- 26.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №17 (27 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
1нче Май якынлаша, җәмәгать. Профсоюзлар, ягъни татарчалатып әйткәндә, һөнәри берлекләр ул көнне, гадәттәгечә, митинг-концертлар уздырырга әзерләнә. Казандагысы «Салым һәм бәяләр үсүенә – юк! Хезмәт хакы һәм пенсияләр артуга – әйе!» дигән бик матур шигарь астында узачак.
Андый чараларның үтемлелеге, гомумән, бүгенге профсоюзларның кирәклеге турында артык сөйләп тормыйм – аны әшнәчелектән башка гына санаторийга юллама алырга теләгән яки үзенең эш бирүчесе кысрыклаганда ярдәм сорап караган һәркем дә чамалый. Күптән түгел һөнәри берлекләрнең тагын бер файдалы функциясе турында ишеттек: алар ярдәмендә, санкцияләрне читләтеп узып, Кырымдагы ярым җимерек санаторийлар да сатып алып була икән. (Хәйләкәр алыш-биреш үрнәген бөтен илгә финанс мәсьәләләрдә һәрвакыт алда баручы Татарстаныбыз күрсәтте).
Мине исә бу мәсьәләдә башка нәрсә борчый: һөнәри берлек җитәкчеләре эшче халыктан көннән-көн ерагая. Ел дәвамында күзгә күренгән бөтен эшләре – түрәләргә ярарга тырышып, сайлау алды чаралары һәм «патриотлык рухы белән сугарылган» митингларга мәҗбүриләп кеше җыю, җыр-бию-тамаша… Ә инде 1нче Май җиткәч, елдан ел кабатлана торган, беренче карашка, дөрес сүзләр язылган, әмма эш бирүчене һәм хөкүмәтне бернәрсәгә дә мәҗбүр итә алмаслык транспарантлар күтәреп чыгалар. Урамга чыгып кычкыру, хокук яклап, суд юлларын таптауга караганда күпкә җиңелрәк шул.
Шигарьләре бүгенге көн таләпләренә җавап бирсә ярый әле. Профсоюзлар халыкка хезмәт хакын арттырырга кирәк дип саный, әмма ачы хакыйкать гади эшченең моңа инде күптән өмет итмәвен, булганына шөкер итеп, эш урынын югалтудан курыкканын күрсәтә.
Моңа дәлил итеп сишәмбе көнне «Суперджоб» һәм «Хедхантер» кадр агентлыклары китергән мәгълүматны китерергә була. Март-апрель айларында алар махсус тикшеренү уздырган. Баксаң, Русиядә эш эзләүчеләр үзләре көткән хезмәт хакы дәрәҗәсен 10 процентка киметергә дә риза – эшкә генә алсыннар. Ягъни, кеше аена 20 мең сум түләнә торган эш эзли икән, 18 мең сумлык вакансиягә дә ризалаша. Һәм бу күренеш укытучылар өчен дә, аш пешерүчеләр өчен дә, сатучылар өчен дә, хисапчылар өчен дә, хәтта генераль директорлар өчен дә хас. Халыкның алдагы көнгә ышанычы юк.
Шул ук вакытта эш бирүчеләр тәкъдим иткән окладлар узган ел белән чагыштырганда 1 процентка кимегән. Ә рәсми инфляцияне исәпкә алып саналган реаль хезмәт хаклары, Росстат мәгълүматлары буенча, уртача 9,5 процентка кечерәйде.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән сезне, дуслар!
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии