Җиңү байрагы кем кулында?

Җиңү байрагы кем кулында?

Бөек Җиңү алдыннан Смоленск шәһәренә эш сәфәре белән баргач, Владимир Путин Берлинда «беренче булып» Җиңү байрагы кадаган Михаил Егоров һәйкәленә чәчәкләр куйды (Егоров шушы як кешесе). Бу вакыйгадан соң, матбугатта чын дөресен язып чыккан язмалар искә төште.

Берлинның парламент урнашкан бинасы – Рейхстагка кызыл аләм эленү дошманның тәмам җиңелүен аңлаткан. Чынлыкта кем беренче булып кадый соң ул байракны?

1995нче елда нәшер ителгән хәрби энциклопедиядән һәм күп кенә хәрби җитәкчеләрнең истәлекләреннән күренгәнчә, 1945нче елның 30нчы апрелендә төнге унберенче яртыда (Мәскәү вакыты белән 22.30) Рейхстаг түбәсенә 136нчы туп бригадасының өлкән сержантлары Гази (Газетдин) Заһитов, А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко, сержант М.П.Минин СССРның махсус әзерләнгән Җиңү байрагын беренче булып кадыйлар. Шулчак алдан ыргылган Газетдиннең күкрәген дошман пулясы тишеп үтә, йөрәгенә тияргә 1 генә сантиметр калган була, ләкин егет егылып калмый. Шуннан соң 2-3 сәгать үткәч, ягъни 1нче майда сержантлар Егоров белән Кантария Заһитовларның батырлыгын кабатлый. Җиңүгә 1 ел тулгач, Егоров белән Кантариягә герой исеме бирелә.

Ә менә 1995нче елда чын дөреслекне күрсәтеп нәшер ителгән хәрби энциклопедиянең «Җиңү байрагы» бүлегенә 35 генерал кул куйган, шул исәптән, илнең Саклану министры да.

Үзләренең истәлекләрендә Егоров белән Кантария, без беренче идек, дип, күкрәк кагып йөрмиләр. Хәтта, без беренче түгел идек, дигән сүз әйтәләр.

Әлбәттә, гаделлекнең күләгәдә калуына Кантариянең, Сталин кебек үк, грузин милләтеннән булуы да роль уйнаган булса кирәк.

Газетдин Заһитов туган авылы Яңа Көш (Янагыш) авылына сугыш бетеп бер елдан соң гына кайта (бу авыл Башкортстанның Мишкә районына керә иде, хәзер инде Бирск районына карый). Герой Газетдин авыл советы рәисе була, МТСта механик та булып эшли. 1953нче елның августында авариядә гомере өзелә. Туган авылы зиратындагы каберенә куелган ташта да: «Монда Заһитов Газетдин Казыйхан улы җирләнгән (1921-1953). Берлинны алуда катнашучы, беренчеләрдән булып Рехстагка Кызыл Байрак кадаучы. Геройга мәңгелек истәлек»,– дип язып куелган.

Бәлки хәзер, соң булса да уң булсын, дип, аңа Русия Герое исеме бирелер, гаделлек тантана итәр дип ышанасы килә. Гаделлек җиңгәч, Башкортстанда туып-үскән геройга Уфада һәйкәл дә куелыр әле…

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижевка авылы

Комментарии