- 26.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №42 (26 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
21 октябрьдә Татарстанның Югары Ослан районы хакимияте башлыгы 55 яшьлек Александр Тимофеев, зур күләмле ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алынды. Бу уңайдан Татарстан Президентының матбугат үзәге махсус белдерү ясап, әлеге очракның коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәсе булуын әйтте.
Казанның Вахитов урамында Югары Ослан районы хакимият башлыгы Александр Тимофеевны 2 миллион сум ришвәт алган вакытта кулга алу. Бу ике вакыйганы берләштерүче төшенчә – җинаятьчелеккә каршы көрәш.
Хәзерге чорда оешкан җинаятьчелек төркемнәре, коррупционерлар, дәүләт акчасын чәлдерүчеләрнең төрмәгә эләгүенә халык ышанып та бетми. Кемнең югары даирәләрдә дуслары, танышлыгы бар, яисә кемнәр урланган малны үзара бүлешеп, бер-берсен яклый – шулар рәхәтләнеп яши, дип санала. Югары Ослан башлыгы А.Тимофеевны җавапка тарттыру – көтелмәгәнрәк хәл, чөнки ул узган елга кадәр 9 ел дәвамында Лаеш районын җитәкләгән. Гадәти, төпле һәм тәртипле җитәкче дип саналган.
Шәһәргә терәлеп торган Югары Осланга күчергәч тә, бернинди маҗаралар белән бәйле түгел иде. Дөрес, Лаешта да, Югары Осланда да төп «капитал» булып, шәһәр янындагы җирләр хезмәт итә. Яңа йортлар, коттеджлар төзү өчен иң кирәкле нәрсә – уңайлы урында урнашкан җир кишәрлекләре.
Билгеле булганча, А.Тимофеев Казанда яшәүче эшкуардан җир биләмәләре сатып алу өчен, 5 млн сум акча сораган. 19 октябрьдә таләп ителгән сумманың 3 миллионын тапшыргач, эшкуар бу гамәлнең канунсыз һәм җинаятьчел икәнен аңлап, Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре күзәтүендә 2 млн сум тапшырылгач, Тимофеев кулга алына һәм аның элек алган 3 миллионны үзе белән йөрткәне ачыклана. Димәк, мондый зур акчаларны кулда йөртү район җитәкчесе өчен гадәти хәл булган.
Беренче сорау алулар вакытында Тимофеев үз гаебен танымаган. Тикшерүчеләр район башлыгын тоткарлау өчен тиешле кәгазьләрне әзерләгән, һәм 23 октябрьдә гаепләнүче буларак сорау алынган вакытта Тимофеев үз җинаятен тулысынча таныган.
Хәзер әлеге эшне тикшерү, дәлилләр туплау дәвам итә. Татарстан Президентының матбугат үзәге ясаган белдерүдә, Югары Ослан районы башлыгын тоткарлау һәм җавапка тарттыру Татарстан Президентының хакимиятнең төрле катламнарында да коррупцияне юк итү юлыннан баруын күрсәтә, диелгән.
Хокук саклау органнары коррупциягә бәйле эшләрне җентекләп тикшерәчәк һәм беркем дә җаваплылыктан котылып калмаячак. Татарстан җитәкчелеге тикшерү органнарына кирәкле ярдәм күрсәтер һәм коррупция эшләре ахырга кадәр тикшерелер.
Әлеге очрак республика тормышында аяз көнне күк күкрәгән кебек тәэсир ясады. Димәк, хилаф эш белән шөгыльләнүчеләрне «өстәгеләр» йолып калмаячак. Канун барлык гражданнарга да тигез таләпләр куя.
Район һәм шәһәр башлыклары җирле халык тарафыннан депутат итеп сайланып, район советында төбәкнең «хуҗасы» буларак расланалар. Алар республика Президентының да, дәүләтнең дә тулы хокуклы вәкиле санала. Димәк, мондый эре «чуртаннар»га беркемнең дә теше үтми.
Тимофеевны тоткарлап, җавапка тарттыру – Президентның башка «глава»ларга тирән мәгънәле сигнал җибәрүе, ахры: «Элек кылган хилафлыклардан бигрәк, киләчәктә үзегезне тәртипле тотыгыз, югыйсә, барыгызны да шундый язмыш көтә». Президентның таләпчәнлеге очраклы хәл түгел. Димәк, илдәге һәм республикадагы хәлләр шундый каты куллы сәясәт ихтыяҗын тудырган.
Югары Ослан районының башлыгын ришвәт алганда тотып алу тарихына килгәндә, мөгаен, ул очраклы вакыйга түгелдер. Аның эчке серләре бары тик еллар үткәч кенә мәгълүм булыр.
Римзил ВӘЛИ.
azatliq.org.
Комментарии