Күрсәтергә була, күрсәтмибез

Күрсәтергә була, күрсәтмибез

Фикерләр төрле булса да, Халыкара ярышларның мәркәзебез Казанда үткәрүләрен хупларга кирәк. Беренчедән, тотыласы акчаларның, бу ярышлар үткәрелмәсә дә, гомер бакый хөкүмәткә бил бөккән гади пенсионерлар, бигрәк тә картаеп, бөкрәеп килүче сугыш чоры балалары «кәрзине»нә эләкмәсе инде көн кебек ачык. Шулай ук татар атамалы милләт барлыгын, кыргый кавем түгеллеген, ә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы дәүләтләре төзеп яшәгән, хәзер инде халыкара хокукка ия Татарстан атамалы дәүләте барлыгын күрсәтү мөмкинлеге дә бит әле ул.
Узган Җәйге Универсиадага килгән кунакларыбыз чәкчәк, өчпочмак һәм башка милли ашамлыкларыбызны авыз итми калмаганнардыр. Сабан туебызда да булдылар. Күрсәттек.
Ә Казан йөзен хасил итүче, әйтик, Бауман урамы, андагы бихисап кибетләр, кафелар, рестораннар, сәүдә урыннары атамаларын, эш сәгатьләрен, рекламаларын татар телендә дә язуны «хуҗа»лары кирәксенмәгәннәр иде. Бу юлы да кирәксенмәделәр. Димәк, алар өчен мэрия, Шәһәр Думасы, Госсовет, ул кабул иткән татар теле статусы, шул законның үтәлешен тәэмин итәргә тиешле прокуратура чүп кенә. Җирле телне кунак, баскын йә идиотның гына белмәве (ягъни, санга санамавы) мөмкин, дип, инде Карл Маркс әйткәнен «рулевой»ларыбыз беләләрдер. Ә белеп тә, үзең дә санга санамыйсың икән, «Теле юкның иле юк», дип исебезгә төшерә халкыбыз әйтеме. Татарстан атамалы үз илендә татар баскын түгел, кунак түгел икән, соңгысына риза булып яшибез, кунаклар каршылыйбыз алайса.
Мәркәзебез йөзе, дип саналган Бауман урамы үзенең исемен узган Универсиадага хәзерләнгәндә дә саклап калган иде. Хәзер дә исән-имин, беркемне дә якын китерми. Димәк, топонимика комиссиясе террорга каршы көрәшүче көч структураларыннан да көчлерәк, дип уйларга нигез бар.
Универсиадан соң Халыкара футбол ярышларына әзерлек йөзеннән булса кирәк, 2015нче елның ноябрь аенда «ГЛАВ АПУ» дигән оешмабыз Татарстан башкаласының «Генплан»ы буенча «слушание», ягъни җәмәгатьчелек фикерен белү кебек нәрсә үткәрде. Катнашучылардан ТИҮ вәкиле Болгар ханы Алмыш, Казан ханы Олуг Мөхәммәткә тарихи дәүләтләребезгә нигез салучыларга яшьләребезнең дә, кунакларыбызның да игътибарын җәлеп итәрлек һәйкәлләр куелырга тиешлеген тәкъдим иткән иде. Шушы «слушание»дан соң әлләни күп вакыт үтмәде, Екатерина II, Владимир Высоцкийга һәйкәл куялар икән, дигән хәбәр таралды. Ышанмаслык та түгел, татарны лашманчылыгы белән иза чиктергән Петр I гә дә куясылары иде ләбаса.
Әйе, мәркәзебезне матурлаталар да, европалаштыралар да. Әмма ничә мең километрдан килгән кунакларга Париж сыман Казанга караганда татар тарихын, яшәешен чагылдырган шәһәр игътибарга лаеклырак, минемчә. Башкалабызга төзелеше буенча Лондон, шул ук Париж белән, чиркәүләр һәм һәйкәлләр саны буенча Мәскәү белән ярышудан туктарга вакыт түгелме икән?

Олуг хөрмәт вә ихтирам белән, Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии