнитский законы авторлары чәчләрен йолкый: баксаң, соңгы 2 дистә ел эчендә анда бездән киткән 21 бала үлгән. Әйе, фаҗига, борчылырлык күренеш. Һәм урынлы сорау туа: ә бездә үлмиләрме? Бездә балалар кыерсытылмыймы, балалар сукбай хәлендә яшәмиме? Бездә исерек ата-аналардан җәбер-золым күрмиме сабыйлар? Кызганычка каршы, олыларның җәбер золымыннан зыян күреп гомерләре өзелгән балаларның төгәл саны юк. Статистика, бу нисбәттән җыелмыймы, әллә сер итеп сакланамы? «Эхо Москвы» радиосы хәбәренә караганда, кара исәп белән генә чутлаганда да 15 ел эчендә 1220 бала һәлак булган. Тик бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин. Чөнки күп фаҗигаләр судка барып та җитми. Узган ел гына да 82 мең бала калган. Бездә чиратлар булса да, уллыкка яңа туган балаларны гына алырга телиләр. Әле гарипләрне алучы бөтенләй юк диярлек. Ятимнәр йортларында тәрбияләнгәннәрнең зур күпчелеге рухи яктан гарип булып җитлегә, язмышын төрмә белән бәйли. Депутатларыбызның менә бу вәзгыятьне үзгәртү буенча берәр эш кырганнары бармы?!

Шулай булгач, рәсми Русия Магнитскийның үлемендә гаепле дип шикләнелүчеләрне яклап ятимнәрнең бәхетен урлый түгелме? Әйе, АКШта үлгән 21 бала аз сан түгел. Әмма, халык мәнфәгатьләрен кайгыртабыз дип, шул халык акчасына яшәүче хөрмәтле депутатларыбыз ник моңарчы берни кырмаган?! Ник Америкада үлгән балаларыбызның 21гә җиткәнен карап торган?! Магнитский законы кебек, түрәләрнең мәнфәгатьләрен чикли торган закон пәйдә булгач кына ятимнәргә ябыштылар. Чөнки АКШның Магнитский законы ул Русия халкына файдага гына, ә менә коррупционерларга зәхмәт. Чит илләрдәге байлыктан коры калырга мөмкинсең. Безнең депутатларыбызның, түрәләрнең балалары чит илләрдә белем ала, байлыкны да Русиядә тоту бик үк ышанычлы түгел.

Кыскасы, 2012нче елның ахыры гаҗәеп искитмәле булды әле минемчә. Ятимнәребезне чит илләрдәге гаиләләргә урнаштыруны тыю ул, минемчә, «беткә үч итеп тун ягу» гына түгел, беткә үч итеп, баш тиресен салдыру – бетләрлек чәч үсмәсенгә.

Менә шуннан ник безнең абруебыз бер дә юк, ник русиялеләрнең үзләрендә дә патриотлык хисләре аксый, дип аптырыйбыз. Теге 2025 елга кадәр илдә бер милләт кенә калдыруны максат итеп куйган іонцепция ярдәмендә генә бер төрле уйлый торган телсез, милләтсез соры масса булдыра алсак кына инде. Белмим, барып чыгар микән. Бер дә ризалашасы килми бит. Барыбер тормыш үзгәрер, демократия, сүз иреге килер. Коррупция җиңелер дип өметләнәм. Бирсен Ходай. Яңа елга миннән шундый теләкләр.

Ихтирам белән Сәйдулла КУТУШЕВ.

Ятимнәр һәм урыс булмаган халыклар хакы бармы?, 3.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии