АЭСларның бәясе – безнең киләчәк

АЭСларның бәясе – безнең киләчәк

Мин сәясәтне аңламыйм. Юлия Тимошенкога карыйм да, хатын-кызның сәясәтне аңламавы яхшырактыр, дигән фикергә киләм. Ә шулай да кайчак аңлыйсы килә. Мәсәлән, әле узган атнада гына Дмитрий Медведевның Русиядә энергетика үсеше стратегиясе турындагы документы билгеле булды. Анда Русия территориясендә 9 төзү турында сүз бара. Шуларның берсе Татарстанда төзеләчәк. Дөресрәге, 1990нчы еллар башында җәмәгатьчелек, шул ук Татар иҗтимагый үзәге каршылыгы аркасында районы Кама Аланында туктатылган төзелеш яңартылачак кына.

Интернеттагы гайбәтләргә ышансаң, бу АЭС төзелеше яңартылу әле күптән түгел генә булган самолет шартлауга да бәйле, имеш. Рөстәм Миңнехановны Мәскәү шул рәвешле кисәткән һәм шуңа күрә ул әлеге АЭСны төзүгә рөхсәт биргән, дип санаучылар бар. Шулай ук моны татарны кырып бетерергә теләүнең бер күрсәткече, Универсиада өчен түлисе бурычыбызны каплау һәм тагын әллә ниләр белән дә аңлаталар. Әлбәттә, бу бик беркатлы шәрехләүләр. Тик, ничек кенә булмасын, бу төзелешкә битарафлар аз. Интернетта булган сораштырудан күренгәнчә, күпләр аңа каршы. Алар саны меңнәр белән исәпләнә. Ләкин бу фикерләрдән берәр уңай нәтиҗә булса икән?! Әлеге сораштыруны хөкүмәт үткәрми бит, ә ул нибары минем кебек сәясәтне аңламаучылар тарафыннан гына оештырылган. Югарыдагылар, әлбәттә, халыкны сорап тормаячак. Коллардан беркайчан да фикер сорамаганнар.

Нигәдер, АЭС дигәндә, Чернобыль фаҗигасе искә төшә. Хиросима, Нагасаки турында укыганнар күңелдә яңара. Әле ике ел элек кенә булган Фукусима тарихы да әллә кайдан күңел түреннән аваз сала. Болары – бөтен дөнья белгән вакыйгалар. Чернобыль һәм әле дә шул фаҗига зонасында яшәп ятучы әбиләр турында Америка инде бүген фильм төшереп маташа. Ә Фукусима… Япониядә бүген халык паникада. Бөтен ашаган ризыкларында: суда, дөгедә, иттә, сөттә, балалар ризыгында радиация эзе табыла. Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы яңа йортлар, юллар төзүдә дә радиактив гравий файдаланылуын яшерми. Көньяк Сахалинда дистәләп кеше көн дә яман шештән кырыла һәм сәбәбен бары тик радиациядән генә күрәләр. Бу – билгеле фактлар! Ә менә Фәүзия Бәйрәмованың «Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында» дигән китабын күпләрнең күргәне дә юктыр. Халыктан яшерелгән вакыйга – Чиләбе өлкәсендә, «Маяк» химия комбинатында 1957нче елда булган атом аварияләре бик азларга гына мәгълүм. Ничәмә-ничә урыс авыллары эвакуацияләнеп, татар авыллары шул радиоактив зонада яшәп калган. Әле дә яшәп яталар. Анда яман шештән үлүчеләрнең саны хәтта төгәл күрсәтелми дә. Шушы фаҗига сәбәпле һәм авыручылар күп булганга, Чиләбедә 2007нче елда Позитрон Эмиссион Томография үзәге төзелде.

Безнең газетага да шушы урында эшләгән һәм хәрби хезмәт узган кешеләрдән хатлар килә. Дәүләткә алар кирәкми, алар үзләренә бернинди ташламалар булмаудан зарлана.

Күп танышларым Татарстаннан качарга җыена башлады. «Бу төзелешкә ике-өч ел китәр, шушы вакыт эчендә җыенып, моннан китү ягын карыйсы иде», ди алар. Бу хәбәрне ишеткән халык куркуда.

Тик, физиканы яхшы белгән һәм сәясәтне аңлаган кешеләр китми, ә АЭС төзелгәч, хәлләр яхшырачагына ышана. Электр энергиясе дә арзан булачак икән бездә. Һәм экологик яктан караганда да, ТЭЦ, ГЭСлар белән чагыштырганда АЭС файдалырак, имеш. Һәрхәлдә, интернеттагы форумнарда катнашучы мәктәп укучылары моны географиядән өйрәнүләрен әйтеп тора.

Атом төш физикасы буенча укыган бер танышым да: «АЭСта фаҗига булу мөмкинлеге бик кечкенә. Ул Чернобыльне сөйләүчеләр, халыкны куркытучылар, АЭС төзелешеннән бик күп акча югалтучылар гына. Әйтик, АЭС төзелмәсә, кемнәрдер миллионнарын югалта, чөнки әле кичә генә алардан электр энергиясе сатып алган кешеләр, иртәгә инде алардан алмый, ә АЭСларның арзан энергиясеннән файдалана. Шуңа алар кешеләрне куркыта», – дип аңлатма бирде. Бәлки, бу хактыр да, ләкин…

Европа бит тиктомалга гына АЭСлардан баш тартмады. Андый электр энергиясе арзан дию – халыкны алдау. Радиактив калдыкларны утильләштерү бик кыйммәт. Аны кая куярга белмәгәнгә күрә АЭСларны төзү туктатылды дип беләм. Ә безнекеләр бу калдыкларны утильләштерми – күмеп кенә куя. Әнә Башкортстанның Иглин районында шундый бер яңа «зиярад» ачмакчы булалар. «Азатлык» радиосы хәбәренә караганда, Ләмәз авылы халкы үзләрендә атом калдыклары полигоны төзелешенә каршы чыга. Татарстанда да андый полигон бар.

Җир астында эчәр су чыганаклары булуын аңлатып торасы юктыр. Нефть табып та күп зыян салабыз табигатебезгә. Бу АЭСлар киләчәк буыннар – кешелекне, меңләгән гомерне җир йөзеннән юкка чыгару хисабына төзелә. Аңлыйсызмы, алар арзан түгел – алар артык кыйммәт! Юкса, бик арзанлы энергия чыганаклары җитәрлек бит. Заманында һәр авылда җил тегермәннәре, инешләрдә су электростанцияләре эшләп утырган. Аларны сүттеләр. Бүген инде бөтенләй оныттылар да… Кояш энергиясен файдалану турында сүз бара, кояш батареялары күптән кулланылышта. Шуны ничектер файдаланып булмыймы?! Ванганың әйтеп калдырган фаразлары: «Кеше эчәргә су эзләп тилмерер», – дигәне искә төшә дә, бу көннәрнең якын киләчәк булуын аңлыйм.

Бездә бит киләчәк турында түгел, бүген яшәгән халык турында да уйламыйлар. Халык турында уйлаган илдә көн дә бер фаҗига булмый, самолетлар егылмый, теплоходлар батмый шул… Бездә, бәлки, Фукусимадагы кебек җир тетрәү куркынычы да юктыр (хәер, җир селкенү фактлары бездә дә теркәлә), ләкин әле узган атнада гына Түбән Камадагы химия заводына барып җитә алмаган ракеталар башка вакытта ялгышмас кебек. Ул якларда яшәгән халыкны болай да шул Аллаһы Тәгалә үзенең уч төбендә генә өф-өф итеп саклый ахры. Анда бит һәр яклап – химия! Менделеевскида – азот, Алабугада – кремний һәм дары (бу завод төзелешенә дә халык дәррәү каршы чыкты, колак салучы гына булмады), Түбән Камада – Нефтехимия, Чаллыда – Камаз… Тулы бәхет өчен АЭС кына кирәк иде. Барысы да Чулман елгасы буенда. Ә аның тармаклары ерак-еракларга тарала…

Нигә кирәк бу АЭС? Электр дефицитын каплау өченме? Нинди әкият! Русиягә электр җитми икән, нигә ул аны Кытайга арзанга гына сата? Нишләп мин ай саен 1 кВт энергия өчен 2,88 сум түлим, ә ул аны Кытайга 1,5 сумга гына бирә? Электрга, газга, бензинга бәяләр арта бара, ә Кытайга сатуда гына үзгәреш юк. Әгәр Мәскәүгә электр җитми икән, төзесен АЭСны Мәскәүдә. Кремльдә төзеп куйсын да, Кытайга сатып утырсын!

Әйе, мин сәясәтне аңламыйм. Тырышсам да, аңлый алмыйм. Ләкин минем яшисем килә. Шуңамы соң, бу илдән качасым килә…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  АЭСларның бәясе – безнең киләчәк, 4.7 out of 5 based on 13 ratings

Комментарии