Ирекле, әмма мәҗбүри

Ирекле, әмма мәҗбүри

Русия Президенты В.В. Путинга рәхмәт, ул вакцина ясату ирекле, прививка ясату-ясатмау кешенең үз ихтыярында дигән иде. Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Т.А. Голикова да шундыйрак фикер әйтте. Әмма өстәгеләрнең халыкка әйтелгән фикере артында башка яшертен фикер дә ятучан була шул, ирекле булмады, ирексезләп, куркыта-куркыта мәҗбүри вакцина ясаттыра башладылар. Оешма җитәкчеләре гомере буе тырыша-тырмаша эшләгән кешеләргә эштән чыгару яисә озак сроклы түләүсез ялга җибәрү белән яный башладылар. Вакцина ясатучылардан экспериментта ирекле катнашам дигән имзаларын да куйдырталар әле. Эксперимент кына булгач, ник мәҗбүри ул. Димәк сыналмаган. Әнә бит ил Президенты янындагылар да, тулы вакцина ясаткан булсалар да, барыбер дә коронавирус белән авырдылар. Аларны утыз гына кеше дисәләр дә, мөгаен алай гына булмагандыр. Бездә бит кирәк чагында киметеп тә күрсәтә беләләр. Әнә сайлаулар алдыннан коронавирус белән авыручыларны да, вафат булучыларның да санын киметеп күрсәтеләсен, сайлаулар узганнан соң кискен арттырылачагын барыбыз да белеп тордык. Хәер, бөтен нәрсәне алдан хәбәр итеп тора торган Жириновский ике ай алдан ук, сайлаулар узу белән сезне боргычлаячаклар, вакцина мәҗбүри булачак, дигәнрәк фикерен белдергән иде. Ул әле вакцинадан баш тарткан кешеләргә карата җинаять эше ачу тәртибен дә кертергә мөмкиннәр, дип куркытты.

Куркыту дигәннән, җәй айларында бакчага йөрүчеләр автобус көткән арада коронавирус турында да гәпләшеп алалар иде. «Безнең гәҗит» турында да сүз булды. Коронавирус белән иң нык куркытучы газета дип бәяләделәр аны татар әбиләре. Әбиләр дим, чөнки бакчага йөрүче без ир затлары санаулы гына булабыз. Күпчелек әбиләрнең ирләре коронавирустан башка да вафат булып беткәннәр, пенсия яшенә дә җитәлмәгәннәр. Даими рәвештә чир белән куркытып тору үз эшен эшли, әлбәттә, кешенең нерв системасына бәрә. Шунысы кызык, коронавируска кадәр безне СПИД белән куркыталар иде, хәзер ул турыда сүз бетте. Коронавирус әллә аны да җиңде инде. Рактан да, инфаркттан да, бөер белән бавыр авыруларыннан да, башка күп санлы авырулардан да кешеләр үлми башлаганнардыр шикелле тоела башлый.

Коронавирусның да, вакцинаның да кеше организмына ничек тәэсир итәчәген без әлегә белмибез. Аны безгә әйтеп тә бетермәячәкләр. Хәтта вакциналарның компонентлары турындагы мәгълүматларны да бик ачып бетермиләр. Халык бу мәгълүматларны ирекле интернеттан эзләргә мәҗбүр, ә анда бөтенләй башка мәгълүмат.

Мин быел апрель аеннан октябрь урталарына хәтле гел бакчада эшләп яттым. Анда бернинди дә вирус юк шикелле. Иртән бардым, кич кайттым. Бакчачы әбиләрнең күбесен инде дистә еллар беләм. Шуңа игътибар иттем: автобуста тыгылып йөрсәләр дә, бакча чорында коронавирус белән авырып яттым әле диючеләр булмады. Югыйсә, автобуста бер авыручы гына булганда да, барлык әбиләр егылып чирләргә тиешләр иде. Шуларга карап йөреп, табиблар статистикасы да шикләндерә башлады. Бәлки табиблар да хөкүмәттән күбрәк акча каеруны күздә тоталардыр, коронавирус диагнозы куелган һәр авыру исәптә диләр бит. Хөкүмәт коронавируслы авыруларны дәваларга дип әледән-әле акча биргәләп тора. Менә әле кодсыз кибетләргә дә кертми башладылар, ә транспортта халык тыгылып йөри. Кибеткә керсә кеше авыру эләктерә, транспортта пычагым да булмый диләр микән. Мин үзем ул коронавирус белән өч тапкыр авырдым инде. Узган елның декабрендәгесе сизелерлек булган иде. Июнь аендагысы бер ай буе бик каты ютәлләтте-ютәлләтте дә, бер көнне кинәт кенә бетте. Августагысын борынның ис сизми башлавыннан гына чамаладым. Мутацияләнгән вируслар инде соңгылары. Вакцина ясатканнарда барлыкка килә диләр бит мутацияләнгән вирусларны, шулар таратмыймы икән.

Вакцина ясату турындагы күрсәтмәгә иң беренче итеп яшьләре 60тан узганнарны язганнар. Беркөн бакчага баручы әбиләр нәфрәтләнеп тә алдылар әле. Безне – картларны вакцина ясатырга тиешлеләр исемлегенә иң беренче итеп язганнар бит, тизрәк үтереп бетерәселәре килә инде, диләр. Интернетта тагын бер акыллы башлысының фикерен язганнар әле: янәсе карт кешеләрнең хәзер кирәге юк инде, ник аларга пенсия түләп ятарга. Моннан берничә ел элек Чубайс безнең Русиягә 25 миллион кеше җитә дип белдергән иде. Шуңа таба барабыз шикелле.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии