Тотты мәскәүләр

Тотты мәскәүләр

Соңгы елларда бердәнбер сорау борчый мине: Җир шарындагы кайсы илдә мәктәпләрдә ана теле гариза язып кына укытыла икән? Җавап эзләгәндә галимнәребез, язучыларыбыз, төрле һөнәр ияләре, милли җанлыларыбыз белән очрашып әңгәмә корырга туры килде. Нәселем дәвамчыларының да ярдәме тиде. Шул ачыкланды: кәгазь сырлау иң беренче Кытай Халык Республикасында барлыкка китерелгән булса да, онытылган. Хәзер чин илендә кытай булмаган «туганнарга» карата ачыктан-ачык геноцид хәрәкәте бара. Татарстандагы дин әһелләре бу уңайдан әйле-шәйле әлегә. Шым.

Гариза яза-яза укытыла торган телебез бердәнбер. Мәктәпләргә ана телебез тулысынча кайтарыла дигән өмет юк. Халыкара кануннар буенча һәр милләт ана телендә белем алырга хокуклы гына түгел, бурычлы да. Карл Маркс әйткәнне бишенче томыннан таба аласыз.

Мәскәүләр якадан гына түгел, бугаздан алдылар инде. Анам теле юк икән, кем буласың соң син, татар кешесе? Хәтта эчкечелеккә чыккан милләттәшләребез дә ана телен белә. Ә байтак кына зыялыларыбызга нәрсә булды икән? Ваз кичкәннәр. Алай гына түгел, үз араларына алырга телиләр милли җанлыларыбызны. Җанварлар да алайга калмаганнар югыйсә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии