Урыска без «брат» түгел

Урыска без «брат» түгел

Телләр белүнең төрле дәрәҗәсе бар. Кем өчен телне ипи-тоз сорарлык белү дә җитсә, инде икенче берәүләр матбугат, фәнни басмалар укырлык дәрәҗәдә белергә тели. Өченчеләр арасында өйрәнелә торган телне, мәсәлән, рус, инглиз яки башка телләрне чын руслар, инглизләр яки башка халыклар дәрәҗәсендә белергә теләүчеләрнең дә булуы бар. Тик тел турында сүз башлаганчы…

Татарстан җитәкчеләре хәзер Минзәлә төбәгендә зур химик ашламалар комплексы кору турында сүз алып бара. Бик сәер, инде Татарстанның көнчыгышында Менделеев, Түбән Кама, Чаллы кебек химия, машина төзелеше гигантлары корып, бөтен табигатьне агулап бетереп, кешеләр сәламәтлегенә зыян салу гына җитми, күрәсең, Татарстан халкы өчен тагын Минзәләдә «крематорий» корырга японнар, кытайлар белән килешкәннәр. Әле күптән түгел генә бу төбәктә АЭСлар корырга маташканнар, игеннәрне радиацияләп үстерергә тотынганнар иде. Димәк, Татарстан җитәкчелеге үз халкының иминлеге, язмышы турында дәүләт масштабында кайгыртырлык дәрәҗәгә җитмәгән әле. Димәк, халкыбызның генофондын саклаучылар булуга өмет юк. Хәзерге көндә Татарстанда халкының үз телендә белем алуга хокукы була торып та, ата-аналар теләге дип, милли мәктәпләрне бетерү ысулына (ул инде Коммунистлар партиясенең яраткан ысулы иде), аның шулай булуына, читтән генә шатланып, чукынып, үзләренә урысча нинди исем сайлап алу турында уйлаучылар туа тора.

Әйе, югары уку йортларында татар баласына туган телендә белем алуга өметне өзгәч, коллар дәрәҗәсендә фикерләүгә мәҗбүр ителгән һәм күнектерелгән халыктан барысын да көтәргә була. Инде тагын Татарстан хөкүмәте башында татарча китап укымаулары белән мактанган кешеләрнең халкыбызның 1990 еллардагы казанышын – Татар гуманитар университетын да яклап кала алмаулары, Казан федераль университетында татар кафедрасының бетерелүе Татарстан хөкүмәте әгъзаларының, Африка негрларыннан да арттырып, милләтне бетерү юлында тырышуларына дәлил булып тора.

Татарстан мәктәпләрендә шунлыктан бүген нинди хәл килеп туды соң? Хәл шулай: җиде-сигез яшьлек сабыйларны укытабыз, дип, казармаларга туплыйлар, гаилә якынлыгын суыталар. Ата-ана дигән җаннарны тагын да балалардан биздерәләр һәм алар озакламый, «мин үзем үстем, үзем укыдым», дип, ата-анасына төкереп караучылар сафын тутырачак. Бу казармалар нацистларына илдәге татарларны һәм башка халыкларны кушып бетереп, XV-XVII гасырларда Мәскәү князьлегендә угро-фин һәм татар халыкларыннан Москаль халкы оештыруның дәвамы, нәсел-тамыры булмаган, Европа колонизаторлары өчен коллар социаль төркеме формалаштыру планы белән эшләнә. Бу – дөньяда герман-роман расачыларының заказын үтәү белән бер. Әгәр шулай булмаса, татар һәм башка халыкларга үзләренең милли телләрендә белем алырга хокук бирелер иде.

Бүгенге белем һәм тел өйрәнү сәясәтен кичекмәстән үзгәртергә кирәк. Русиядә бертөрле, дәрәҗәсе булмаган һәм башка тискәре сыйфатлары белән даны чыккан «старший брат» принцибын алып ташлап, тигез хокуклы халыкларның уртак ватаны дип формалаштырырга кирәк. Русия ул һич тә табигый славяннардан түгел, ә бәлки угро-финнар һәм татарлардан оешкан этник зона икәнлекне онытмаска кирәк. Русиядә Иван Грозный заманындагы кебек яулап алынган җирләрнең халыкларын депортацияләп җәзалау ысулын, халыкара хокук законнары буенча тыярга һәм бу турыда бер «полицай» да хыяллана алмаслык закон кабул итәргә кирәк.

Русия идарәчеләре азчылык халыкларның телләрен, мәдәниятен саклау, аларның тарихи туфрагы хәзинәләре белән законсыз сәүдә итүдән туктап, бу турыдагы халыкара килешүләргә кул куярга, «Россия для русских» дип Казанда да котырып йөргән шовинистларга, Русиянең икейөзле законнарына авызлык кидертергә тиеш. Бу явыз руссификаторлык һәм агрессив христиан православиесенең мөселманлыкка каршы көчләүләре сәясәте туйдырды инде. Безгә хәзер, болай барса, үз-үзебезне, татарлыгыбызны милләт буларак саклап калырга теләсәк: «Родина или смерть!» – дип урамнарга чыгудан башка чара калмады бугай яки, «старший брат»тан үрнәк алып, «Татарстан для татар», – дип сүз куерта башласак, сез ничек карарсыз? Татарстан башында утырган «единоросслар», Зюгановлар – сезнең берегездә дә иман әсәре калмаган, Русия башында утырган чит ил агентурасын сез дә тулыландырасыз.

Русиядә хәзер шундый заман җитте. телле халык, үз ватанының тынычлыгын, байлыгын арттыручы булудан бигрәк, булдыксызлыгын, милли эпизодын саклап калырга теләп, үз ватандашларына каршы сугыш ачарга торган масса булып тәрбияләнде. Без моны халык фикерен өйрәнүчеләрнең тикшерү нәтиҗәләреннән дә күрәбез. Шулай ук алар файдасына телен, динен, бабаларын саткан татарлары да шапылдап тора. Татар халкының иреге, теле, мәдәнияте, патша сорап иңрәгән единоросслар партияләренең тинтәк лидерлары тарафыннан буыла. Аларга Татарстанның халыкара стандартлар югарылыгында яулап алган суверенитеты эт койрыгына таккан алтын медаль кыйммәтенә генә тора.

Ләкин безнең 1990 елда яулап алган дәүләтчелегебез бик кыйммәт, без аны шовинистлар хыялланган Иван Грозныйлар кулына тапшырырга әзер түгел әле, тагын бер ун-унбиш ел көтегез, анда да тәртибегезгә карарбыз…

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,

филология фәннәре докторы.

Урыска без «брат» түгел , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии