Төркия – Путин өчен сабак

Төркия – Путин өчен сабак

Төркиядәге чуалышларны Русиядә дүрт күз белән күзәттеләр. Сәбәбе – ике яклы багланышларның торгызыла башлавында гына түгел. Күпләр Эрдоганга каршы юнәлгән фетнә, безнең илдә дә кабатланып, Президент Владимир Путинга да янамыймы, дип сорау куя. Һәм Илбашы аңа каршы тора алачакмы?

Төркия «күлмәген» Русиягә «киертеп карау» үзеннән-үзе сорала кебек. Эрдоган кебек үк, Путин да консерватив, Европага бәйле булмаган кыйммәтләрне алга сөрә. Эрдоган кебек үк, ул үзенә озак хакимлек итүне тәэмин итә алды һәм моның өчен Конституция чикләүләрен оста гына читләтеп узды. Һәм Эрдоган кебек үк, үз илендә сүз иреген кысып, авторитар режим белән көрәшүчеләрне авызлыклау өчен «террорчылыкка каршы» кырыс кануннар гамәлгә кертте. Ә коммерцияле булмаган оешмаларның күбесе «чит ил агентлары» дип игълан ителде.

Тарих битләренә күз салсак, Русия һәм Төркия өчен хакимияттәге хәрби чуалышлар ят нәрсә түгел. 1991нче елда, армия җитәкчелегенә таянып, андыйны Советлар Союзының консерватив элитасы майтарып карады. Президент Михаил Горбачевтан арына алмасалар да, әлеге фетнә ахыр чиктә илнең таркалуына китерде. Ике елдан соң сул карашлы хөкүмәт Президент Борис Ельцинны кәнәфиеннән бәреп төшерә яза – баш күтәрүчеләрне ул хәрбиләр ярдәмендә, парламент бинасына танклардан атып баса алды. 1998нче елда Чечня сугышы каһарманы, генерал Лев Рохлин Ельцинга каршы янә бер хәрби фетнә оештырмакчы булган, дип сөйләнделәр, ләкин ул, үз планнарын тормышка ашыра алмыйча, үтерелә. Гаепне хатынына тагалар, тик күпләр бу версиягә ышанмады.

2014нче ел азагы – 2015нең башында, нефть бәяләре һәм рубльнең курсы кискен төшкәч, Путинның якын-тирәдәгеләр аңа каршы чыгарга мөмкин, дигән имеш-мимешләр кузгалган иде. Дөрес, андый сүзләр, икътисад берникадәр стабильләшкәч, ишетелми башлады.

Алай да, хәзерге Төркия белән Русиянең тышкы охшаш яклары күп булуга карамастан, ике режимны бер берсеннән аера торган мөһим әйберләр бар. Һәм бу аермаларга карап, Путин да, Эрдоган да үзләре өчен мөһим нәтиҗәләр чыгара ала.

Путинның хәрбиләрдән куркыр җирлеге юк кебек. Соңгы елларда ул илнең саклану бюджетын кискен арттырды. Ельциннан аермалы буларак, хәзерге Илбашы генералларга карата җылы мөгамәлә саклап килә, аның оборона министры Сергей Шойгу офицерлар арасында абруй казанган, ә Кырымны кушу, Сүриядәге хәрби операция армиянең әхлакый рухын күтәрде. Эрдоганның исә хәрбиләр белән мөнәсәбәтен ике яктан да «ышанмаучанлык» дип бәяләргә була. Чуалышны бары тик полиция ярдәмендә генә баса алды ул.

Ләкин Путин армиягә дә, полициягә дә тулысынча таянмыйча, үзенең турыдан-туры буйсынуында булган яңа структура – Милли гвардия төзеде. Һәм аңа төрле көч хезмәтләренең иң яхшы кораллы төркемнәрен туплады. Эрдоганга караганда, ул үзенең махсус хезмәтләре турында ныграк кайгырта. Моннан тыш, Русия Президентының консерватизмы, совет чорын сагынуы да хәрбиләрнең күңеленә хуш килә.

Ике лидер да сүз иреген чикли, дидек, әмма һәрберсе моны төрлечә башкара. Эрдоган хөкүмәте, берәр проблема күзгә чалынса, шунда ук социаль челтәрләрне чикләргә тырыша. Июль фетнәсе вакытында бу алым үзенең башына ук җитә язган – хәрбиләр социаль челтәрләр эшчәнлеген туктаткач, Төркия башлыгы берничә сәгать дәвамында халыкны урамнарга каршылык акцияләренә чыгарга чакыра алмаган (ахыр чиктә, ул кесә телефонына видеомөрәҗәгать яздырып, аны «Си-Эн-Эн Тюрк ТВ» журналистына җибәрә алган). Путин әлегә шундый чикләүләр кертергә тырышмады, ләкин аның хөкүмәте кайбер каршы фикерле сайтларны ябып килә.

Эрдоган бер әйберне бик дөрес эшләде – ул чит ил капиталы һәм шәхси мәгълүмат чараларына тулы ирек бирде. Нәтиҗәдә, дәүләт телевидениесенә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм калгач, Төркия башлыгы шәхси «Доган Медиа Груп» ширкәтенә караган канал аша халыкка мөрәҗәгать итте. Путинның андый терәге юк: узган ел ул чит ил нәширләрен Русия базарыннан китәргә мәҗбүр итте, ә шәхси медиакомпанияләр, әкренләп, Илбашының әшнәләре кулына күчте. Хәтта чагыштырмача бәйсез матбугат чаралары да һәрдаим басым сизеп эшли. Хакимияттә фетнә оештырылса, әлеге мәгълүмат чараларының тулысы белән яңа хуҗалар кулына күчүе бик ихтимал.

Төркия җитәкчесенең тагын бер өстенлеге бар, ул да булса – дини даирәләр белән нык элемтәдә торуы. Халыкны фетнәчеләргә каршы чыгарга иң беренчеләрдән булып мулла-мәзиннәр дәште. Телевидение дә, социаль челтәрләр дә булдырмаганны, нәкъ менә алар тулы районнарны, үз мәхәлләләрен урамга чакыра алды. Путин да Русия православ чиркәве белән якынаюын күрсәтә, ләкин ил халкының күпчелеге төрекләр кебек диндар түгел. Һәм чиркәү чаңы аларны төн уртасында урамга йөгереп чыгарга этәрмәячәк. Өстәвенә, диндәге урыслар Путинның ихлас чукынуына ышанып бетми.

Путинның озак еллар дәвам иткән сәясәте аркасында илдә оппозиция көчләре кырылды. Асылда, Русиядә бер партияле демократия хөкем сөрә һәм ул сайлаучыларны митингка җыя алмый. Эрдоган хакимлеге дәверендә исә сәяси көндәшлек сакланып килә, соңгы сайлауларда аның өчен халыкның 52 проценты тавыш биргән. Тик бу Путинның 80 процентыннан да көчлерәк таяныч, чөнки Эрдоган тарафдарлары үз тавышларын яклап, ихлас көрәшергә әзер. Путин сайлаучылары пассив, аларның Илбашына мәхәббәте, нигездә, хакимиятнең юмартлыгына гына бәйле.

Эрдоганның фетнәдә җиңеп чыгуы Кремльне демократия белән уйнаудан чын демократиягә күчәргә этәрергә мөмкин. Матбугатта фикер төрлелеге хөкем сөрүдән дә куркырга ярамаганны да аңларлар. Бу Русиягә файда гына китерәчәк. Әмма мондый үзгәрешләрнең булуы бик шикле. Төрек башлыгы беренче эш итеп армия һәм хөкем системасында «чистартуларга» кереште. Бу исә Путинны үзе сайлаган авторитаризм юлының дөрес булуына инандыра ала. Һәм Эрдоганга карап, ул да гайкаларны ныграк борып куймасмы?

Леонид БЕРШИДСКИЙ,

сәяси аналитик,

«Блумберг Вью»

Комментарии