Гимн истә, Союзы гына юк

Гимн истә, Союзы гына юк

«Безнең гәҗит» уйларга сала ул,

Уйланмыйча уку мөмкин түгел.

Тел турында фикер бүлешергә

Мине этәрде уйланган күңел.

Телне саклауда мөһим бер алым яши бит, милләттәшләр. Әнием миңа: «Яттым, бер Аллаһ, тордым инша Аллаһ. Бер ятуымнан тора алмасам, иманлы кылсын Аллаһ» дигән сүзләрне алты яшемдә күңелемә салып куйган иде. Күренә ки, яшь, саф күңелгә сеңеп калган. Миңа хәзер 84 яшь, ә бу сүзләрне онытканым булмады. Бүген дә кабатлаганда әлеге сүзләр бер яктан газиз әниемне исемә төшерсә, икенче яктан татар икәнлегемне искәртә.

Икенче мисал. Без 4-5нче сыйныфта укыганда сыйныф бүлмәсенә тезеп бастырып, Советлар Союзы гимнын җырларга өйрәтәләр иде. Ул гамәл укыту программасында булдымы, юкмы, белмим. Мөһиме шунда – бала аңына сеңдерергә теләгәннәрдер. Һәм юкка түгел. Беренче куплеты – «Союз нерушимый» әле дә хәтердә, Союзы гына юк.

Шуны әйтәсем килә, телебезне балаларыбызга онытылмаслык итеп сеңдерә алырлык «Туган тел» шигыре бар. Тукаебызның бу шигыре моңлы көйгә салынган, бөтендөнья татарлары җырлый торган хәзинәбез, рухи байлыгыбыз. Мәктәп программаларына кертелмәгән булса да, шул җырны иртән дәресләр башланганчы, безгә гимн өйрәткәнчә, 10-15 минут өйрәтүне ник әле кагыйдә итеп алмаска?! Бу гамәл укыту программасына йогынты ясамый, бернинди тыюлар да була алмый. Ә баланың аңына милли орлыклар тирән һәм ныклы сеңеп калачак. Онытылмаячак! Миллилегебез геныбызга салынган. Аны уятып җибәрергә кирәк.

Фазылҗан АЛИУЛЛОВ,

Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районы, Урән авылы

Комментарии