Үзегез Муму булмагыз!

Үзегез Муму булмагыз!

Утыз Имән авылы җыенында «Гринта» җәмгыяте вәкиле чүп җыюны экологиягә бәйләп, авыл халкына хезмәт күрсәтергә теләкләре барлыгын белдерде. Авыл җирлеге башлыгы: «Эксперимент йөзеннән генә бу тәкъдимне кабул итеп карыйк әле», – дип, вәкилнең тәкъдимен яклап чыкты. Түләү кәгазьләре һәр кешегә аерым квитанция булып килә башлагач, моңа ишлерәк гаиләләр канәгатьсезлек күрсәтә башлады. Бәяләр елдан-ел арта, хәтта аның өчен комиссия җыюлары хакында да халык зарлана башлады. Ә тәҗрибә һаман тукталмый. Халык үз хокукларын бераз чамаласа да, үз-үзен якларга сәләтле түгел. Карышмый гына, хөкүмәтнең яңа үзгәрешләр кертүенә өметләнеп ята. Ә алар үзләренә отышлы эшләрне генә теләп башкара.

Авыл халкы «Гринта» оешмасы белән килешүләр төземәде. Чүбеңне чыгарасың икән – түлә, чыгармыйсың икән – түләмә. Чүпләрне мунча мичендә дә яндырып була. Төбәгебездә чүп яндыру заводлары юк, ә җыйналган чүп махсус полигоннарда җиргә күмелә. «Гринта» җәмгыятенең эшчәнлеге күбрәк күп фатирлы йортларда яшәүче шәһәр кешеләренә кагыла.

Экологлар чүпне күмүгә караганда яндыруны хуплыйрак төшә. Чүпне бер урыннан икенче урынга күчереп, җиргә күмүдән экология яхшырмый. Бу акча җыюның бер шома ысулы гына. Әнә ике ел элек Казанның Самосырово бистәсендәге дистәләрчә еллар буена җыйналган шәһәр чүплеге тавын тигезләп, аны җир белән каплап, өстенә агачлар утыртып, кеше күзеннән яшереп куйдылар.

И.С. Тургенев «Муму» әсәрендә телсез, чукрак урам себерүче Герасимның көн күреше турында яза. Крепостной Герасим үзенең бердәнбер яраткан этенә, бердәнбер дустына көчәнеп булса да «Муму» дип эндәшә алган. Әмма көйсез, җансыз бай хатыны кушканга карышмыйча, этен суга батырган. Җыеннарда дәшмичә, җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләр начарланудан шүрләп, үз фикереңне әйтергә кыюлыгың җитми икән, димәк, син дә Герасимнан әллә ни ерак китмәгән бер йомышчы – кол.

Авыл халык контроле вәкиле буларак, мин җыеннарда актив катнашам. Гаделсезлек күрсәм, йөрәк түзми, җен ачуларым чыга. Җыеннарда җитәкчеләрнең дәрәҗәләренә карап тормыйм, чыгышлар ясыйм. Авыл халкын якларга тырышам. Тик авыл халкын кузгатуы авыр, бердәмлеге юк. Бердәмлектә бәрәкәт һәм көч барлыгын чамаласа да, бөгелә, дәшмәүне кулайрак күрә. Агач Буратино кебек, күпме кадак каксалар да түзә.

Күптән түгел «Гринта» җәмгыяте ике елга якын бурычымны түләмәгән өчен мине судка бирде. Районыбызның җәмәгать судыннан килгән хатта миннән бурычым хакында аңлатма бирүемне сораганнар. «Ул җәмгыятьнең хезмәтеннән файдаланмыйм, алар белән килешү төземәдем», – дип, судка җавап хаты юлладым. Дөресен әйтәм, «Гринта» җәмгыяте белән суд, бергәләшеп, миңа берәр этлек эшләр әле дигән шигем бар иде. Юкка шикләнгәнмен икән, суд мине аклады, төгәл, гади карары белән бурычымны гамәлдән чыгарды. Чүп җыю мәсьәләсендә урындагы җитәкчелекнең «Гринта» җәмгыяте эшчәнлегенә тыкшынырга хокукы бармы, юкмы икәнлеген төгәл генә әйтүче юк. Әмма җәйләрен буш, төп нигезләрен сагынып шәһәрдән кайтучы авылдашларымны суд белән янап, берничә ай өчен генә түгел, ә тулы ел өчен дә квитанция бирмичә, акча җыю очраклары турында ишеткәнем бар.

Беркатлы, хәйләсез авыл халкына бераз активрак, уяурак булырга кирәк. Әгәр дә «Гринта» җәмгыятенең хезмәтеннән файдаланмыйсыз, ә түләү кәгазендә ай саен бурыч җыела икән, ул вакытта чүп «мафия»сен үзегез судка бирә аласыз. Төрлечә талаулар, алдаулар, кысулар бары үзебездән, үзебезнең «му-му»лыктан килә.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии